«Сибелә чәчәк» яңгырый. Гөл чәчәкләре, искән җилләр, сагынулар... Күңелнең әллә кай кыллары өзелеп киткәндәй була. Җырчының мелизмнарга бай көчле лирик сопрано тавышы, үзенчәлекле тембры җаннарны иркәли. Тагын, тагын җырлавын көтәләр. «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Сакмар су», «Таң атканда», «Кар суы»... Үзәкләрне өзә җырчы! Кара бәрхет күлмәге, калфагы ничек килешә үзенә. Затлы! Чибәр! Күпләр күңелендә кабатланмас урын алган Разия Тимерханова ул! Бары Разия Тимерханова гына озын халык җырларын әнә шулай оста башкара алган.