Логотип
Язмыш

«Аккош кебек ак пароход...»

 «Сибелә чәчәк» яңгырый. Гөл чәчәкләре, искән җилләр, сагынулар... Күңелнең әллә кай кыллары өзелеп киткәндәй була. Җырчының мелизмнарга бай көчле лирик сопрано тавышы, үзенчәлекле тембры җаннарны иркәли. Тагын, тагын җырлавын көтәләр. «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Сакмар су», «Таң атканда», «Кар суы»... Үзәкләрне өзә җырчы! Кара бәрхет күлмәге, калфагы ничек килешә үзенә. Затлы! Чибәр! Күпләр күңелендә кабатланмас урын алган Разия Тимерханова ул! Бары Разия Тимерханова гына озын халык җырларын әнә шулай  оста башкара алган.

 

 «Сибелә чәчәк» яңгырый. Гөл чәчәкләре, искән җилләр, сагынулар... Күңелнең әллә кай кыллары өзелеп киткәндәй була. Җырчының мелизмнарга бай көчле лирик сопрано тавышы, үзенчәлекле тембры җаннарны иркәли. Тагын, тагын җырлавын көтәләр. «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Сакмар су», «Таң атканда», «Кар суы»... Үзәкләрне өзә җырчы! Кара бәрхет күлмәге, калфагы ничек килешә үзенә. Затлы! Чибәр! Күпләр күңелендә кабатланмас урын алган Разия Тимерханова ул! Бары Разия Тимерханова гына озын халык җырларын әнә шулай  оста башкара алган.   

Минем җыр дөньясына исә Разия Тимерханова «Ак пароход»ы белән килеп керде. Ашкынулы, сагынулы-көтүле, бераз вальс, бераз фокстротка бөтереп алып кереп китә торган. Сара Садыйкова ул шлягерын Разия Тимерханова өчен махсус язган диләр... Минем өчен ул үзе дә – аккош кебек, ак пароход кебек. 

Разия Тимерханова... Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең чишмә башында торган затлы җырчы. Татарстанның атказанган артисткасы. Ансамбльнең беренче һәм кабатланмас солисткасы. Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Заһид Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи күп вакыт халык көйләрен нәкъ менә Разия Тимерханова тавышы мөмкинлекләрен күздә тотып эшкәрткән. Аның репертуары җырчы үзе эзләп тапкан, баянчы Рокыя Ибраһимова архивында сакланган халык көйләреннән һәм композиторларыбыз җырларыннан торган.

 

Ул татар халык җырларын интерпретацияләү белән таныла, ягъни аларга яңа сулыш бирә, яңача яңгыраш сала.

 

Соңгы вакытта яшь җырчылар халык җәүһәрләренә ныграк игътибар итә башлады. Ә ул җырларның күбесендә Разия апа аһәңе, Разия апа бормалары, Разия апа ремикслары. Менә нинди талант булган ул! 

Бу талантлы җырчы инде арабыздан китсә дә, җырлары һаман йөрәк түрендә. Аны шәхес буларак ача торган матур сыйфатлар – истәлекләрдә, хатирәләрдә. 

Разия апа татар халык җырларына яңа сулыш өргән, диләр. Мин «Үзгәреш җиле» проектын искә төшердем. Аның да максаты – милли аһәңнәрне саклап, татар җырының мөмкинлекләрен ачу бит. Һәм әлеге проектның продюсеры, төп оештыручысы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗановның Разия Тимерханова улы икәнен дә искәртсәк... Димәк, ул «Үзгәреш җиле» фестивале белән берникадәр әнисен дә кабатлый кебек... Күңелдә сорау арты сорау туа. Разия апа нинди гаиләдә үскән? Үзенең гаилә тормышын ничек көйләгән? Нинди әни булган? Җырчыны замандашлары ничек итеп искә ала? Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленә ничек килгән? Кайсы композиторлар белән якыннан аралашкан?... 

Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемедәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәүфәл Мөхәммәтҗанов истәлекләре Разия Тимерханованы безгә тагын да ныграк якынайта, аның зур талантына, халкыбызның сөекле җырчысы булуына кабат инанасың. 

 

Башка андый җырчы булмаган! 

Опера һәм балет театры директорының бүлмәсендә татар җыры, җыр һәм бию ансамбле, аның беренче солисткасы Разия Тимерханова турында сөйләшеп утырабыз. «Үзгәреш җиле»ндә яңгыраган «Сибелә чәчәк»тән Разия апа аһәңнәрен табарга тырышабыз. 

– Элек татарда булмаган бит җыр-бию ансамбле, – дип, сүзен ерактан башлый Рәүфәл Сабирович. – Шул ук «Каз канаты»н түгәрәк уеннарда, аулак өйләрдә җырлаганнар анысы. 1937 елда Дәүләт җыр һәм бию ансамбле оешу исә татар халкының мәдәни тормышында зур вакыйга булган. Мәскәү консерваториясе тәмамлаган Зөләйха Әхмәтова ансамбльне тудырган кеше, ул ансамбльнең җитәкчесе. Бик энергетикалы, кыяфәте белән Фаина Раневскаяга охшаган, теш арасына «Беломор» папиросы кыстырып кына сөйләшә. Аннан куркалар да иде... Бүгенгә килеп җиткән татар халык җырларының төп классикасын Зөләйха Саттаровна булдырган. Ә ул кемгә таянган, дисезме? Әлбәттә, әнигә! Башка андый җырчы булмаган! Аның статусын чамаларга була инде шуннан! Ул – ике музыкаль белеме булган бердәнбер җырчы! Казан музыка училищесында пианист һәм вокалист дипломы алган. Ә кайбер җырчылар нота да белми... Әни минем бөтенләй башка... 

...Разия Тимерханова турында укыганнарымны искә төшерәм. 

 Александр Ключарев, Мансур Мозаффаровлар халык җырларын ансамбль өчен эшкәртәләр. Бу җырларны башкару өчен әзерлекле җырчылар кирәк була. Солтан Габәши музыка училищесында вокал бүлегендә укучы 19 яшьлек Разияне күреп ала һәм үзе белән ансамбльгә алып килә. Башкаларның белеме булмый. Разия Тимерханова – иң беренче солистка. Аның эчке әзерлеге, потенциалы зур була! 

1918 елда Казанда музыкаль гаиләдә туа. Әтисе Дәүләтша  – «Зингер» тегү машиналарын төзәтүче оста. Әнисе Гыйззениса – курай, кубыз, гармунда уйнап, тирә-юньдә дан тота. Моңлы итеп җырлый. Дүрт бала арасыннан бигрәк тә Разия музыкага сәләтле булуы белән аерылып тора. Мәктәпне тәмамлагач, ул беркемгә бер сүз әйтмичә, Казан музыка училищесына имтиханнар тапшыра. Пианист Мария Пятницкая талантлы кызны үз классына чакыра. Разия бик мавыгып укый. Хорда җырлау аңа аеруча ошый.

 

 Аны үзара «Сәйдәшев әсәрләрен иң оста башкаручы кыз» дигән титул белән йөртә башлыйлар.

 

Ул вакыт өчен сирәк очрый торган хәл: Разиягә параллель рәвештә хор бүлегендә дә укырга рөхсәт итәләр. Опера җырчысы, заманында Шаляпин белән чыгышлар ясаган Екатерина Ковелькова кызга вокал дәресләре бирә. 

  

«Ак пароход» җыры әтигә багышланган 

– Әйе, әйе! «Ак пароход»ны әни моряк ире Сабир Мөхәммәтҗановка багышлап җырлый! «Ак пароход алып китте иркәмне еракларга...» Әти 1939 елдан 1949 елга кадәр Владивостокта, Тын океан флотында хезмәт иткән бит. Ул флотка 1939 елда китә. Әни көтә, еллар буе көтә! Сара Садыйкованың Гөлшат Зәйнашева белән иҗат иткән «Ак пароход» җыры әнине күздә тотып, аның тавышы өчен язылган. Тагын шунысы да бар әле: әтием Сабирның абыйсы Галимҗан да флотта хезмәт итә! Әни, яратып, «минем мореходларым!» дип йөртә аларны. Иң кызыгы – абыйлы-энеле Галимҗан белән Сабир ике бертуган кызга – апалы-сеңелле Мәрзия белән Разиягә өйләнә! 

Шундый бер истәлек. Әни Владивостокка берничә көнгә ансамбль белән гастрольләргә бара. Поезд Владивосток вокзалына килеп туктый да, артистларны төшереп калдырып, запас юлга күчә. Әтигә корабльдән ничек чыгарга туры килгәндер, командирлары ничек җибәргәндер... Ә ул әнине барыбер эзләп таба! Очрашалар... Озын буйлы, хәрбиләрчә төз, матур кеше иде әти. Әнине бик ярата иде! Җырчы буларак әни үзен тулысынча ача алсын өчен, бөтен эшне башкарды ул. Ашарга да әзерли, мине һәм энем Фирдүсне дә карый... Шәһәр партия комитетында бик җаваплы эштә эшләсә дә, гаилә дип җан ата иде. Әни әти ышыгында үзен һәрчак бәхетле хис итте... 

 

...Мин Разия Тимерханованың музыка белгече Зәйнәп Хәйруллинага әйткән сүзләрен искә төшерәм: «Зәйнәп, мин бәхетле хатын-кыз. Ныклы гаилә, шәп егетләр, яраткан ир, халкымның сөекле җырчысы...» 

 

Гастрольләр, гастрольләр... 

– Әни ансамбль белән бөтен Советлар Союзын иңләде! Кавказ, Урта Азия республикалары, Мәскәү, Ленинградлар... Өчәр-дүртәр айга чыгып китәләр... Әнинең гастрольләрдән кайтуын ничек көтә идек! Безгә киемнәр, уенчыклар алып кайта. Үзбәкстаннан алмалар, Мурманск, Архангельскидан балыклар алып кайтканы истә... Поезд килә дигәч, платформага чыгып басабыз. Иң башта кара паровоз күренә, анда Сталин барельефы... Акрынаеп, вагоннар уза башлый. Әни инде вагон тәрәзәсеннән каршылаучыларны барлый, күзләре белән безне эзли. Никадәр сагыну, ярату ул күзләрдә... Хәтергә нык уелып калган шулар. 

 

Мин 5 нче классны бетергәч, әни икебезне дә үзе белән гастрольләргә алды. Кайбер авылларда күңелле, балык та тотабыз. Ә кайбер авылларда кандалалы өйләрдә дә йокларга туры килә. Грузовик әрҗәләренә утырып, бер авылдан икенчесенә күчәбез. Әни бик җайлы, әйбәт энергетикалы кеше иде. Ул барында сүзгә килүләр, конфликтлы хәлләр гел булмый иде. Ул шундый юмористка, җитмәсә! Компаниянең җаны. Рәхәтләнеп көлә, шаярта, мәзәк сүз сөйли. Күп укый иде. Спорт ярата. Бик тә сыгылмалы гәүдәле. Теләсә нинди биеклектән суга сикерә ала. Шәп йөзә. Оптимист. 

...Ансамбль ветераннары сөйләгәннәрдән дә Разия Тимерханова чая, шат күңелле булып күз алдына килеп баса. 

«Салкын клублар, артистлар үзләре мичкә яга. Электр юк, лампа яктысында җырлыйлар. Юлда ниләр генә булмый! Вагоннар рельстан чыккан, автобус әйләнгән чаклар. Сугыш ахырында Урта Азиягә озак гастрольләргә җибәрәләр. Әйберләрен атларга, сыерларга асып, үзләре авылдан-авылга җәяү атлый. Берсендә, ат булмагач, үгез бирәләр. «Үгез – кире хайван, колагын кытыкласаң гына кузгалып китә», диләр. Артистлар шулай эшли дә. Үгез күзе тонып чаба – Разия ташлы юл читенә очып барып төшә... Кич концерттан соң сызланып чыга. Кайчак төннәрен улларын сагынып елаган чаклары да була...  Ул бик ярдәмчел иде. Ансамбльгә килгән яшь кызларны ничек киенергә, сәхнәдә үзен ничек тотарга өйрәтә. Ятим балаларны бик кызгана. Аларны концертка бушлай кертә. Халык аны бик ярата иде. Коллегалары ничек үз иткәнне белсәгез!... Ул аларны берләштерә белде. Ансамбль өчен кирәк булган калфак, кәләпүшләр кибетләрдә сатылмый әле ул чакта. Алар әбиләр сандыкларында гына саклана. Ә алар күңеленә һәм сандыгына ачкыч табуны Разия булдыра менә! Татар авылларыннан алып кайткан милли киемнәр, онытылган җыр-көйләр аеруча кадерле була. Разия аларны үз репертуарына кертеп җибәрә. Үткен сүзе, шук-шаянлыгы белән артистларның күчмә тормышын җиңеләйтә дә белә: йә кинәт прическасын япончалаштырып, юлдашларына Пуччининың Чио-Чио-сан ариясен җырлап күрсәтә; йә кулына тальян алып, авыл егетләре кебек гармун күрекләрен киереп, күңелле бию көен сыздырып җибәрә. 

 

Ул бик матур иде! 

– Әни... Ул шулкадәр акыллы хатын иде. Беркайчан да ачуланганын, кычкырганын хәтерләмим. Бездә күпләр җырлый. Мин үзем дә шул мохиттә үстем. Җырлыйм. Әни белән гастрольләргә йөргәнем булды, музыка мәктәбендә укыдым. Күп уйнадым – зур оркестрларда, вокал-инструменталь ансамбльдә... Джаз музыкасы белән мавыктым, «Битлз»ны күзәтеп бардым. «Антология Казанского рока» дигән китап бар. Анда минем турыда: «Рәүфәл Мөхәммәтҗанов – араанжировщик-клавишник», – дип язылган... Хәтта Мөслим Магомаев Италия партизаннары җырын башкарганда – ул Казанга 1968 елда Азәрбайҗан сәнгате көннәренә килгән иде – Спорт сараенда  аңа кушылып уйнап торганым бар... Вадим Усманов, Ренат Ибраһимов, Рәшит Абдуллин, виртуоз-гитарист Арион Рәхмәтуллиннар белән аралашып, иҗат итеп, «Волга» халыкара лагеренда яшьләр өчен төрле чаралар үткәреп йөргән чаклар...  Ә әни минем бу вакыйгаларда кайнавымны һәрчак күз уңында тотты, киңәшләрен бирде. Музыка дөньясына тартылуым әнидән киләдер. 5 нче класста укыганда фортепианода уйнавымны радиога яздырдылар. Математик класста укыдым. Әни ата-аналар җыелышына килә иде. Аңа инде гел сокланып карыйлар! Ул гел игътибар үзәгендә. Балалары өчен бик мөһим икән әти-әнисенең шундый булуы. Ул бик матур иде! Күлмәге дә, туфлиләре дә, прическасы да... 

Менә бу альбомында татар җырлары гына түгел. Ул классиканы да яхшы белә: анда ноталары белән арияләрдән өзекләр язылган. Европа, рус композиторлары әсәрләре. Чайковскийның «Соловушко»сы... Опера театрындамы, филармониядәме – бер капустникта әни Чио-Чио-санның төп партиясен татар мелизмнары белән җырлап, бөтенесен таң калдыра. Ул бар яктан да талантлы иде. Шигырьләр дә яза. Теле искиткеч бай. Гөлшат Зәйнашева, бер сүзен дә төзәтә алмыйм, бар да урынында, ди. Татарстан радиосының позывное булып киткән «Туган җирем Татарстан»ны беренче башкаручы да – әни. Ул аны Мәскәүдә, «Голубой огонек»та җырлый. «Үзгәреш җиле»н дә шул җыр белән башлап, шуның белән тәмамлыйбыз... Масштабы бик колачлы, офыклары киң иде әнинең. 

Башкалар да аны яратып, сагынып искә төшерә: 

«Разия апа королева кебек иде! Үз-үзен тотышы аристократларча. Зәвык белән матур итеп киенә. Хулиганланып алулары да матур, килешле килеп чыга. Ул башкалар өчен йолдыз кебек иде. «Кар суы», «Зөбәрҗәт», «Сибелә чәчәк»ләрне бүген дә җырлыйлар. Ә бит ул җырларны халыкка ул беренче тапкыр җиткерүче!» 

Разия Тимерханова пенсиягә киткәч тә, ансамбльдәгеләрне өенә җыеп, импровизацияләнгән җыр кичәләре оештыра әле. Җырлар яздыра, концертларда чыгыш ясый. Бик нәзакәтле, артык әдәпле, игътибарлы булуы аның тәрбиялелегеннән, зыялылыгыннан киләдер. Саксыз сүз әйтеп, кешеләрнең хәтерен калдырудан да курка ул. Аны радиога художество советына әгъза итеп чакыралар. Бик профессиональ бәя бирә. Һәм һәрчак: «Мин артыгын әйтеп ташламадыммы?» – дип сорый...» 

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Сибелә чәчәк»не тыңлый-тыңлый, атаклы җырчы Разия Тимерханова турында кадерле истәлекләрне барлап утырабыз. Рәүфәл Мөхәммәтҗанов өчен ул бөек җырчы гына да түгел. Бик кадерле, газиз кеше.  Кызлары Сәйрән белән Зарема турында сөйли башласа да, сүз «Үзгәреш җиле» проектына күчсә дә, һаман Разия Тимерханованы сагынуга кайтып кала ул.   

– «Таң атканда», «Сибелә чәчәк», «Зиләйлүк», «Сакмар»... Бу җырлар гел әни тавышы белән күңелдә яңгырый... Күп нәрсәләрне аннан сорыйсым, аның белән киңәшләшәсем килә. Космос белән элемтә бардыр дип уйлыйм. Әни мине ишетәдер кебек...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар