Улым өйләнәм дигәч, кылт итеп үземнең килен булып килгән чагым исемә төште. Якты өмет, җылы хис, күңелгә шатлык төяп, булачак ирем белән төп йортның бусагасыннан атлап кердек. Егетемнең мине әти-әнисенә күрсәтәсе, өйләнешергә карар кылуыбыз, бер-беребезне сөюебез турында әйтеп сөендерәсе, олыларның хәер- фатихасын аласы килде. Бу вакытта аңа 24, миңа 23 яшь, икебез дә дипломлы белгечләр, киләчәктә тору урыныбыз, көн итәрлек һөнәребез, эшебез бар, өс-башыбыз да ярыйсы гына. Институттан соң юллама буенча барып, Яшел Үзән районының ерак бер почмагында очрашып танышкан идек.