"Улларым өшегән, ирем асылынган” язмасына кайтаваз.
Журналдан эчкече бер ирнең балаларын салкында катырып үтерүе хакынла укыдым да, дерт итеп киттем. Йа раббем, исерек белән яшәүче һәр хатын-кызны шушы язмыш сагалый ләбаса!
Салгаларга яратуын өйләнешкәнче үк белә идем. Яшь чакта бит җүләр буласың, игътибар да итмәдем, начарны да уйламадым. Югыйсә, чакрымнан урап узарга булган да бит үзен.
Туй мәҗлесендә эчә башлаган иде, менә унбиш ел — әле һаман туктарга исәбе юк. Балалар булгач, акылына килмәсме, дип рәттән ике кыз таптым. Кая ул! Хәзер ник башта ук аерылмадым икән, дип үкенәм. Балаларны ятим итмим, янәсе. Мондый ата белән яшәгәнче, ятим булулары артык икәнен соңлап аңладым. Олысыңда йөрәк чире таптылар. Тынычлык, бары тик тынычлык кирәк, диләр. Айнымас ата янына да каян килсен инде ул. Кечесе ике ел элек: "Әни, әйдә, әтине үтерәбез”, — дип өнемне алды. "Ашына агу салыйк та, сорасалар, без белмибез, диярбез”, —ди. Ачуландым да, матур гына итеп аңлатып та карадым, әмма күзләреннән күреп торам — теге уеннан әле дә ваз кичкәне юк. Ә бит балаларның эчүеннән туеп әтиләрен үтергән очраклар аз түгел тормышта.
Мин дә ир белән яшим инде. Бер тапкыр парлап кунакка барганыбызны хәтерләмим. Хәер, бер бардык. Эчеп, егылып, теләсә ни сөйләп, сүгенеп аләм көлкесенә калгач, башка аның белән йөрмәскә тәүбә иттем. Аннан, минем кеше арасына киеп чыгарлык киемем дә юк.
Кешегә дә бармыйбыз, үзебез дә кунак чакырмыйбыз. Мин өйгә берәрсе очраклы гына килеп керсә дә, оялам. Коп-коры стеналар, буш табын... Бар булганны аракы йотып баруын атлаган саен аңлатып та торасы килми әле ул.
Быел җәй, уйламаганда-көтмәгәндә, беренче йөрегән егетем белән очраштык. Танымады. Үзем дәшкәч, бик уңайсызланды. "Үпкәләтәсем килми, Гөлия, әмма син бик картайгансың” — ди. Бәхетле хатын утыз биш яшендә илле яшьлек булып күренми шул инде ул.
Бөтен таныш-белеш: "Ник аерылмыйсың?” — диләр. Әллә шул исерекне яратып тора дип беләсезме? Мин куып чыгарсам ул кемгә кирәк? Эчә-эчә кыяфәте дә, ирлеге дә калмады инде аның. Чыкмаган җаны гына бар. Жәллим, күрәсең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Дәвалапта карадык,үзе барды.2 ел түзде,аннан егыла-егыла эчте.Тагын барды ,бер атнада үтмәде тагын эчэ башлады.Бер эчкэн бәндә эчә инде ул.Анын мие шунын белән агуланган.Үткән гөмерем кызганыч.Андыйлар белән вакытында араны өзү хәерле.
0
0
0
0
Алкоголизм чир инде ул .Бэлки дэваланырга барса аннан да яхшы кеше юктыр эле Ничек тэ кундерергэ кирэк узен дэваланырга.яшь вакытта кай ягы очендер яраткансыз бит инде.в горести и в радости ди урыс .Аннары да булмаса барсына да кул болгап аерылышырга кала инле.Бер генэ яшибез бит.Сабырлык хэм тырышлык сезгэ.
0
0
0
0
Ул Сезне кызгана белмәгәч, аны кызганудан ни файда. Китмәсәгез, урыс әйткәндәй, "Я и баба, и мужик, Я корова, я и бык,- " дип яшәвегезне дәвам итәсез инде, кызганыч.
0
0
0
1
Аерыл. Кеше буласы эше юк. Шуннан бер кон килеп эчуен ташлады да ди. Э Сезнен сэламэтлекне, балаларыгызнын сэламэтлеген кем кайтарыр. Килешэм. Кызганыч. Сездэн башка бер кемгэ дэ кирэкми ул. Тик 50 яшькэ житкэч, ватылып-таушалып беткэч, Сезне кем карар, Сез кемгэ кирэк булырсыз! Чонки гел нервыланудан кеше тиз таушала. Уз гаилэлэре бн яши башлаган балаларыгыз, без сина эйттек анын бн тормаска диячэклэр. Аларнын иуган йортларына, шул мэганэсез этилэре янына кайтасылары килмэячэк!
0
0
0
0
Сенелем тиле булып яшэмэ ил бетмэсэ ир бетми ул баштагына авыр тоела .Узен турында балалар турында уйла аларны сина кеше итэсе.Исерек улми ул теге доньяда да яхшы кеше лэр кирэк
0
0