Логотип
Тормыш кыйммәтләре

ЯҢА ЕЛ МИЗГЕЛЛӘРЕ

Чын Яңа ел ничек килгәнен күрәсең килсә, авылга кайт икән ул!..


Чын Яңа ел ничек килгәнен күрәсең килсә, авылга кайт икән ул!..
31 декабрь көнне генә тәвәккәлләп авылга кайтырга уйладык. Без авылдагы өебез капка төбенә килеп туктаганда кичке 8 иде инде. Күршеләр өйне җылытып, капка төпләрен көрәп куйган. Эдуард тракторы белән карларны эттереп урамнарны киңәйткән... Оеп кына күбәләк карлар ява, бала-чага таудан чана шуа, пвыл уртасында бизәлгән яшел чыршы кукраеп утыра, җем-җем утлар яна, клуб тарафыннан җырлар яңгырый...
- "Сөембикә" журналында эшләүчеләр белән безнең авыл кешеләрен котладыгыз, клубта экраннан күрсәттеләр! - дип сөенче алдылар урамда очраучылар.
Авылдашыбыз, язучы Вахит Имамов та котлаган. Татарстан Милли китапханәсендә эшләүче Гөлшат Әюпова да... Кияү-киленнәр дә Байсарны ярата! Г. Кариев театры баш режиссеры Ренат Әюпов хатыны Гөлшатны да уздырып, театр артислары белән бергә Байсарларга яңа ел теләкләре юллый.

Мәдәният йорты директоры Фәнзилә Хәйриева оештырган инде! Видеокотлау җибәрүне сорап, декабрь башында ук шалтыраткан иде!..

...Бизәлгән атлар - "тройка"лар ярышы Актаныш Яңа елының бер атрибуты ул! Байсар атлары районда 3 нче урын алып кайткан!..
...Бал-маскарадта кемнең кем булып киенүен белеп бетереп тә булмый. Һәм кызыгы да шул! Убырлы карчык битлеген салып ташлагач, авылдашлары - Россия хатын-кызлар хоккей командасы капитаны, 8 нче номерлы сакчы Лиана Ганееваны танып алып, гөрләтеп кул чаба башладылар...
...Президент котлауларын тыңлаганнан соң, төнге 1дә халык клубка ашыга. Бизәлгән чыршы янында фотога төшәбез. Укытучыбыз Сәлимә апа - авылдагы бөтен вакыйга, бәйрәмнәрнең үзәгендә! Әнә, ул гармун тартып, бөтенесен җырлатып, урам буйлап клубка килә! "Сигезле" биюен авылдашлар белән кайчан шулай җилкенеп биер идем микән?!
...Җырлап, урам әйләнәбез. Югары очтан Түбән очкача, клубтан Ахун очына кадәр... Иртәнге 4 тә инде өйләргә таралабыз.
...Классташым Гөлшат Иорданиягә ялга киткән, 21 градус эссе, диңгездә йөзәбез, дип язып салды. Ә мин авылдагы чын кышны, әрем, мәтрушкә, ромашкалар кушып бәйләнгән себерке белән мунчада чабынуны тасвирлыйм.

"Экзотика!" - дип соклана классташым.
...Бәйрәм икенче, өченче көннәрдә дә дәвам итә! Чаллы командасы Байсар командасы белән хоккей турниры оештырган! Авыл халкы мәктәпнең хоккей кырына матч карарга җыелган! Атаклы хоккейчы Лиана Ганеева авылдашлары командасында уйный! Исәп - 7:6, безнекеләр - җиңүче!!!
...2020 ел авылда менә шулай башланды! Матур эшләр, күңелле ял, җиңүләр белән!

  •  Сәлимә Якупова фотолары 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    һәр авылда шундый бәйрәм булсын иде ул! Безнең авылда үлем тынлыгы. Хәтта баганада утлар да юк

    Хәзер укыйлар