Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Хатын-кыз нигә сексуальлеген югалта?

Хатын-кызның тышкы кыяфәте генә түгел, ә аның холкы, тавышы, кул ишарәләре, хәтта мимикасы да үзенә җәлеп итә йә, киресенчә, сексуальлеген үтерә. Сексуальлек турында фикер алышу фәкать интим темага гына кагылмый — ул үз-үзеңә мөнәсәбәт, үзеңне тәкъдим итү, аралашу осталыгы, хәтта сәламәтлек белән дә бәйле.

 


 «Woman» журналы укучылары арасында хатын-кызның сексуальлеген бетерүче факторлар буенча сораштырулар үткәргән. Нәтиҗәләрен сезгә дә тәкъдим итәбез. 


Сексуальлекне «үтерүче» – начар ис
Күпчелек ир-атлар өчен иң беренче фактор – начар тән исе. Сораштыруда катнашканнарның 64 проценты начар исләрне хатын-кызның җәлеп итүчәнлеген үтерүче төп сәбәп дип атаган. Матурлык кына түгел, ә шәхси гигиена да зур әһәмияткә ия.
Ис – иң примитив, ләкин иң көчле сигналларның берсе. Кеше исе аның эмоциональ һәм физик халәтен чагылдыра. Психосоматика буенча, үзеңә игътибар итмәү – еш кына эчке кимсенү хисеннән килеп чыга. Шуңа күрә, беренче чиратта, үзеңне яратырга, хөрмәт итәргә кирәк.


Үзен тәрбияләмәү, пөхтә булмау һәм йоннар
55% респондент хатын-кызның шапшаклыгын, чәч-башының тузган булуын сексуальлекне киметүче фактор дип тапкан. 51% исә тәндә күренеп торган йонлылылык күңел кайтаручы дип санаган.


«Багана» роле, артык тән авырлыгы һәм... тәнкыйтьләү гадәте
Сексуальлекнең өч «дошманы» бер үк дәрәҗәдә тавыш җыйган:
 җенси якынлык вакытында пассивлык;
артык авырлык;
тәнкыйтьләү.
Психологлар фикеренчә, хатын-кыз тәнкыйтьләргә ярата икән, ул «әни» роленә күчеп, мәхәббәттән күбрәк «тәрбия» бирә башлый. Ә күп ир-атлар моңа каршы чыга: алар наз эзли, гаеп итүчеләрне түгел. Хатын-кызның мактый белүе ир-ат өчен бик мөһим. Ир-атлар да мактауга, соклануга мохтаҗ. Тәнкыйтьләүче түгел, ә рухландыручы хатын-кыз янәшәсендә көчле затлар үзләрен ир итеп тоя. Күп вакытта ирләрнең башка хатынга китүенең сәбәбе яңа эмоциональ атмосфера, үзенә карата хуплау эзләү белән бәйле.


Тәмәке, тавыш тембры, үткәннәр турында сөйләшү
Респондентларның 26 проценты хатын-кызның тәмәке тартуын сексуаль түгел дип билгеләгән. 28 проценты хатын-кызның чыелдык тавышын үз итми. Хатын-кызның һәрвакыт калорияләр санап утыруын 25 процент ир-атның ачуын китерә. Шулай ук элекке егетләр турында сөйләшү дә килешми торган гадәт. Ир-ат үзен чагыштырганнарын яратмый.


Юмор хисе һәм косметика балансы
Юмор хисе булмау – сораштыручыларның 19 проценты өчен тискәре фактор. Шулай ук артык нык, кычкырып торган макияж да сексуальлекне киметә дип санала. Биредә баланс мөһим: гади, табигый чибәрлекне ирләр күбрәк үз итә.

 

Сексуальлек – тышкы кыяфәт түгел, ә энергия.
Психолог аңлатмасы:
«Сексуальлек – хатын-кызның энергиясендә, карашында, үз-үзен тоемлавында. Әгәр дә хатын-кызның үз-үзенә карата фикере һәр хәрәкәтендә чагыла. Ир-атлар, биологик яктан, сәламәт һәм энергияле хатын-кызга тартыла. Шуңа күрә бәхетсез, карашыннан өметсезлек бөркелгән хатын-кыз күп очракта соры булып кала. Ә моңа инде тән түгел, ә эчке халәт гаепле».


Сексуальлек кем өчен кирәк?
Сексуальлек фәкать ир-атлар өчен генә дигән фикер дөрес түгел. Уйлап карасаң, ул – үзеңне ярату, тормыштан тәм табу, аралашу, үзең белән горурлану.
Ә сез үз сексуальлегегез турында соңгы тапкыр кайчан уйладыгыз? Бу сорау тәнгә генә түгел, ә җанга да кагыла.

Фото: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар