Логотип
Тормыш кыйммәтләре

«Үстердем, инде җибәрергә вакыт...»

Балаларыбыз үскән саен, иптәш кызлар белән җыелгач сөйләшә торган темалар да үзгәрә. Инде менә балаларны очыру турында сөйләшә башладык.

– Бер ай элек улым өйгә йөргән кызын алып кайтты, – дип сөйли башлады яңалыкларын Гөлнара. – Өйләнергә уйлаган.

– Әни, бу минем Зәлидә. Без бер-беребезне яратабыз һәм никах укытып бергә яшәргә уйладык, – ди борын астында маңкасы да кипмәгән минем малай. Һәрхәлдә, минем өчен шулай. Әле дүртенче курста гына укый. Зәлидә исемле кыз белән узган ел танышып очраша башлаганнар иде. Алып килеп тә таныштырды, бик акыллы кызга охшаган. Күрәсең, тизрәк олы тормышка аяк басасылары килгән. Күрмәгәннең күрәсе килә бит ул. Бу көн киләсен үзем дә сизеп яши идем. Әмма болай тиз булыр дип уйламаган идем. Хәзер улыбызга каршы төшсәк, сез бәхетемне боздыгыз дигән сүз ишетергә мөмкинбез картлык көнебездә. Каршы килә алмыйбыз. Һәр ата-ана кебек без дә балабызга бәхет кенә телибез. Бергә яшәргә телиләр икән – яшәсеннәр.

– Ярар, улым. Әйдәгез, керегез. Кайнар аш газ өстендә. Ашап алыгыз, дәресләрдән соң тамагыгыз да ачкандыр. Никах укыту авыр түгел. Никахтан соң кайда яшәү мәсьәләсен дә сөйләшербез берочтан. Бүлмәңдәге әйберләреңне дә җыя башларга кирәктер, – дидем.

– Ничек инде әйберләрне җыярга, кайда яшәргә? – дип текәлде миңа улым.

Әй, бу бала-чага. Һәрнәрсәне җентекләп аңлатасы.

– Сез бит бергә яшәргә телисез. Зурлар кебек. Димәк, бу  – аерым яшәү дигән сүз.

– Әни. Менә шул хакта сөйләшмәкче идем. Фатир арендалау бик кыйммәт. Без Зәлидә белән икебез дә укыйбыз. Эшләргә дә вакыт юк. Безнең бит фатирыбыз зур. Минем аерым бүлмәм бар. Зәлидә белән без шунда яшәрбез дип уйлаган идем. Безгә бер бүлмә җитә. Сезне кысрыкламабыз. Сүз бирәм. Иртән китәбез, кич кайтабыз.

Әһә, беләм мин моның нәрсә белән төгәлләнәсен. Үзем дә баштагы мәлне кайнана белән яшәдем. Ярый без кайнанага баш бирә торган буын идек, хәзерге яшьләр: «Үзем – баш, үзем – түш», – дип яшәргә ярата. Башта гына кысрыкламыйбыз дип сайрый алар.

Ә бер-ике айдан башланачак: кайнана яратмый, кайнана кысыла, кайнана котырта. Юк инде, миңа мондый бәхет кирәкми. Улымның артында гына торган бу фәрештә сыман бала – Зәлидә – үзен нинди җәһәннәмнән коткарырга торганымны күз алдына да китерә алмый әле.

– Юк, улым. Сөйгән кызың белән бергә яшәргә карар кылырлык дәрәҗәдә үзеңне өлкән дип санйсың икән, бергә яшәү өчен шартлар тудырырга да тырыш инде, яме, ахыргача өлкән бул: читтән торып уку бүлегенә күчәсеңме, гаиләңне болай да тарта алачаксыңмы, монысын үзең кара инде, эшкә урнаш, фатир арендала. Әгәр дә бүлмә генә җитә икән сезгә, берәр бүлмә генә арендала һәм җаның теләгәнчә бергә яшәгез.

– Әни, син нәрсә?! Чит кешеләр белән коммуналь фатирда яшәргәме? Йә тулай торакта яшәргәме? Юк. Без алай теләмибез.

Әһә, безнең фатирны коммуналкага әйләндерергә мөмкин?! Ә үзләре чит кешеләр белән яшәргә теләми. Бу яшьләр бик хәйләкәр дип уйлыйм.

– Зәлидә, акыллым, син улымны яратасың бит? Хәер, ахмак сорау бирәм – бергә яшәргә ризалык биргәч, яратасың инде.

– Әйе. Мин сезнең улыгызны яратам. Бик нык, – диде нәфис җан иясе әкрен генә.

– Ишетәсеңме, улым, Зәлидә сине ярата. Ә яраткан кешең белән алачыкта да җәннәт диләр. Дөрес әйтәмме, Зәлидә?

– Әйе, дөрес. Мин аерым яшәргә риза.

– Менә, улым, ничек әйбәт килеп чыкты. Ә инде син хатының белән безнең янда яшәмәвегезгә безгә бик нык рәхмәтле булачаксың. Син моны хәзер түгел, соңыннан гына аңлаячаксың. Әйдәгез, үз тормышыгызны өлкәннәрчә корыгыз. Борчылмагыз, фатир арендаларсыз. Монысына бераз ярдәм итәрбез. Әмма, улым, сиңа эшкә урнашырга туры килер. Фатирга азык-төлекне саескан ташымый. Менә шуларны уйлагыз да. Тагын бергә яшәү турында сөйләшерсез, яме.

– Әни, без инде хәл иттек, диде улым үзен ирләрчә каты тотарга тырышып. Әмма ул миңа бит һаман бала.

– Ярый, ярый, тагын берничә көн уйлагыз әле шулай да. Аннан никах мәсьәләсен хәл иткәнче, Зәлидәнең кулын сорарга барырбыз. Тормышны зурларча башларсыз инде, балалар, качып-посып түгел.

Зәлидә миңа карап торган килеш башын кагып куйды. Улым Зәлидәне кочаклап алды. Мин пешергәнне тәмле итеп ашадылар да, яшьләр чыгып китте, ә мин үксеп елап җибәрдем. Шулай тиз үстемени инде улыбыз? Ә бит бала итеп аны һаман да яныбызда калдыру вәсвәсәсе бик зур иде. «Ярар, балалар, бездә генә торыгыз инде», дип әйтергә теләгән телне тешләп кенә тордым. Бергә яшәсәк: улым да караулы, килен дә күз алдында, ләкин ярамый. Өлкән балалар ата-аналарыннан аерым яшәргә тиеш. Үстердек, инде җибәрергә дә вакыт. Шушы сөйләшүдән соң бер ай үтте инде, әле никах турында искә төшергәне юк.

Гөлнараны тыңлап утырган без, әниләр, иң беренче итеп: «Жәлләмәдеңме улыңны?» – дип сорадык. Гөлнара көлде генә. «Әле ничек кенә, кызлар, әмма балаларның үсүләрен кабул итәргә кирәк, алда бит әле шул зур балалар белән яшисе бар. Дуслар булып, аларга хезмәтче булып түгел», – диде. Сүзләрендә хаклык бар үзе, дип, барыбыз да аның фикерен мыекка чорнап куйдык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар