Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Укучы хаты

Телефонымны карап утырганда фотолар килеп чыкты. Былтыргы фотолар. Бәрәңге алып бетергәч – әллә балачакка кайтып киләсе килде, әллә аппетит уянды шунда – учакта тәгәрәтеп бәрәңге пешергән идек. Шул фотоларны күрдем дә, учакта пешкән бәрәңге ашыйсы килеп китте.

 

Без үскәндә зур-зур бакчаларга бәрәңге утырталар иде. Абзар тулы мал-туар, тавык-чебеш – аларны да ашатасы бар. Җәйли үзенә игътибар, кул көче таләп иткән бәрәңге бакчасында хезмәт һәркемгә җитәрлек иде. Ә менә хезмәтеңнең җимешен тату – җан рәхәте. Сабакларын чабып, бакчаны бер-ике көн җилләткәннән соң, бакча умарта күче кебек гөжләп торыр иде. Күрше-тирә – олысы-кечесе, баласы-чагасы, җыйнаулашып, бәрәңге ала. Әти белән әни буразна казый, энем белән мин алар артыннан бәрәңгеләрне көшелләргә өеп барабыз. Ул арада әйткәләшергә, бәрәңге белән атышып, бер-беребезне елатырга да өлгерәбез әле. «Бүгенгә җитәр!» – монысы әти тавышы. «Көшелләр җилли торсын, әйдәгез, ашап-эчеп чыгыйк». Шулай ягымлы итеп әни дәшә.

Иң сөенечле көн – бәрәңге алып бетергән көн! Бөтен күрше-тирә, җыелышып, учакта бәрәңге пешерә. Бәрәңге пешкән арада, һәркем чиләгенә утырып, бер түгәрәк ясап, гәп куерта. Дөнья хәлләре, быелгы уңыш турында сөйләшү, Ходайга рәхмәт уку... Аннан җиргә бер җәймә җәеп куялар. Күз ачып йомганчы ул җәймә ризык белән тула. Ипи, коймагы, пәрәмәч-өчпочмагы, тозлы кыяр-помидоры, тозлы кәбестәсе, өч литр-лы банкага җиләк-җимешләр салып ясалган кайнар чәе дисеңме – һәрберсе шул җәймә өстенә «кунак-лый». Ару-талулар шундук эреп юкка чыга.

Учакта кетердәп пешкән бәрәңгене кабыгы белән ашауның ләззәтен авыл баласы гына белә. Кулны пешерә-пешерә, шырпы кабына салынган тозга мана-мана, тозлы кыяр кетердәтеп ашаганда рәхәт чигүләр... Онытыр-лыкмы соң?! Ә тоз салынган шырпы кабы һәрчак кесәдә йөри, әллә каян эзләп йөрисе дә юк. Авыз-куллар кара күмергә буялып бетә.

Әти үләсе елны да күршеләр белән җыелышып шулай учакта бәрәңге пешереп утырганыбыз хәтеремдә. 2006 елның көзе иде. Җыйнаулашып утырулар, күршеләр белән аралашулар сирәгәеп бара иде инде ул чак-ларда. Әти барыбызны да бакчага – бер табынга җыйды. Ике айдан үзе китеп барды.

...Бәрәңгене әтидән соң да пешердек без. Тик... Тәме башка. Әти-әни, күршеләр янәшәсендә генә тәмле булган икән ул!

Әти дә юк бүген... Әни дә бик еракта... Балачак эзләре калган туган нигез бакчасында күптәннән бәрәңге үсми... Сәлам бирим дисәң, күрше-ләрнең дә күбесе бакыйлыкка күчте инде. Әти-әниле балачак елларында учакта тәгәрәп пешкән бәрәңге тәме генә һич онытылмый...

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.

Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы

Мәдәният йорты мөдире.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар