ТЕЛ ТИБРӘТҮ

Тел тибрәтү дип яздым да үземә кызык булып китте. Әгәр мин «тел тирбәтү» дип язып куйган булсам, бу бит «бишек тирбәтү» кебегрәк гамәл булып аңлашылыр иде. Ә менә тал тирбәлә дә, тибрәлә дә ала.

     

Тирбәлгәндә, ничектер, бер эш башкарган кебегрәк димме соң. Ә менә тибрәлгәндә бу эш-гамәлгә хисләр килеп кушыла сыман, үтә дә нәзек, нечкә хисләр... Бу тибрәлүгә инде, һичшиксез, шул талга кунып, сандугач сайравы да кирәк.
Әй, нинди гүзәл, нинди нәфис, нинди сизгер син, татар теле. Хәтта үз урынын  төрки телләр анасы сыйфатында дәгъвалаган төрек теле дә һәр халәт төсмеренә сизгерлек җәһәтеннән татар теленнән бик нык калыша. Иң кызыгы: фәкать татар баласы гына шул күзгә күренмәс ефәк кебек нәфис аерманы тоемлый ала. Игътибарга алганым бар: бүтән халык арасында үскән, татар телен яхшы беләм дип уйлаган татар балалары да шул нәзеклекне югалткан булып чыга. Әйтик, ул кеше кемнеңдер өенә кайтуын хәбәр итәргә теләгәндә: «ул өйгә килде», дип сөйләп куярга мөмкин. Тел гыйлеме бала чагында сеңеп кала шул ул. Соңыннан өйрәнгәне барыбер чит тел кебегрәк үзләштерелә.



Шулай бер кичне «Бәкер» шифаханәсенең зур юлында кичке шифалы һаваны сулап йөреп торам. Миннән алдарак шундый ук салмак адым белән тагын дүртәү атлыйлар. «Бәкер»дә Себер якларында бәхет эзләгәннәр еш очрый. Кырым, Төркияләрне түгел, нәкъ менә «Бәкер»не сайлыйлар алар ял итү урыны итеп. Татар мохитен сагыну, җирсү кайтара аларны. Болар да шундыйлар, ахрысы. Атлый-атлый кошлар исемен йөрткән биналарны күзәтәләр. Исемнәрен татарчага тәрҗемә итеп баралар. Үзенә күрә бер имтихан: янәсе, онытылмаган икән әле туган тел. Бик җиңел генә «Сандугач»ны тәрҗемә итеп куйдылар: «Соловей! Да, да, соловей!» «Аккош»ның тәрҗемәсе тагын да җиңелрәк, чөнки сурәте бик төгәл төшерелгән. Өстәвенә, әнә генә күлдә аккош үзе дә йөзеп тора. «Карлыгач»ны да ерып чыктылар. Чиратта «Тургай». Ни җырчы кошның үзен таный алмыйлар, ни сүзен белмиләр. Түзмәдем, бик тавыш күтәрмичә генә, ярымпышылдап кына диярлек «жаворонок» дип куйдым. Туйда кәләш  гөлләмәсен тотып алган кызлар кебек сөенештеләр: «Тургай! Как красиво звучит! Ты  ведь у нас тоже тургай!» Араларыннан берсе калыша төшкән иде. Һаман үз алдына сөйләнә бу: «Что это такое – не знать свой родной язык? Как это называть?»
Мин тагын ярдәмгә ашыгам: «Это позор!» Ишетте бит бу сүземне дә: «Да, да, позор! Но я не виноват!  Не учили меня! В русской школе я учился».Таныш, бик таныш проблема бу.  Күпләр шулай «югалтты» ана телен. Татар теле «кухня теле» статусын саклаганда да югалмый иде әле ул. Ләкин «телсез буын» дәү әниләр яшенә җиткәч, кинәт кенә хәл хөртиләнде. Чөнки 90 нчы елларда «уянган» зиһенле яшьләребез үз балаларын җәйгә, әби тәрбиясенә өмет баглап, авылга кайтаралар. Ә тегеләр...

Башлыйм әле яңабаштан. Әлеге дә баягы «Бәкер» күленә якындагы Иштирәк авылыннан бер матур апа дүрт оныгын ияртеп су коенырга килгән. Балалар тереләр, үткеннәр, тыңлаучаннар. Күренеп тора – тәрбияле гаиләдән болар. Исемнәре дә уптым илаһи түгел, уйлап куелган матур, мәгънәле исемнәр.



Менә шушы Нариман, Сәмерхан, Зәринә, Сәмирәләр белән дәү әни фәкать русча гына сөйләшә. «Татарча сөйләшергә өйрәт дип кайтаралар да бит. Балалар мине аңламагач, русча кычкырам инде», – дип аклана, үзе татарча бик килештереп сөйли белүче бу дәү әни. «Соң син аларны үзең «аңлама», – дип котыртам аны. – «Аңгыра» дәү әни аңласын өчен татарчага күчкәннәрен сизми дә калырлар».



Халык арасында буталып йөри торгач, файдам да тиде. Сигез яшьлек Алсу әнисенең «мама» түгел, «әни» икәнен белеп китте. Ә бит югыйсә кыз баланың анасы ниндидер оешмага күчкәнче мәктәптә татар теле укыткан. Безнең алга утырып бер-ике татар  әкияте тыңлаганнан соң,  бу бала  әнисенә беләсезме нинди  дәгъва белдерде: «Ты со мной совсем не занимаешься!» Киләчәктән кайтаваз бу. Киләчәктә әйтеләчәк гаепләү.  Тагын да  аянычы бу да түгел әле. Алсу татар гимназиясенең беренче сыйныфын тәмамлаган икән. Димәк, әни кеше кызын телдән аерырга җыенмый. Ләкин безне, Алсуны да, урап алган рус телле  мохит татар баласын йота бара.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2023 - 06:18
    Без имени
    Фердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...
    Шоу – бар, сәнгать – юк !
  • 21 сентябрь 2023 - 21:08
    Без имени
    Бала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»