Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Татарча StаndUp: татар кызлары шаярта беләме?

Ә гомумән, татар кызлары шаярта беләме? Бу язмада шул сорауга җавап эзләдем.

Татарча StаndUp сәхнәсенә чыгып баскач, бермәл каушап та калдым. Үз башымдагы стереотипларны җимерү иде бу. Яулык япкан татар хатын-кызының сәхнәдән үзен борчыган вакыйгалар турында сөйләп, кеше көлдерүе үзе үк парадокс кебек килеп чыкты. Чөнки безне татар хатыны тыйнак, акыллы, түзем, тырыш, мөлаем булырга тиеш дип үстерделәр. Бу исемлектә «юмор хисле, җор телле дигән төшенчәләр булса да, иң ахырдадыр.
Ә гомумән, татар кызлары шаярта беләме?
Бу язмада шул сорауга җавап эзләдем.

Алсу Хәбибуллина
Бүген юморга сорау зур. Юмор тапшырулары – иң күп караулар җыя торган, рейтинглы проектлар. Юмористлар, комиклар – интернеттагы иң популяр геройлар. Көн саен үзгәреп, яңадан-яңа сюрпризлар әзерләп торган көндәлек тормыш-тан арыган халыкка вакыйгаларны юмор аша кабул итәргә җиңелрәк. Шуңа күрә мемнар, көлкеле ком-ментарийлар укырга, шулар аша яңалыкларны кабул итәргә ияләшеп киттек. Мин үзем дә өй эшләре башкарганда юмор тапшырулары карарга ияләштем. Аеруча стендап жанрын үз итәм. Монолог язып, үзем дә шуны сәхнәдән сөйләү – хыялым иде.

StandUp комедия – юмор жанрының бер юнәлеше. Аның кысаларында юморист (комик) үз тормышындагы вакыйгалар, борчыган мәсьәләләр турындагы монолог белән тамашачы алдында чыгыш ясый. Жанрның үзенчәлеге – тамашачы алдында ихластан ачылу, үз-үзеңнән, тормышыңнан көлүдән курыкмау. Стендап монологларын психологлар терапия көченә ия дип саный, чөнки проблемаларны юморга төреп сөйләү, үз-үзеңнән, тормыштагы вакыйгалардан көлә белү сөйләүчегә дә, тыңлаучыга да файдалы. Мондый хәлләр миндә генә түгел икән, андый сәерлекләр була торган әйбер, ә башка ракурстан караганда әлеге вакыйгалар кызганыч түгел, кызык күренә дигән фикергә киләсең. Стендапның тагын бер үзенчәлеге – чикләүләр, кысалар булмау. Тыелган темалар, билдән түбән юмор, сүгенү сүзләре монолог-ларда еш очрый. Татарча стендап та башта шундый юлдан китеп караган. «Әйдә, шаяРТ» КВН хәрәкәте, «Шалт, Мөхәммәтҗан!» татарча стендап проекты җитәкчесе Рамил Агдеев сүзләренчә, 2019 елда, беренче татарча стендап кичәләрендә андый күренешләр булган. 
– Иң беренче концертларда стендап, чыннан да, тамашачының игътибарын җәлеп итте, – дип сөйли Рамил. – Татарлар өчен зур «кыюлык» иде: билдән түбән темалар да, сүгенү сүзләре дә булды. Казандагы бер кафеда оештырыла торган концертларга халык күп җыела иде. Анда чыгыш ясаучы татар комикларының күбесе КВН хәрәкәтендә катнашучылар: мин, Ленар Галәү, Рәмис Давыдов.

Арабызда бердәнбер кызыбыз – Йолдыз Гыйбадуллина да бар иде. Әмма тыелган җимеш тә тиз туйдыра икән. Ул концертлар озак дәвам итмәде. Ул вакыттагы татар стендабы белән хәзергесе арасында аерма бик зур. Хәзер татарча стендап кичәләрендә монологларның сыйфаты, темаларның төрлелеге, актуальлеге күпкә яхшырак. Татарча стендапның үсеш алуы беренче чиратта, «Шалт, Мөхәммәтҗан!» проекты белән бәйле. Әлеге проект-та ачык микрофоннар (анда теләгән һәркем килеп, үзенең стендап монологын сөйли ала) оештырыла, берничә сезон дәвамында татарча стендап концертлар үткәрелә, аларның телевизион версиясе «Татарстан–Яңа гасыр» каналында күрсәтелә. Шулай ук стендап-фестивальләрдә яңа исемнәр ачыла. Әле берничә ел элек кенә татар комиксларының редактуралар оештырырга, репетицияләр үткәрергә офислары да булмый. Бүген татар юморы Казанның «Яратам» яшүсмерләр клубында үз йортын тапты. Әлегә клуб тулысынча эшләп китмәгән, әзерлек режимында. Киләчәктә «Яратам»да даими рәвештә ачык микрофоннар, стендап-концертлар оештырырга ниятлиләр. «Татар тамашачысы өчен яшүсмерләр клубы форматы якынрак та», – ди Рамил. Чөнки Казандагы стендап клублар алкоголь эчемлекләр кулланып, кальян тартып ял итү өчен көйләнгән. Ә татар халкы өчен мондый формат туры килми. Безнең тамашачылар тәртипле, эчмиләр, тартмыйлар, күбесе дини кануннар буенча яши.

Сүз уңаеннан: «Яратам» клубында үткән стендап-фестивальдә мин дә катнашып карарга булдым. Стендап монологларның язылуы, редактураның ничек узуы, гомумән, стендапның «эчке кухня»сы кызык иде. Фестивальдә егермегә якын кеше катнашырга теләк белдерде. Уныбыз редактурага кадәр килеп җитте, ә  бары бишебез генә үзебез язган монологлар белән сәхнәгә чыктык. Иң кызыгы – яңа татар стендап комикларының өчесе кызлар иде. Беренче татар хатын-кыз стендаперы буларак телгә алынган Йолдыз Гыйбадуллинадан соң берара юмор сәхнәсендә кызлар булмый тора. Ә Йолдыз, кияүгә чыгып, Азнакайга күченгәннән соң, стендап жанрында башка чыгыш ясамый.
Рамил Агдеев беренче татар хатын-кыз комигы дип Илсөя Бәдретдинованы атый. Концертларында җырчы үзе, тормышы турында кызыклы хәлләр сөйләргә ярата. Аның монологлары стендап жанрына бик якын. Үзләрен татар комиклары дип атап, стендап сәхнәсенә чыккан кызлар бүген шактый. Татар юмор тусовкасында Ләйлә Леронны, Динара Зиннәтованы, Зилә Дәрҗеманованы, Әдилә Шәехованы аерып күрсәтәләр. 
Хәзерге көндә татарча стендапны редакцияләүче, комикларны сәхнәгә чыгаруга зур өлеш кертүче Фаил Баязитов хатын-кызлар юморын югары бәяли. 

– Татар юморында ир-атлар күбрәк булса да, кызлар лаеклы урыннарын алып тора. Аларның юморы сыйфатлы, нечкә. Гаилә, ир-ат белән мөнәсәбәтләр, балалар тәрбияләү, татар хатынының тормышы белән бәйле темаларга үз карашлары бар. Аудитория мондый юморны җылы кабул итә, ярата. Әмма чит ил, рус стендабындагы кебек татар комиклары юмор белән акча эшли алмый бүген. Бездәге барлык комиклар өчен дә стендап хобби гына. Татар стендабы 5–10 елга арттарак бара. Без әле юлның башында гына. Татар тамашачысы да стендап форматына әле ныклап әзер дип уйламыйм. Әгәр дә мондый юморга ихтыяҗ артса, кафеларда ачык микрофоннар, стендап концертлар оештырылса, корпоративларга чакыру-лар булса, комикларның мотивациясе дә, шаяруларның, монологларның сыйфаты да үсәр иде. Бүген татарча стендап концертлар еш үткәрелми, әмма бу үзгәрер дип өметләнәм. 

Татарча стендап-фестивальдә мин гаиләм, ирем, балалар, фриланста эшләвем турындагы монолог белән чыгыш ясап икенче урын алдым. Бик борчылсам, каушасам да, тамашачылар җылы кабул итте. Концерттан соң да, социаль челтәрләрдә дә яхшы теләкләр язучылар, алга таба да монологларымны дәвам итүемне сораучылар күп булды. «Сез бит татарча стендапта чыгыш ясадыгыз, бик кызык сөйләдегез», – дип, урамда танып эндәшүчеләр дә булды хәтта. Илһамланып, стендап өчен тагын бер монолог язып куйдым әле. Хәзер инде җәйге ачык микрофон һәм стендап концертны көтәм. 

«Стендап сиңа нәрсә бирә?» дигән сорауга җавап итеп, беренче чиратта, «комфорт зонасыннан чыгу»ны күз алдында тотам. «Эш–өй–балалар» режимында яшәгәннән соң яңа мохиткә эләгү, кешеләр белән аралашу, иҗат процессына чуму – үзе бер ял. 
Татар кызлары шаярта беләме? Әлбәттә, ничек кенә әле! Безнең кызлар нәрсәгә генә алынсалар да, җиренә җиткереп эшлиләр. Бу юморда да шулай!

Ләйлә ЛЕРОН

Ләйлә ЛЕРОН, блогер, иҗтимагый активист. Стендапта гаилә мөнәсәбәтләре, социаль проблемалар турында монологлар белән чыгыш ясый. Аның чыгышларында әтисе, язучы Ләбиб Лерон белән бәйле кызыклы вакыйгалар күп урын алып тора. Ләйләне кыю, ихлас стендапер дип атыйлар.
– Мин татарча стендапка очраклы гына кереп киттем. Татар чатларының берсендә Рамил Агдеевның стендап турында хәбәрен күреп, аңа яздым. Беренче монологымда язучы әтием Ләбиб Лерон, иҗтимагый эшчән-легем турында шаяртулар иде. Интеллектуаль юмор яратам. Шаяртулар билдән түбән булмасын, «тәмле», уйландыра торган булсын. Бу уңайдан татар комиклары арасында Динара Зиннәтованың чыгышларын аерып әйтер идем. Татар проектларын яратам, аларны үстерүдә үз өлешемне кертергә тырышам. Татарча стендапка да шул уй белән килдем. Соңгы арада чыгышларым сирәк, чөнки татар комиклары күбәйде, татарча стендап үсеш ала, яхшыра. Моңа сөенәм. Чакырсалар, монологлар белән чыгыш ясарга әзермен.

Әдилә ШӘЕХОВА

Әдилә ШӘЕХОВА, студент, фотограф. Стендапта гаилә, әти-әниләр һәм балалар мөнәсәбәте, хатын-кызлар тормышы белән бәйле вакыйгалар турында сөйли. Аны иң мөлаем, самими комик буларак кабул итәләр.
– Кечкенәдән КВНда чыгыш ясарга хыялланган идем. Мәктәптә бу хыялны тормышка ашыра алмадым, ә университетта укый башлагач, КВНга кереп киттем. Соңрак стендап юнәлешендә үсә башладым, чөнки холкыма ул күбрәк туры килә. Гомумән, миңа сәхнәдә булу ошый. Элегрәк җырлый да идем, әмма юмор күңелемә якынрак. Бүген татар юморы әле үсеш юлында гына, чөнки бездә чикләүләр, тыелган темалар бик күп, милли кысалар көчле дип уйлыйм. Ә юморда ул булырга тиеш түгел. Татар стендабында кызлар белән бер-беребезгә ярдәм итешеп эшлибез. Миңа үз вакытында Динара Зиннәтова бик булышты. Кызлар бүген көчлерәк тә шаярта дип әйтер идем. Алар тирәнрәк фикерли, уйландыра. Мин үзем әти-әниләр белән мөнәсәбәтләр турында сөйләргә яратам. Безнең гаиләдә барысы да юмор хисле, кызыклы вакыйгалар гел булып тора. Соңгы арада монологларыма хатын-кыз темаларын: шоппинг, көнкүреш хәлләре кертә башладым. Рус телендә дә, татарча да чыгыш ясыйм. Стендап минем өчен – хобби, сәхнә турындагы хыялны тормышка ашыру мөмкинлеге.

Динара ЗИННӘТОВА

 

Динара ЗИННӘТОВА, журналист, редактор, копирайтер. Стендапта эше, IT белгеч булган ире белән мөнәсәбәтләр турында сөйли, төрле вакыйгалар уңаеннан уйлары белән бүлешә. Аны иң интеллектуаль, зәвыклы комик дип атыйлар. 

– Мин социаль челтәрләрдә юмор белән күптәннән шөгыльләнәм. «Че гуглит татар кызы?» проектын алып барам, татарча мемнар, юмор контенты ясыйм. Юморны стендап форматына күчерә алырмын микән дигән уй мине стендапка алып килде. Башта ачык микрофоннарда катнаштым, аннан стендап фестивальдә җиңдем. Татарча да, русча да чыгыш ясыйм. Әлеге шөгыль акча китерә дә, китерми дә дип әйтеп булмый. Бераз булса да кереме бар. Ләкин минем өчен стендап – хобби. Күзәтүләремне гел теркәп барам да шуларны монолог итеп җыям. Гаиләдәгеләр бу шөгылемә җитди карый димәс идем. Гаилә, туганнар, бигрәк тә әти-әни темасына кермәскә тырышам. Күбрәк үзем, эш турында сөйлим. Журналист буларак, төрле актуаль вакыйгалар турында уйлануларымны юморга күчерәм. Бүген стендапта кызлар көчле шаярта дип саныйм. Алар юморга җитдирәк карый, тырышып әзерләнә, эзләнә.
Шуңа кызларның чыгышлары да сыйфатлы.

Зилә ДӘРҖЕМАНОВА

 

Зилә ДӘРҖЕМАНОВА, журналист. Стендапта студент тормышы, авыл темасы белән бәйле стереотиплар турында сөйли. Үз-үзеннән көләргә ярата. Ул иң харизмалы комик. Зиләне үз-үзенә булган ирониясе, үзенә хас стиле өчен яраталар.

– Минем стендапка эләгүемә баш мөхәррирем (Зилә – «Ялкын» журналында эшли – авт.) Илназ абый Фазуллин сәбәпче. Ул татарча стендап концерт турында язарга җибәргән иде. Бардым, карадым, һәм миңа бер дә ошамады. Юмор билдән түбән, сүгенү сүзләре күп иде. Кайттым да Илназ абыйга зарландым. «Әйдә, үзең монолог яз да, чыгыш яса!» – диде ул. Беренче редактурага, чыгышларга үзе алып барды әле. Мин КВНнарда катнашкан кеше түгел, әмма кечкенә чакта актер булырга, театр училищесына керергә хыяллана идем. Сәхнәгә чыгу теләген хәзер стендапта тормышка ашырам. Татар менталитеты, милли традицияләр, студент тормышы турында шаярам. Монологларны, гадәттә, концертка бер көн кала яки көнендә генә язам. Миңа импровизация жанры якынрак. Үземне стендап комик дип санамыйм. Бу минем хобби гына. Комиклар белән аралашу бик ошый. Үземә күп дуслар таптым. Мине комик буларак танып, килеп эндәшәләр кайвакыт. Күңелле булып китә инде.

Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар