Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Татар теле – минем йөрәгем

Татар теле – дөньядагы иң матур, иң йомшак телләрнең берсе. Татар дусларым белән көн саен татарча сөйләшәм. Җырлар тыңлыйм, китаплар, хәбәрләр укыйм. Үзем татар телендә шигырьләр язам. Татар теле – горур тел. Татарлар яшәгәндә, ул югалмаячак.


«Чит милләт вәкилләре булсак та, татар теле белән кызыксынып, аны өйрәнәбез. Бик матур тел бит ул сезнең!» – ди алар. Сүзебез Тукай телен үз итүчеләр турында. Күп икән андыйлар! Алар белән сезне дә таныштырырга булдык. Кунагыбыз – Төркиянең Искешәһәреннән Гамзә Нур НАЛБАНТ.

 Гамзә, татар теле турында кайдан ишеттегез? 
– Татарлар турында кечкенә чакта ишеттем. Мәктәптә укыганда татар халык жырларын, казакъча жырлар тыңлый идем. «Болар да төрки телләр бит, мин нигә аңламыйм икән», – ди елый идем. Ул телләрне өйрәнү минем иң зур хыялым иде. Аллага шөкер тормышка ашты. Тагын бер зур теләгем – татарлар мәркәзе Казанны күрү иде. Аллага шөкер, хыялларым чынга ашты. Истанбул университетының Тюркология кафедрасын тәмамлап, тюрколог белгечлеге алгач, Казакъстанның Алматы шәһәрендәге Әл-Фәрәби исемендәге Казакъ Милли университетында да укыдым. Быел Казанда Халыкара татар теле олимпиадасында катнаштым һәм гран-при иясе булдым. Хәзер Османгази Университетында магистратурада укыйм, диссертация язам. Диссертация темам да татар теленә кагылышлы – татар телендә язылган борынгы бер кулъязманың телен хәзерге татар теле белән чагыштырам. Аллаһы бирсә, киләчәктә дә Тукай теленә хезмәт итәчәкмен. Әле мин төрки халыкларга төрек телен дә өйрәтәм. 
 

Шулай да татар телен өйрәнергә нәрсә рухландырды? 
– Татар телендә сөйләшә башлагач, күз алдыма Алтын Урда, Казан ханлыгы чорлары, Болгар, Казан шәһәрләре килә. Горурланам! Татар теле – борынгы тарихи телләрнең берсе. Татар телендә башка төрки телләрдә онытылган бик күп иске төрки сүзләр яши.
 

Татар телен бер сүз белән ничек тасвирлар идегез? 
– Татар теле – минем мәхәббәтем. Йөрәгемнең теле.
 

Татар телендә сезгә бик ошаган сүз бармы? 
– «Могҗиза», «хыял» сүзләрен әйтә алам. Чөнки могҗизаларга ышанам, ә хыялларыбыз – юлдашыбыз. Татар драматургы Таҗи Гыйззәт: «Хыялсыз кеше – канатсыз кош ул! Хыял кешене яшәтә! Матурлыкка, яктылыкка, сафлыкка чакырган йолдыз ул», – дип язган бит.
 

 Татарча сөйләшкән вакытта нинди сүзләрне күп кулланасыз?
 – «Шулай», «шулай бит», «шулай шул», «күзләр тимәсен» сүзләрен еш кулланам. Татар студентларыма дәресләрдә «афәрин» дип күп әйтәм. Иң якын татар дустым Зәйнәпкә «җаным, дустым» дип кенә эндәшәм. 
 

Телне өйрәнгәндә иң зур кыенлык нәрсә булды (әйтелеш, орфография, кушымачалар...)?
– Мин төрек теле остазы. Үзем татар һәм казакъ студентларыма төрекчә кинолар, сериаллар карарга киңәш итәм. Ә менә татар телендә төшерелгән кинолар һәм сериаллар бик аз. Менә шул ягы китек булу гына кыенлык тудырды. Башка авырлык тоймадым. Бу тел мине бик ераклардан чакыра иде. Өйрәнә башлагач, жаным бик тиз кабул итте – тиз өйрәндем, Аллага шөкер. Хәзер бер көнемне дә татарчасыз уздыра алмыйм.

 Татар теленнән кала, тагын нинди телләр беләсез? Күп тел белү сезгә ни өчен кирәк? 
– Туган телем төрек теле. Татарча, казакъча, үзбәкчә, уйгурча һәм инглизчә беләм. Зәйнәп дустым ярдәме белән русча өйрәнәм. Минем хыялым – барлык төрки телләрне аңлау. Мин хәзер якутча белән чуашчаны гына аңламыйм. Башкортлар, кумыклар белән – татарча, кыргыз, ногай, каракалпаклар белән казакъча сөйләшеп аңлашам. Төрки телләрем – рухыма шифа. Алар белән шөгыльләнгәндә мин дөньядагы иң бәхетле кеше. Тел белү – иркенлек ул. Күп телләрдә китап уку, мәгьлүмат алу мөмкинлеге. Халык җырларын, заманча җырларны, спектакльләрне, киноларны аңлый аласың. Офыклар тагын да киңәячәк!
 

Ничек уйлыйсыз, телнең киләчәге бармы? 
– Татар теле – дөньядагы иң матур, иң йомшак телләрнең берсе. Татар дусларым белән көн саен татарча сөйләшәм. Җырлар тыңлыйм, китаплар, хәбәрләр укыйм. Үзем татар телендә шигырьләр язам. Татар теле – горур тел. Татарлар яшәгәндә, ул югалмаячак. Мәңге яшәсен Татар теле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар