Логотип
Тормыш кыйммәтләре

«Сыроед»лар сыр ашамый

Элинаның биш ел инде пешкән ризык ашаганы юк. Беренчегә – помидор, икенчегә – кыяр аның. Көнлек рационы яшелчә белән җиләк-җимештән генә гыйбарәт булса да, көче ташып тора үзенең. Юк, вегетариан түгел Эллина Красильникова. Ул – чи ризык кына ашап яшәүче. 

Элинаның биш ел инде пешкән ризык ашаганы юк. Беренчегә – помидор, икенчегә – кыяр аның. Көнлек рационы яшелчә белән җиләк-җимештән генә гыйбарәт булса да, көче ташып тора үзенең. Юк, вегетариан түгел Эллина Красильникова. Ул – чи ризык кына ашап яшәүче. 

Пешерүне таләп итми торган ризык ашаучылар белән вегетарианнар арасында аерма зур. Соңгылары  иттән, балыктан, кайчак сөт-май, йомыркадан ваз кичсәләр дә, рационнарында ботка, шулпа, таба ашлары  – гомумән, кайнар ризыклар бар. Әле алай да мондый кешеләргә бертөрле кызыксынып та, гаҗәпләнеп тә карыйбыз. Элина исә боткалар да, камыр ризыклары да, ит тә, балык та кулланмый.  

«Әлеге яшәү рәвешемә барысын да уйлап һәм аңлап килдем. 35 яшемдә үк организмым шактый таушалган, төрле чирләрдән интегүче ханым идем инде мин, – ди ул. – Көн дә башым чатный, муеным  сызлый, буыннарым авырта, йөрәгем кага. Дәваланам дип, дарулар эчәм... Ә алар бер җирне дәваласа, икенче җирне зарарлый. Көз җитте исә салкын тия, грипп эләктерергә генә торам...

Әнә шулай интегеп яшәгән мәлемдә «үле» ризыкларның зарары турындагы мәгълүматка юлыктым. Миңа нәкъ менә шушы система кирәк икән лә! Болай туклануга күчәргәме, күчмәскәме дигән сорау тумады да хәтта. Экспериментлар яратам мин. Чи ризык белән туклануның бөтен хикмәтен үземдә сынап карыйсым килде.
Башта ит ризыклары ашаудан тыелдым – вегетарианлыкка күчтем. 2 елдан пешкән ризыкларны бөтенләй дә кулланмый башладым.

Дөресен әйтим, баштарак бик кыен булды. Гел ниндидер берәр тәмле әйбер ашыйсым килә иде. Тәмгә бәйлелек әнә шулай бик акрынлык белән генә чигенде. Ярты еллап барды әле бу халәт. Организмым да шактый авыр кичерде бу үзгәрешне. Моңарчы да ит ашамавым үземне җиңәргә, яңача туклану системасына яраклашырга ярдәм итте миңа.
Тозлар утыра, дип сөйләсәләр дә, кеше организмында шуның кадәр тоз туплана дип белми идем. Болай туклануымның беренче айларында ук организмдагы бөтен артык тоз чыгып бетте. Тоз хәтта тән тиресе аша да чыга, тәнемә тоз ышкыган кебек йөри идем. Алты айдан соң әйтеп бетергесез җиңеллек барлыкка килде, көчем артты, кулым белән агач та ега алырмын кебек тоела башлады. Организм бөтен көчен «үле» ризык эшкәртергә сарыф иткән, ә аңа алмашка үзенә берни дә алмаган икән. «Тере» – пешмәгән, кыздырылмаган ризык организмда бик тиз,  20-30 минут эчендә үзләштерелә. Мондый ризыклар сәламәтләндерә, яшәртә, дәвалый, хәтта гомерне дә озынайта. Чи ризыкларда яшәү энергиясе, тере аура була. Һәм ул аны кулланган кешегә дә күчә. Пешкәне исә ашказанында 3-6 сәгать тора. Бу вакыт эчендә ул әчи, чери, газлар бүленеп чыга. Мондый «үле» ризык ашау кешенең иммунитетын бетерә. Шуңа да бүген «тылсымлы төймә»сез яши дә алмыйлар.

Бер елдан мин салкын тиюнең, томау төшүнең, тамак шешүнең нәрсә икәнен оныттым. Баш авыртуы да үзеннән-үзе юкка чыкты. Ашарга әзерлисе булмагач, вакыт та күп кала икән. Гәрчә ирем белән ике улым гадәти тукланучылар, һәм аларга көн дә ризык әзерләми калмасам да.  Алар өчен әллә нәрсәләр пешерсәм дә, ул ризыкны авыз итеп карау теләгем юк.

Ләкин бар да шома гына барды, дисәм, дөрес булмас. Чи ризыкка күчеп ел ярым үтүгә, кисәк кенә ябыга башладым. Ләкин ни хикмәт, көчем әүвәлгечә күп иде. Шулай да кирәгеннән артык ябыгу мине хафага салды. Димәк, организмда нәрсәдер көйле түгел. Арыклыкны бетерү өчен рационыма «үле» ризык –  кибет каймагы өстәп карарга булдым. Мин ашый торган күп кенә чи ризыклар белән дә яхшы яраша ул. Рационга каймак кушканнан соң, авырлыгым нормальләште.

Хәзер болай туклана башлавыма биш елдан артты. Шактый тәҗрибә тупладым, баштарак нинди хаталар ясаганымны да күрәм. Ул хаталарны мин генә түгел, шушы системаны сайлаган күпләр ясый. Чи ризык белән тукланучыларның күбесе чынлап та фәкать чи ризык белән генә туклану яклы, шулай гына дөрес була дип уйлыйлар.
Төрлечә экспериментлар ясаганнан соң, үзем өчен чи ризык белән туклануның дөрес вариантын таба алдым. Моны организмым үзе сиздерде. Соңрак дөрес юлда булуымны күп еллардан бирле шушы системаны өйрәнгән Максим Садовник хезмәтләреннән дә укып белдем.
Ул өч төрле туклану төре бар ди. Беренчесе – сәламәтләндерә торган. Болар, әлбәттә, чи ризыклар. Алар организмны гади генә чирләрдән түгел, аллергия, диабет, хәтта яман шеш кебек, дәвага бирешми дип саналганнарыннан да дәвалый.
Икенче төре –  «төзелеш материалы» булган ризыклар куллану. Өченчесе исә – ләззәт бирүче ризыклар. Боларга төрле баллы тәм-том, шоколадлар керә. Аларны авыз иткәч, организмда шатлык хисе барлыкка килә. Кисәк кенә баллыдан баш тарту бик кыен. Озак еллар буена чи ризык белән генә тукланучыларны гел күзәтәм. Алар сәламәт тә, көчләре дә ташып тора, ләкин күзләре бик боек, кайчак хәтта усал да. Чөнки алар үз-үзләрен мәхрүм иткән шушы кечкенә генә ләззәтне башка бернәрсә белән дә алыштыра алмый. Моны аңлау тиз генә килми әле. Кешенең, аңышмастан, башта үзенә, аннары башкаларга ачуы килә.
Икенче төргә – «төзелеш материалы»на керүчеләр – үле ризыклар. Сезнең чи ризык белән генә тукланучыларны күргәнегез бармы икән? Әйе, алар сәламәт, җиңел, ләкин шулкадәр арыклар. Болар барысын да дөрес эшлибез дип уйлый, хәтта үз тәҗрибәләрен уртаклашып, семинарлар да уздыра әле.  Тик бу мәгълүмат тәҗрибәсезләрне ялгыш юнәлешкә алып кереп китә.

Дөрес тукланмаганда, организм үзенә яшәү өчен бирелгән функцияләрен башкара алмый. Мәсәлән, хатын-кызлар авырга узмый, сөяк составы үзгәрә. Организм бөтен эчке резервларын сарыф итеп бетергәч, үзен-үзе ашый башлый. Моның сәбәбе билгеле – кеше әлегә бу этапта «үле ризык»тан башка гына яши алмый. «Үле ризык» организмга «төзелеш материалы» булып хезмәт итә. Әйе, ул аны чүпли, күзәнәкләрен тыгылдыра, ләкин әлегә нәкъ менә ул гына  организмда фундамент ролен башкара. Организмның күзәнәкләре «үле», авыр ризыкны резервка туплый. Күп күләмдә кулланганда, мондый ризык кешене симертә, чирләр кузгата. Ләкин бер дә ансыз гына булмый. Кешегә яшәү өчен күп ашарга кирәкми. Барысы да дөрес микъдарда булырга тиеш.
Һәр кеше үз үсеш этабын кичерә, һәркемнең үз теләге, үз кичерешләре. Үзең чи ризык белән тукланам дип кенә башкаларны да шушыңа өндәргә ярамый. Ә менә бу хакта дөрес мәгълүмат бирү – анысы инде башка эш.
Чи ризык белән генә тукланырга әзер булмаганнар да организмны чистарту, сәламәтләндерү өчен бер-ике ай шушылай туклана ала. Үзеңне җиңел итеп тою өчен шушы вакыт аралыгы да җитә. Ошап китсә, тагын да дәвам итә аласыз.
Үземнең көндәлек рационга килгәндә, ул бик тә гади. Баштарак уылган чи кишер, чөгендер, банан, көнбагыш һәм чикләвектән тора иде ул. Банан тамакны шәп туйдыра. Ә чикләвек һәм көнбагыш төше – аксым чыганагы.

Хәзер мин көн дә бертөсле тукланам, чөнки ниндидер тәмнәргә тартылу инде бөтенләй бетте. Көн саен җиләк-җимеш, алма, груша ише әйберләр ашыйм. Аш һәм ботка урынына помидор, кыяр кулланам. Кайчак бик сирәк кенә пешкән дөге дә булгалый. Чөнки, әйткәнемчә, организмга «төзелеш материалы» да кирәк. Чи яшелчә, чи җиләк-җимеш ашагач, алай күп эчәсе дә килми. Карлыган, чия яфракларыннан чәй пешереп эчәргә бик яратам. Ләкин күбесенчә чиста су эчәм.
Минем чи ризыклар белән генә туклануымны белгән кешеләр, бик гаҗәпләнә. «Алай яшәп буламыни? Бәрәңгесез ничек торасың?» – диләр. Дөрестән дә, мин итсез дә, башка ризыкларсыз да торырга тиз өйрәндем, ә менә бәрәңгедән баш тарту кыенрак булды. Тора-бара күнектем, хәзер бу ризыкларның берсенә дә исем китми.        

«Сәламәтлек матрицасы» дигән төшенчә бар. Табигатьне, үз организмыбызны берни белми дип уйлап, без ялгышабыз. Организм үз-үзен терелтә дә, яшәртә дә ала, аңа комачауламаска гына кирәк. Ә  бүгенге туклану системасы белән без аңа ярдәм итмибез, аяк кына чалабыз. «Үле» ризыктан организм үзенә кирәкле витаминнарны, микроэлементларны ала алмый. Күзәнәккә үз-үзен саклар өчен болар шулкадәр дә кирәк югыйсә.
Чи ризык белән тукланучылар хәзер көннән-көн арта. Күпләр мода итеп тә иярә. Ләкин мода өчен генә дип болай озак тукланып булмый. Кеше шушы системаны аңлы рәвештә кабул итәргә тиеш».                                                                     

 

Юлия КИСЕЛКОВА 

Югары категорияле табиб-диетолог
Кешенең организмы уникаль. Ул теләсә нинди ризыкка көйләнә ала. Алыйк вегетарианнарны, алар ит ашамый, ләкин үзләрен яхшы хис итәләр бит. 

Шулай да мин, табиб һәм традицион медицина вәкиле буларак, кеше катнаш тукланырга тиеш дип саныйм. Көндәлек рационыбызда  яшелчәсе дә, чи азык та, шулай ук терлектән генә алына торган продуктлар да булырга тиеш. Һәр ризыкның үз файдасы. Ит белән балыкта аминокислоталар, аксымнар – организмга бик кирәкле «төзелеш материалы» бар. Бер генә үсемлек тә мондый төр аксым белән тәэмин итә алмый.  Терлек майларын куллануны чикләргә дисәк тә, безгә анысы да кирәк. Әлбәттә, процент нисбәтен саклау мөһим. Рациондагы майларның  бер өлеше – терлектән алына торган, бер өлеше үсемлек мае булырга тиеш. 

Бөтен кешегә дә чи азык белән генә ризыкланып яшәү килешми. Ашказанында яки эчәклектә җәрәхәт, ашказаны асты бизе ялкынсынуы – панкреатит, шикәр чире бар икән, бу рәвешле тукланырга гомумән дә ярамый, чөнки чи яшелчәләр,  нигездә, тупас клетчаткадан гыйбарәт.

Мондый төр туклану балаларга да туры килми. Аларның организмы аксым – «төзелеш материалы»н күп таләп итә. Аны үсемлекләрдән генә җитәрлек күләмдә алып булмый. Шулай ук авырлы һәм бала имезүче ханымнарга да бу рәвешле туклану зыянлы. Пешерелмәгән ризыкларны кулланганда паразитлар эләктерү куркынычы да бар. Бигрәк тә каклаган ит, балык, кайнамаган сөт ише ризыклар хәтәр.

Сүз дә юк, чи яшелчә, җиләк-җимеш белән туклануның файдасы бик күп. Мондый ризыкта холестерин юк. Димәк, күзәнәкләр, кан тамырлары тыгылмый, киләчәктә инсульт һәм инфаркт янамый. Болай тукланучылар артык авырлыктан да интекми. Һәм бу күп кенә чирләрдән  профилактика да булып тора. Мәсәлән, диабеттан, хәтта яман шештән дә. Ә бит күп чирләр майлы ризыкны, камыр ашларын чамадан тыш кулланганнан килеп чыга.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                            
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар