Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Софья Гобәйдуллина: «Үз юлым белән барам...»

 «Казанда яшәгән елларның иң истәлекле вакыйгалары хакында сорыйсыз. Ачлык. Мин ачлыкны яхшы хәтерлим. 1939 елдан кала... Ул елны алмалар бик күп булды. Һәм сөт...»


«Тормышта көч бирүче чыганагым – ялгызлыктыр, мөгаен. Миңа күп вакытны ялгызым кырда, урманда, табигатьтә уздырырга кирәк. Мине шул гына тота. Бу – метафора түгел. Тоемлап кына була торган ниндидер бер энергия миңа шундый шартларда гына килә», – ди дөньякүләм танылган, дистәләгән исемнәргә, дәрәҗәгә, шул исәптән, «Сөембикә беләзеге»нә лаек ватандашыбыз София Гобәйдулина. 

Бөек композитор София Гобәйдулина – солистлар, хорлар, оркестр, инструменталь ансамбльләр өчен йөздәдән артык әсәр авторы, кино һәм мультфильмнар өчен музыка язучы. РСФСРның аткзанган сәнгать эшлек-лесе, 24 тапкыр төрле премияләр лауреаты, ике «Дуслык» ордены, Гете медаленә ия шәхес (бу медаль белән Чарльз Дарвин, Джузеппе Верди, Роберт Кох, Альберт Эйнш-тейн, Рихард Штраус бүләкләнгән). Аның әсәрләрен Россиянең һәм чит илнең иң танылган башкаручылары яңгырата. «Тыелган» композиторлар исемлегенә кертел-гән елларны да язмышның бормалы юлларында югалып калмыйча, үз исемен дөньяга танытырлык көч тапкан шәхес ул. Каян килгән шулкадәр көч, ныклык, уңыш, сәләт?! Тамырлардан, һичшиксез... Тирән җәелгән нык тамырлардан гына иң күркәм агачлар үсеп чыга!

90 еллык гомере дәверендә гениаль музыкант София Әсгать кызы турында бик күп язылды. Әйе, дөньякүләм танылган шәхесне юбилейга бәйләп кенә түгел, даими рәвештә искә алып торырлык вакыйгалары күп булган тормышында: күтәрелү, хәтта тыелу заманнары, чит илгә китеп, яңа яссылыкта популярлыкның биегрәк баскычына менүе, исемен таныту... Ләкин мондый биеклектәге шәхеснең нәсел агачы тамырлары кая барып тоташканы бик аз кешегә мәгълүм. Юкса халкыбыз тарихында тирән эз калдырган династияләр, нәселләр арасында бертуган Рәмиевләр, Хөсәеновлар, Акчуриннар, Апанаевлар белән беррәттән, София ханымның бабалары – Гобәйдуллиннар династиясе дә лаеклы урын алып тора.

«Минем апам һәм аның кызы хәзер безнең нәселне барлау белән шөгыльләнәләр. Мин – мулла оныгы. Бабам мин туганчы вафат булу сәбәпле, аны күрмәдем. Ләкин аның алдынгы карашлы мөселман булганын беләм. Ул хәтта танылган рус дәүләт эшлеклесе Сергей Витте белән дә аралашкан. Үзенең улын – минем әтине мәктәпкә укырга биргән, фән, техника юнәлеше буенча белемле итәргә тырышкан», – дип искә ала София ханым бу хакта.

Бәйрәкә авылы Казан губерниясенең көньяк-көнчыгышында 1580 елларда барлыкка килә. Нәсел башы Ибраһим хәзрәткә барып тоташа. Ул Бәйрәкә авылында мәдрәсә ача, анда хәзрәтнең улы Гобәйдулла укыта башлый. 29 ел дәвамында белем биргәннән соң, Гобәйдулланың эшен улы Габделгали дәвам итә. 60 еллык хезмәт юлында меңләгән укучы-шәкертләргә белем бирә ул. Габделвәли хәзрәт үлгәннән соң, улы Мәсгуд Гобәйдуллин Бәйрәкә авылының имамы һәм мәдрәсәдә мөдәррис итеп билгеләнә. Аңа кадәр Мәсгуд Чистай мәдрәсәсендә белем алып, аннары Бохарада укып кайта.

Бохарада укыган вакытта Мәсгуд хәрби хезмәткә алына. Татар һәм рус телләреннән кала, тагын кайбер шәрык телләре белү сәбәпле, Туркестан генерал-губернаторының тылмач вазыйфасын да башкара. Хәрби хезмәт Мәсгудтән яңача фикер йөртә торган алдынгы карашлы кеше тәрбияли.

Бәйрәкәдә имам итеп билгеләнгәннән соң, Мәсгуд Гобәйдуллин конфессиональ мәдрәсәдән яңа метод белән белем бирүче җәдидче мәдрәсә булдыру буенча үзгәртеп корулар башлый. Яңа фәннәр буенча белем бирелә, санитария һәм гигиена таләпләренә җавап бирүче, кирпечтән мәдрәсәнең яңа биналары төзелә. Шулай ук тирә-якта барлыкка килүче күпсанлы яңа татар мәктәпләре өчен укытучы кадрларны әзерләү курслары булдырыла. Шушы вакыттан башлап авылның иҗтимагый һәм икътисадый тормышы өчен заманына күрә колачлы үзгәрешләр кертелә.

Мәсгуд Гобәйдуллин абыйлары, шулай ук указлы муллалар белән «Прогрессист мөселманнар оешмасы» булдыралар. Әлеге оешма Бәйрәкә тормышына гына түгел, Бөгелмә һәм тагын берничә өяз тормышына да уңай йогынты ясый. «Гобәйдия» мәдрәсәсе каршында рус класслары, һөнәрчелек мәктәбе, китапханә ачыла. Ул – «Мөхәммәдия»дән кала, икенче урынны алып торучы танылган мәдрәсә булып оеша. Гобәйдуллиннар ярдәме белән Бәйрәкә авылы гасырдан артык вакыт дәвамында төбәкнең рухи үзәге булып тора. Ул, дини агарту эшләре белән генә шөгыльләнмичә, чит ил авыл хуҗалыгы машиналары сату белән дә эш иткән.

Бабалары Мәсгуд Гобәйдуллин турында София Гобәйдулина белән апасы Ида 90 нчы елларда гына беләләр. Сәбәбе аңлашыла... Күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе Мәсгуд Гобәйдуллин үлгәннән соң, аның гаиләсенә – хатыны һәм өч баласына Арал диңгезе буенда сөргендә яшәргә туры килә...

София Әсгать кызы: «Үземнең Гобәйдуллиннар нәселе дәвамчысы булуымны белеп тору минем өчен бик мөһим. Психологик яктан бик мөһим», – ди. Әлеге сүзләр дөньякүләм танылган композиторны тагын да бөегрәк итеп күрсәтә сыман. Ерак бабалары кебек, ул да алдынгы фикер йөртүче бөек нәселнең зыялы, зәвыклы бер кызы: «Мин гомер буе шул бер үк җырны иҗат итәм кебек... Бу – бертуктаусыз процесс. Кырга чыксам, мин һәр агачның, һәр куакның, һәр чәчәкнең, һәр җан иясенең аһәңен ишетәм сыман. Үземнең аһәңне дә ишетәм. Әнә шул үзеңне, дөньяны ишетергә теләп, нидер тудырырга тырышу өчен үз күзаллавыма кереп китәм. Мин һәрвакыт җанымның иң тирән почмакларына, төбенә төшәргә тырышам. Башка беркемнекенә дә түгел, нәкъ менә үземнекенә. Композитор Дмитрий Шостаковичның теләге минем өчен бик мөһим иде. «Һәрвакыт үзең булып, «дөрес булмаган» үз юлың белән бар», – диде ул миңа. Беркем дә үз җаным тирәнлегенә төшүгә комачауламаска тиеш: җәмәгать-челек тә, дуслар да, күршеләр дә, укытучылар да». Гениаль композиторның гасырлар аша буыннанбуынга күчеп килгән бу фикеренә кайчандыр аның бабасы Мәсгуд Гобәйдуллин да тугры булып яшәгән. Үз заманының барлык чикләүләренә, тотрыклы законнарына каршы килеп, үз кулы, үз зиһене, алдынгы карашы белән башка дөнья, башка тормыш барлыкка китергән шәхес булган ул. Башкалар өчен дөрес тоелмаган юлы белән баручы шәхес...


София ГобӘйдулина истәлекләреннән:

 «Минем әтием – татар, әнием – рус кызы. Араларын бернәрсә белән дә аерып булмаслык нык пар иде алар. Бу – гомерлек мәхәббәт үрнәге».

 «Казанда яшәгән елларның иң истәлекле вакыйгалары хакында сорыйсыз. Ачлык. Мин ачлыкны яхшы хәтерлим. 1939 елдан кала... Ул елны алмалар бик күп булды. Һәм сөт... Бернинди авырлыкларга карамастан, без сеңлем белән музыка мәктәбендә укуны дәвам иттек. Рухи тормыш көндәлек мәшәкатьләрдән өстенрәк иде. Мин тулысынча үземне музыка сәнгатен өйрәнүгә юнәлттем...»

 «Казанда яшәгәндә китапханәгә йөрергә ярата идем. Әле дә хәтерлим: ул Чернышевский урамында урнашкан иде. Анда китапларны көне буе укып утырырга рөхсәт итәләр иде. Тагын Кремльдә урнашкан Сөембикә манарасы күңелемә бик якын. Кремль диварларының өс-теннән йөрергә була иде минем балачакта». 

 «Бәләкәй чактан биергә яраттым. Әнә шул биюгә карата мәхәббәт мине музыкага алып килде дә инде. Без яшәгән Тельман урамы ишегалдында шизофрения белән авыручы малай да яши иде. Ул искиткеч итеп гармунда уйный! Шунда, ишегалдында, концерт оештырабыз: шул малай гармунда уйный, мин биим. Мине музыка укытучысы күреп алган. Аның чакыруы буенча, апа белән мине музыка мәктәбенә алып килделәр». Софиянең апасы Ида ул көнне болай искә ала: «Тыңлатып карар өчен безне музыка мәктәбе директорына алып керделәр. Мине ул ошатты. Ә Софияне алырга теләмәде, үссен бераз, диде. София, дирек-торның чалбарына ябышып, аны да алуларын үтенде... Аннары әти безгә «Слесарь» роялен алып бирде. Бу – безнең өчен искиткеч вакыйга булды».

 «Мин яшәгән йортка реставрация ясаучылар табылганга бик куандым. Мин анда үземне, дөньяны, күкне беренче тапкыр ишеттем. Шул тыйнак кына йортта үз талантларын, музыкальлекләрен күрсәтергә җыелган кешеләр өчен сөенәм. Минем йорттан Заманча музыка үзәге ясаган кешеләргә чиксез рәхмәтлемен». 

 «2001 ел башында мине күрергә дип, Казанның ул вакыттагы мэры Камил Исхаков Германиягә килде. Аның күңелендә Казанга карата никадәр чиксез мәхәббәт барын күреп сокландым. Казан ул вакытта чәчәк ата башлаган иде генә әле. Камил әфәнде шуның белән бик горурланды. Соңрак, мин Казанга килгәч, ул мине кичке Казан буйлап йөртте. Төрле утларга күмелгән шәһәр әкияттәге кебек ачылды миңа. Аның белән очрашуым әле дә күңелемнең кыйммәтле истәлеге булып саклана».


Материаллар һәм фотолар өчен София Гобәйдулинаның Заманча музыка үзәгенә рәхмәтебезне белдерәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар