Тормыш кыйммәтләре
Һәрнәрсәдә гамебез бар!
Дөньяда яшим дип яшәгән һәр хатын-кыз бала үстерергә, җир шарының киләчәген ышанычлырак итәргә, терәген ныгытырга омтыла. Белмим, бу Ходай тарафыннан хатын-кызның табигатенә салынадырмы, әллә тормыш дигәнең үзе өйрәтәдерме — ул кадәресенә акылым ирешми, әмма Ана дигән затның бу дөньяда һәрнәрсәдә гаме бар.
Бик борынгы заманнарда, әле төрки бабаларыбыз күчмә кабиләләр булып көн иткәндә, кабилә башлыклары — ир-атлар табыш, мал бүлгәндә бәхәсләшеп, сугышып киткәндә аналар кан коюны булдырмас өчен башларындагы ак яулыкларын йолкып алып мәйдан уртасына — бер-берсен өзгәләргә әзер торган ирләрнең аяк астына ташлаганнар. Гайрәтләнгән сугыш чукмарлары аналарның ак яулыгына кан тамызырга җөрьәт итмәгән. Әнә шулай ана йөрәге кабиләне көчсезләнүдән, башкаларга корбан булудан саклаган, нәселне дәвам иткән.
Безнең заман, борынгы бабаларыбызныкына караганда, мең мәртәбә хәтәррәк. Зиһене томаланган шовинистларны, көфер идеалларга җан саткан фанатларны, акылсыз “акыллыларны”, бәгырьсез дөнья хуҗаларын акылларына китерү өчен ак яулыклар гына җитми бүген. Аналар кан тамган яралы бәгырьләрен учлап корал ясаучылар, сугыш чыгаручылар белән сөйләшә, кайнар башлар төзегән сәясәткә кереп китеп хаклык эзли, гакыллы юл күрсәтергә тырыша. Акыл машиналары кеше зиһенен узып киткән чорда яшәп тә ничәмә-ничә сугыш күрдек бит. Шул сугышлардан кояшны каплаган кара төтенне куып тарату да безгәме? Сугышта гаскәрнең чамасыз кырылуына кайгырып килгән яраннарын Петр патша кайчандыр: “Борчылмагыз, хатыннарның корсагы зур, балаларны күп табарлар”, — дип, кире борган. Акылсыз патшалар ялгышын гомер-гомергә аналар мәхәббәте, аналар бырлыгы төзәтә килә. Төзәлмәслек яраларны ямаучылар да үзебез бит. Ләхетләрне кочып елап та, шәһит киткәннәр рухына догалар кылып та арыдык бит инде. Гомерләр үтеп китәр ул. Бәгырьләр бөтен булу кирәк. Җир йөзенә күбрәк тормыш тудырып калырга, мәхәббәтебез белән бүлешергә иде. Шунсыз дөнья сансыз булыр бит, шунсыз дөнья ямьсез булыр...
Нәзирә ГАНИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк