Логотип
Тормыш кыйммәтләре

«Рәхмәт сиңа!..»

Һәр уңышлы узган операциядән соң яшь хирург Илмаз этләр приютына килеп, карт эт янында сүзсез генә утыра. Бу гадәтен инде бөтен хезмәттәшләре белә, әмма аның сәбәбен беркем дә аңламый иде.

Һәр операциядән соң яшь хирург кичен, дежур калмаган көннәрдә, тагын бер кат пациенты янына керә, аның хәлен белешә, хезмәттәшләренең котлауларын тыйнак кына кабул итә дә машинасына ашыга. Ул шәһәр читендәге хайваннар приютына юл тота.

– Минем үз талисманым бар, – дип сөйләгән иде Илмаз бервакыт эт турында. Әмма аның белән ничек танышулары турында сорагач, ул җавап бирүдән качты.

Ә приютта, иң читтәге вольерда, инде картаеп, көч-хәл белән генә йөргән Байкал кушаматлы эт аны көтә иде. Юк, инде алар уйнамый. Эт тә Илмазны сикерә-сикерә каршы алмый. Егет эт янына иелә дә озак кына аның башыннан сыйпап утыра. Байкал бу вакытта күзләрен йомып ята. Аның инде койрыгын селкетерлек тә хәле юк. Алар шулай тыныч кына янәшә утыралар. Илмаз Байкалны үзенә алыр иде дә, фатир хуҗасы рөхсәт итми. Аннан, көне буе хастаханәдән чыга алмаган яшь хирург этне тиешенчә тәрбияли дә алмас иде. Шуңа күрә ул приют волонтёрларына Байкалга аерым игътибар бирсеннәр өчен акча түли, кирәкле даруларын алып килә. Илмаз аңлый: Байкалның соңгы көннәре калып бара. Кайчандыр үзен коткарган этнең гомерен ул саклап кала алмый. Бу уйдан ул үзен гаепле дә хис итә иде. Илмаз килә дә, әнә шулай, аның башыннан сыйпап утыра. Аннары акрын гына:

– Рәхмәт сиңа… – дип әйтә дә кайтып китә.

«Бу безнең соңгы күрешү булса...», – дигән уйдан аның күзләре яшьләнә. Приют хезмәткәрләре бу сәер егетнең гадәтенә инде күптән күнеккән иде, әмма аның эткә ни өчен рәхмәт әйтүен генә беркем дә аңламады.

Хастаханәгә эшкә килгән яшь шәфкать туташына Илмаз башка коллегаларына караганда башкачарак карый иде. Аның янында ул салкын хирургтан җылы бер ир-атка әйләнә. Кыз да моны сизә иде. Килгән көнне үк ишеткән хирург белән эт турындагы вакыйга аңа тынгылык бирмәде. Хезмәттәшләре хирургның серен ачмавын әйтсә дә, ул барыбер сорап карарга булды.

– Илмаз Гәрәевич... Гафу итегез, һәр уңышлы операциягездән соң приютка бер эт янына йөрүегезне сөйләделәр. Нинди эт ул? Сезне приюттагы ул эт белән нәрсә бәйли?

Илмаз кызның күзләренә озак кына эндәшми карап утырды. Аннары моңа кадәр бер хезмәттәшенә дә сөйләмәгән балачак вакыйгасын сөйләде.

Илмазга ул вакытта унбер-унике яшьләр тирәсе иде. Март ае урталары. Тиздән боз китәсе вакытлар. Әти-әнисе: « Бозга бүтән кермә», – дип кат-кат кисәтсәләр дә, Илмаз дуслары белән соңгы тапкыр бозда шуып калырга сөйләшкән иде.Ул көнне ул урамга иртәрәк чыкты. Башкаларны көтеп тормаска, барып шуа торырга булды. Ләкин бозга керүгә үк аяк астында бозның шарт-шорт килүен ишетте. Чыгарга гына борылган иде, боз ярылып та китте. Салкын су аның тәнен шундук көйдереп алды. Илмаз кычкыра башлады, әмма якында бер кеше дә күренмәде. Ул боз өстенә сузылып ятарга тырышты, ләкин боз тагын ватылды. Малай кычкырды да кычкырды. Шунда яр буенда бер эт пәйда булды һәм өрергә тотынды. Ул өрә-өрә кешеләр йөри торган җиргә таба чапты. Берничә минуттан Илмаз эт артыннан бер ир-атның килүен күрде. 

– Менә нәрсәгә борчыласың икән син! Хуҗаң бәлагә тарыдымы? – дип сөйләнә-сөйләнә, Илмазга агач ботагы сузды.

Эт тавышына башка кешеләр дә җыела башлады. Малайны күтәреп диярлек өенә алып кайттылар.

– Дустыңның иң шәбен сайлагансың син, егет. Сине коткарыр өчен ниләр генә эшләмәде бу эт! Чабуымнан эләктереп сөйрәргә кереште бит, – дип сөйләде аңа коткаручы ир-ат. 

Илмаз шулкадәр курыккан иде ки, хәтта этнең үзенеке булмавын, күпме теләсә дә эт асрарга әти-әнисенең каршы килүен дә әйтә алмады. Ул артына борылып, эткә генә күз төшерде. Бер колагы яртылаш ак, кара борынлы кара этне ул беренче тапкыр күрә иде. Илмазны ул көнне туп-туры хастаханәгә алып киттеләр. Үпкәләренә, бөерләренә салкын тигән малайны анда бик озак дәваладылар.

– Суда тагын берничә минут торган булса, без инде бернәрсә дә эшли алмас идек. Аякларын көзән җыерып, улыгыз су төбенә үк төшеп киткән булыр иде, – диделәр табиблар.

Янына килгән әти-әнисеннән Илмаз һаман үзен үлемнән алып калган эт турында сорады.

– Этне таптыгызмы? Кайда ул? – дип сорашты ул аларны күргән саен.

Әмма әти-әнисе бер сүз әйтә алмады. Сораштырып карадылар каравын, әмма сул колагы ак булган андый этне күрше-тирәдә беркем дә белми иде. Шәһәр читендә яшәгән әти-әнисе бөтен бистәне әйләнеп, эт эзләп йөри алмый бит инде. Илмаз хастаханәдән чыккач та этне эзләде. Кыш көне бистәгә килеп, җәй җиткәч югала торган хуҗасыз этләр төркемен дә эзләп карады, әмма үзен коткарган этне таба алмады. Аннары ямьле җәй, яңа мәктәп, яңа сыйныфташлар аны үз дулкынына бөтереп алды.

Еллар узды. Илмаз мәктәпне тәмамлаганда, аның алдында нинди һөнәр сайларга дигән сорау юк иде инде. Ул кем булачагын алты ел элек үк күңеленә салып куйган иде. Табиб булачак ул. Кешеләрне коткарачак. Шулай итеп, егет медицина университетына укырга керде. Илмаз үзен коткарган этне беркайчан да онытмады. Урамда хуҗасыз этләр күрсә, туктап, читтән генә күзәтә иде. «Сул колагы ак булган кара эт күренмиме икән?» – дип уйлый иде ул.

Университетны тәмамлап, хастаханәдә эшли башлаган көннәрнең берсендә ул эштән чыгуга хастаханә янындагы кибеткә юнәлде. Шунда баскыч төбендә яткан эткә күзе төште. Илмаз туктап калды. Сул колагы ак булган кара эт! Шактый картайган, таушалган иде ул. Егет эт янына барып чүгәләде.

– Син минем коткаручым түгелме соң? – диде ул.

Эт күзләрен тутырып Илмазга карады да башын аның кулына салды. Эт аны да таныган иде. Илмаз бар дөньясын онытты. Ул этне күтәреп машинасына салды да ветеринария клиникасына китте. Анда ветеринар этне яхшылап караганнан соң, аның шактый картайганын һәм төрле инфекцияләре барлыгын әйтте. Элек эт Илмазның гомере өчен көрәшкән булса, хәзер егет этнең гомерен озайту өчен көрәшә башлады. Өенә алып кайтып юындырды. Көн саен клиникага алып барып, тиешле дәвалау чараларын үткәртте. Әмма фатир хуҗасы этнең өйдә яшәвен белгәч, ризасызлыгын белдерде. Илмазга кичекмәстән Байкалга башка урын эзләргә туры килде. (Эткә ул Байкал дип күптән исем кушып куйган иде.) Әти-әнисен дә борчыйсы килмәде – алар инде үзләре дә өлкәннәр иде. «Иң яхшысы – приют», – дип уйлады ул. Шәһәр буйлап приют эзләде. Кайсысы ошамады, кайсысы этне алырга теләмәде. Ләкин бик нык теләсәң, юлы да табыла икән. Ниһаять, хастаханәдән ерак түгел генә урнашкан этләр приютына Байкалны урнаштырды. Дустына аерым карау булсын өчен акчасын кызганмады, даруларын да алып торды. Һәм аның янына һәрвакыт килеп йөрергә сүз бирде. Шул көннән бирле, операцияләре уңышлы узган саен, Илмаз эткә рәхмәтен әйтергә приютка бара иде. 

Чөнки балачагында Байкал аны коткармаган булса, ул бүген кешеләргә дә ярдәм итә алмас иде. Шуңа күрә Байкалга ул гомер буе рәхмәтле иде. Әлеге тарихны Илмаз сөйләп бетергәндә, яшь шәфкать туташының күзләреннән яшь ага иде.

– Әйдәгез, икенче юлы мин дә сезнең белән барам, – диде кыз.

Илмаз елмаеп башын какты. Байкалга әле ул булачак хатынын да күрсәтергә өлгерәчәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар