«Менә балалар үсеп җиткәч», «Башта ябыгам», «Соңыннан»... Идеаль шартлар булганны яки берәр сәбәп килеп чыкканны көтеп, без теләк-хыялларны еллар буена кичектереп яши алабыз. Ләкин бу вакытта тормыш тукталып тормый, еллар ага. Ә идеаль шартлар тумый да тумый, кулай сәбәп килеп чыкмый да чыкмый...
Хыяллар шулай хыял килеш кала, теләкләр күңел төпкелендә тын гына пыскып яши. Бу халәтнең хәтта үз атамасы да бар – «кичектерелгән тормыш синдромы» – «синдром отложенной жизни» диләр аны. Ягъни, паузага куелган тормыш.
Кичектерелгән тормыш синдромы ул – психологик феномен, билгеле бер уйлау һәм фикерләү моделе аркасында без әлегә чын-чынлап яшәмибез, ләкин менә тиздән чын-чынлап яши башлыйбыз дип фикер йөртәбез. Ә бүгенге көнебез – аңа әзерлек кенә.
Беренчесе – «хәлиткеч мизгел»не көтү. Безнең аңыбызда билгеле бер «хәлиткеч мизгелне» көтү бар. Бары шул мизгел җитсә генә теләкләребез һәм хыялларыбыз чынга аша башларга мөмкин. Ничегрәк яңгырый соң ул «хәлиткеч мизгел»?
Яңа киемнәрне ябыккач алам. Әлегә шушылары да ярап торыр.
Яңа эшкә урнашкач, үз-үземне карый башлыйм.
Башта егет табарга кирәк, аннары кафеларга йөри башлыйм.
Чын эксперт булып беткәч, үземнең блогымны башлап җибәрәм.
Менә шушы «хәлиткеч мизгел» җитми торып, бүгенге тормыш каралама булып тоела.
Икенчесе – үз-үзеңне чикләү. Безнең аңыбызда теге «хәлиткеч мизгел» җитми торып, үзең теләгәнчә яши башлау мөмкин түгел дигән ялгыш фикер яши. Югыйсә баш эчендәге сценарий бозылачак, һәм бу дөрес түгел. Шул сәбәпле, без үзебезне хәтта иң кечкенә генә хыяллардан да мәхрүм итәбез. Ул ничегрәк яңгырыймы?
Бу савыт-сабаларны яңа өйгә күчкәч кенә тота башлыйм.
Бу матур күлмәкне әлегә кимим, ябыккач киярмен.
Әлегә фотоларны беркемгә дә күрсәтмим, тиешенчә ябыккач кына күрсәтермен, йә күз тидерерләр дә, ябыгудан туктармын...
Өченчесе – хисләнеп сатып алу. Эчке тыюларга да карамастан, аның капма-каршы варианты да булырга мөмкин. Ул – берәр әйберне хисләнеп китеп сатып алу һәм бу әйберне тотарга кызганып яшәү. Үзебезнең күңелдәге «чын тормыш»ны якынайту өчен, аны бераз тою, аңа кагылу өчен, без хисләнеп китеп әйберләр сатып алабыз һәм аларны кулланырга куркып яшибез. Мәсәлән, бүген безгә размеры туры килми торган күлмәк сатып алабыз да, аны шкафка элеп куеп, шушы күлмәкне киеп йөрер көннәребез турында хыялланып яши бирәбез. Яисә өйне бизәр өчен декор сатып алып, аны да яңа өйне булдырганчыга кадәр тартмада саклыйбыз. Шулай айлар, еллар узарга мөмкин. Ә без саклыйбыз һәм хыялланабыз...
Дүртенчесе – билгесезлектә яшәү. «Кичектерелгән тормыш» синдромы белән уйлап планлаштыруның нинди аермасы бар соң, диярсез. Ә чынлыкта аерма бик зур. Планлаштырганда без ниндидер вакыт аралыгын билгелибез, ә «тормышны кичектергәндә» вакыт чикләре юк. Теге «хәлиткеч мизгел»нең кайчан җитәсен беркем дә әйтә алмый. Ул бөтенләй дә җитмәскә мөмкн, ә без һаман көтәбез.
Менә шулай булса...
Менә шунда барсам...
Менә шуны эшли алсам...
Бишенчесе – гамәлсезлек. Уйлап планлаштыру белән «кичектерелгән тормыш»ның тагын бер аермасы – гамәлсезлек. Беренчесе – без бары хыялланабыз гына, моның өчен берни дә эшләмибез. Безнең фантазияләр ниндидер кеше, ниндидер эш, вакыйгалар белән бәйле.
Яраткан кешемне очраткач, тормышым үзгәрәчәк... (Ә аның кайчан очрыйсы бары бер Аллаһка гына билгеле.)
Аның әле яшерен гамәлсезлек дигәне дә бар. Беренче карашка, хыялларны чынга ашырыр өчен без нәрсәдер эшлибез дә кебек. Ләкин күп очракта болар бары теориядә генә кала, практикага күчәр өчен әлеге дә баягы «хәлиткеч мизгел» көтелә.
Алтынчы билгесе – үз-үзеңне гаепләү һәм хаталанудан курку. Көтү озаккарак сузылган саен, хыяллар да әһәмиятлерәк һәм грандиозрак булып тоела. Бу – вакытны бушка уздырган өчен үзенә күрә бер компенсация.
Мин инде шундый озак көттем, димәк, барысы да идеаль булырга тиеш.
Миңа әле тагын бераз шомарырга, иң профессиональ дәрәҗәгә җитәргә кирәк, шуннан соң үземнең эшләремне күрсәтә башлый алам.
Нәтиҗәдә, үз-үзеңә һәм «хыялдагы тормышка» карата булган таләпләр арта гына. Ә моннан икенче бер проблема калкып чыга – үз-үзеңне гаепләү, килеп чыкмас дигән курку, вакытны бушка уздырган өчен оялу. Шушы курку хыялларга тагын аяк чала.
Инде кайчаннан бирле хыялланам, башта ук нәрсәдер эшләсәм, күптән бу хыялыма ирешкән була идем.
Шуның кадәр хыялланып та, бернәрсә дә килеп чыкмаса?
Җиденче билгесе – бүгенге тормыш канәгатьләнү бирми, ә аны үзгәртергә тәвәккәллек җитми. Әгәр без үз тормышыбызда үз теләкләребезне чынга ашырып яшәмибез икән, ул тормыш башкаларның теләкләре белән шыплап тулачак. Үз тормышыбыз белән түгел, башка кешенең тормышы белән яшәвебезне бик соң аңларга мөмкинбез.
Мин бит башка эштә эшләргә хыялландым. Җай килеп чыкканчы гына бу эштә эшләп торам дигән идем.
Бу бары вакытлыча гына. Менә көне килеп җитәр әле...
«Кичектерелгән тормыш» синдромы буш урында гына барлыкка килми. Һәм аның бары бер генә сәбәбен аерып әйтеп булмый да.
Аңа балачактагы тәрбия дә гаепле.
«Бу күлмәгеңне бәйрәмгә генә киярсең». «Бу савыт-сабаларны кунакларга гына тотабыз...» «Конфетларга кагылмагыз, Яңа елга дип саклап тотам...» Шул рәвешле без балачактан ук теләкләрне читкә кагарга өйрәнәбез.
Икенче сәбәбе – нәрсәгәдер ия булыйм дисәң, башта аңа лаек булырга тиешсең. «Бәхетне тырышып яуларга кирәк».
Мәҗбүри тагылган максатлар – шулай ук «кичектерелгән тормыш» синдромына китерә торган сәбәпләрнең берсе. «Мин яхшы скрипкачы булырга тиеш, чөнки әнием шулай тели. Менә шуннан соң ул минем белән горурланачак».
Тагын бер сәбәп – җаваплылыктан курку. Кеше мөстәкыйль карарлар кабул итәргә өйрәнми икән, ул үз тормышы өчен җаваплылык алудан да курка.
«Гомер буе сәяхәт турында хыялландым. Ләкин билетлар, документлар белән мәшәкатьләнүдән куркам. Андый эшләрне белмим дә. Бер белмәгән җирләргә бару да куркыта...»
Беренчесе – хыял-теләкләргә ревизия ясарга. Безнекеме алар, әллә башкаларныкын үзебезнеке дип кабул иткәнбезме?
Кәгазь алып, анда барлык хыял-теләкләребезне язып куябыз.
Шушы язылганнарның барысын да менә бу өч җөмләгә куеп карыйбыз:
Мин тиеш… (Мәсәлән, мин яңа эш табарга тиеш.)
Мин булдыра алам...(Мин яңа эш таба алам.)
Мин телим... (Мин яңа эш табарга телим.)
Әгәр теләгегезне соңгы җөмләгә язганнан соң ул күңелегездә шатлык, дулкынлану, кызыксыну тудыра икән, димәк, бу чынлап та сезне канатландыра торган актуаль теләк.
Икенче бер кәгазьгә үзебез өчен кыйммәте булган, безне шатландырган, бәхет хисе биргән барлык әйберләрне язабыз. Аннары аларны беренче биттәге теләкләр белән чагыштырабыз. Туры килә торганнары бармы?
Теләкләрне конкретлаштырабыз. Теләкләрдән чыгып, максат куябыз. Ул максат өч сорауга җавап бирергә тиеш: «Мин нәрсә телим? Ни өчен моны телим? Мин моны ничек эшләргә телим?»
Нәтиҗә тикшереп карый ала торган булырга тиеш. «Максатыма ирешкәнне мин нинди билгеләрдән чыгып ачыклый алачакмын?» (Үз алдыгызга башкарып булмый торган мифик максатлар куймагыз, алар чынлап та сез ирешә ала торган булсын.)
Конкрет вакытын билгеләгез. «Мин моны кайсы вакытка башкарам?» дигән сорауга җавабыгыз булсын.
Нәрсәне кайчан эшлисен планлаштырыгыз. Хыялыгызга ирешәсе юлны тәфсилләп языгыз.
«Хыялдагы тормыш» – офыктагы ниндидер бер нокта түгел ул. Ул – менә бүген дә була ала. Үзегезгә бүген шатланырга, матур савытлардан бүген ләззәтләнергә рөхсәт итегез. Менә бүген тотыгыз да бәйрәмгә генә кияргә дип саклап тоткан күлмәгегезне киегез. Менә бүген тотыгыз да, кичен кафега сугылып чыгыгыз.
Шулай эшләсәгез, чын тормышны көтеп яшәүдән арынырсыз. Бүген яшик әле, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк