Тормыш кыйммәтләре
Әнием
Һәрбер кыз бала кебек, әнием дә матур, бәхетле гаилә корырга өметләнгән. Үз ярым дигән егетен дә очраткан ул. Өйләнешеп, әтиемнең туган ягына күчеп киткәннәр. Тик... бәхете гомерлек булмый әниемнең. Хыянәт, иренең хыянәте җимерә бу бәхетне. Ике баласын ияртеп, әнкәем туган ягына — Татарстанга кайтырга мәҗбүр була.
Кайчагында миңа әнкәемнең күзләрендә очкын сүнгән төсле тоела. Безгә үзен шат, бәхетле итеп күрсәтергә тырышса да, эченнән сызуын, әрнүен сизәм мин. Тормыштагы күңелсезлекләр аның дөньяга, үз-үзенә ышанычын какшатмасын иде дип телим. Кеше һәрвакыт, нинди генә очракта да, үз-үзен яратырга, үз-үзенә ышанырга тиеш. Шунсыз бу дөньяда яшәве бик авыр.
Әнием — иң кирәк кешем, ансыз минем сулышларым кысыла.
Февраль урталары иде. Тышта буран. Бураннарны бик яратам мин. Ә ул буран күңелемә борчу гына өстәп торды. Өч көн элек әнием авылга кайтып киткән иде. Авылдан эшенә килергә тиеш. Мин ашарларга әзерләп, әниемнең эштән кайтуын көтәм. Сәгать алтыны, җидене, сигезне дә сукты — әнием юк та юк. Инде сәгать угы тугызга барып җиткәч, җанымны чын-чынлап тынгысызлык биләп алды: әни берәр фаҗигагә юлыккандыр... Үксеп-үксеп еларга тотындым. Шул вакытта әни кайтып кермәсә, мин, мөгаен, акылдан язган булыр идем. Ходайга рәхмәт, ул исән-имин кайтты. Шул вакытта мин бар булганым белән әниемне яратуымны аңладым...
Әнием искиткеч кеше: матур-матур киемнәр бәйли — кешеләр аннан сорап кофта, башлык, бияләй, хәтта сумкалар бәйләтәләр. Аңа охшау, аның кебек булу теләге миндә дә бәйләүгә мәхәббәт уятты. Әниемнең, минемчә, иң матур эшләре — чигелгән картиналары һәм келәмнәре. Аларда күбесенчә чәчәкләр. Бәлки, алар әтиемнең әнигә бүләк итмәгән гөлләредер?! Әниемнең өзгәләнүләрен, елауларын күрәм дә аңа ярдәм итәсем килә, тик... ничек икәнен генә белмим. Хәлемнән килсә, әниемә бәхетне генә юлдаш итәр идем, тик мин Аллаһы Тәгалә түгел шул...
Шунысын гына белсен иде, мин аны бик нык яратам!
Моңсуланып уйга батасың син,
Күзләреңдә яшьләр элпәсе.
Нигә шулай борчыласың,әнием.
Төн йокламый кемне көтәсең?
Сагыш утларында янма, әнием,
Кайгы-хәсрәтләргә карама.
Ә хәзергә... яныңда без бар бит,
Ялгызлыктан сине аралар...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк