Ниһаять, миндә дә сенсацион яңалык бар: Россиядә мәңгелек двигатель барлыгы ачыкланды. Ул борын заманнардан алып бертуктаусыз эшләп килә, башкаларны да хәрәкәтләнергә мәҗбүр итә. Кайчан туктаячагы билгеле түгел. Үз илендә шундый могҗиза барлыгын белеп һәркем горурланырга бурычлы! Ләкин…
Без проблемалар күплегеннән зарланырга яратабыз шул. Акча җитми, сәламәтлек юк, эш күп… Ярый, монысын аңларга да мөмкин әле. Тик без табигать күренешләреннән, һава торышыннан зарланабыз. Көн эссе булса – эссе дип тир түгәбез, болытлы булса, болытлы дип яшь коябыз, салкын булса – салкын дип. Безгә бер-нәрсә дә ярамый. Шуңа миңа кайчагында болай тоела: без проблемалар яратабыз.
Бәлки, монысы да табигый нәрсәдер инде. Проблема бар икән, димәк, сөйләшергә сүз бар. Ике бабай очрашса, чирләреннән зарланып ала, врачларны сүгә, даруларны тикшерә, кайдан алырга кирәген сораштыра, бәясен белешә... Шул рәвешле чир боларны берләштерә, татулаштыра, дуслар итә. Ә чир – проблема. Проблема булмаса, мондый аралашу каян килер иде?
Ике әби очрашса, усал киленнәрен чәйни. Аларның иртән эшкә киткәндә дөп-дөп атлап йөрүләрен, шалтыратып савыт-саба юуларын, эштән кайткач үбеп алмауларын… Күп нәрсә күренә бит инде әби кешенең очлы күзенә. Барысын да санап бетерерлек түгел. Менә алар өчен килен – проблема. Боларны шул проблема берләштерә.
Ирләр очрашса, эш авырлыгына, акча азлыгына зарлана. Бу өлкәдә дә сөйләр сүзләр күп: ил начар, җитәкчеләр башсыз, оештыру пүчтәк… Санап бетергесез. Боларның барысы да – проблема.
Ниндидер проблеманы хәл итәр өчен хәтта махсус җыелышлар җыялар. Ил агасы булган җитди ирләр шул проблема турында сәгатьләр буе сөйләшеп утыра. Чыгышлар ясыйлар, фикер алышалар, хәтта бәхәсләшеп тә китәләр... Ә проблема булмаса? Болай итеп җыелыша да алмаслар иде. Проблема аларга пар чыгарырга, үзләренең акыллы икәнен күрсәтергә, көчле икәнен билгеләргә мөмкинлек бирә. Ә проблема барыбер шул килеш кала инде ул – беркая да китми. Ә бит нинди зур чараларга сәбәпче була!
Гомумән, аны берничек тә чишеп булмый, чөнки бу тормышта бөтен нәрсә – проблема. Акчаң юк икән – проблема. Күп икән – шулай ук. Хатының юк икән – проблема, бар икән – икеләтә... Гомумән, нинди генә әйберне яки күренешне алма – барысы да проблема. Бар икән – бертөрле, юк икән – икенче төрле.
И-и, без нәрсәнедер хәл итәргә тырышып чәбәләнгән булабыз. Анда чабабыз, монда чабабыз, кызып китәбез, усаллашабыз, терсәкләрне эшкә кушып якындагыларны төрткәлибез, ничек тә булдырырга тырышабыз. Алда торган проблеманы хәл иткәч, тормыш матурланыр, бер баскычка югарырак күтәрелербез, күңелебез тынычланып калыр сыман тоела. Пүчтәк барысы да! Алай килеп чыкмый. Бер проблеманы хәл итү икенчесен барлыкка китерә. Анысын җиңсәң – өченчесе аркылы баса. Һәм шул рәвешле туктаусыз дәвам итә.
Будда мең кат хаклы булган ул. Хәтерлисездер инде: ул инь-янь тигезлеген сакларга куша. Һәйкәле дә бар: әнә шул тигезлекне саклап, аякларын бөкләп утырып, бер проблема белән икенчесенең үзара сугышканын күзәтә. Ике проблема шулай хәлдән тайганчы бер-берсен дөмбәслиләр дә, икесе дә аяктан егыла. Ә Будда үзенең җиңүенә сөенеп сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куя. Инь дә тук, янь да исән. Бу тигезлек безнеңчә күңел тынычлыгы була инде. Күңел тынычлыгы ул бәхет сыманрак нәрсә: кулга тими, күзгә күренми.
Ә проблемалар кешене әнә шул күңел тынычлыгыннан чыгару өчен хезмәт итә. Аннан бер чыктыңмы – бетте. Проблема арты проблема туып кына тора. Мәңгелек двигатель шикелле. Бер карасаң, чынлап та шулай инде. Проблема бит ул кешене хәрәкәтләнергә, нәрсәдер эзләргә, табарга, югалтырга мәҗбүр итә. Яхшылык эшләргә. Хаталанырга. Ә без күп чакта шулкадәр әйбәт итеп хаталанабыз: кабатлаган саен кабатлыйсы килеп тора. Яхшы ялгышларны кабатларга да мөмкин. Шул рәвешле туктаусыз хәрәкәт итәбез дә проблемаларыбыз бетәр дип уйлыйбыз. Бетми! Бетмәсен дә, чөнки ул – кешелекне хәрәкәткә китерүче мәңгелек двигатель.
Әгәр кешенең проблемасы бетә икән, димәк, ул үзе проблемага әйләнгән дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк