Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Кулларымда яралы кош иде...

Язмышлардан узмыш юк, дибез. Бәлки, болай әйтү үзеңне юату гынадыр? Бәлки, без тормышта узасы сукмакларны үзебез билгелибездер? Төрле яктан авырлыклар баскач, чыгар сукмакларны таба алмый үрсәләнгәндә күңелгә уй килә: «Бу сынау миңа гамәлләрем өчендер...» Татарстанның халык артисты, «Зө-Ләй-Лә» төркеме җырчысы Зөлфия ВӘЛИЕВАның да тормышында сынаулар шактый була.

Язмышлардан узмыш юк, дибез. Бәлки, болай әйтү үзеңне юату гынадыр? Бәлки, без тормышта узасы сукмакларны үзебез билгелибездер? Үз вакытында, үзсүзләнеп, барган юлыбыздан читкә каерабыз да чытырманлы урман уртасында адашабыз. Төрле яктан авырлыклар баскач, чыгар сукмакларны таба алмый үрсәләнгәндә күңелгә уй килә: «Бу сынау миңа гамәлләрем өчендер...»

Татарстанның халык артисты, «Зө-Ләй-Лә» төркеме җырчысы Зөлфия ВӘЛИЕВАның да тормышында сынаулар шактый була. Бертуган энесен югалта, аның кызын үз гаиләсенә алып, әни җылысын бирә. Ятим бала күңеле – канаты имгәнгән кош сыман... Җиңел булмаган Зөлфиягә ул яраларны дәвалау. Яңадан шул көннәргә кайтып, авыр хатирәләрне кузгатабыз.
– 1995 елның 26 декабре – тормышыбызны кыл урталай бүлгән көн. Иртән таң белән телефон тавышы һәрвакыт шөбһәле яңгырый. Болай да караңгы иртәнең бар нурын сүндереп, коточкыч хәбәр алдык – командировкага киткән җиреннән бертуган энем Рөстәм вафат булган. Ул көннәрне бүген дә искә аласы килми... Спортсмен иде. Беренче класстан ук спорт гимнастикасы белән шөгыльләнде, аны хәтта балет мәктәбенә дә чакырдылар, табигатьтән төз, матур гәүдәле кешеләр була бит – Рөстәм дә шундый. Чибәр, уңган... Мәктәпне тәмамлау белән аяк киемнәре тегәргә өйрәнеп, шуның белән шөгыльләнде. Рөстәм белән яшь араларыбыз бары яшь тә өч кенә ай безнең. Игезәкләр кебек үстек. Серләребез, куанычларыбыз уртак иде. Белмим, әти белән әни бу хәсрәткә ничек чыдагандыр, миңа язмыш белән килешүе бик-бик авыр булды. Егерме генә яшь иде бит аңа! 

Рөстәм китте... Әтисенең төсен хәтеренә алырга да өлгермәгән өч айлык кызы калды...
Сиңа авырдыр, дип тормый тормыш, бер-бер артлы сынауларын җибәрә тора. Берничә елдан киленебезне кулга алдылар. Өч айда әтисен югалткан иде, инде әнисеннән дә аерылды Динара. Моны өлкән кешегә дә кичерүе җиңел түгел. Ә психикасы ныгып та җитмәгән бала ниләр кичерергә тиеш?! Җаны яралы, канатлары имгәнгән бер кошчык иде ул. 
Безнең белән яшәргә ул үзе теләде. Авыр тормыш йөге белән килеп керде гаиләбезгә. Холкы формалашкан  11 яшьлек кыз бала...
Җан җылымның барысын да бирергә тырыштым мин аңа. Бу вакытта улыбыз Кәрим дә туган иде. Әни кешенең үз баласын ничек яратканын беләм бит. Динарага да шундый ук мәхәббәтемне бирәм кебек тә... Күңелдә – шик. Җитәрлек яратаммы мин аны? Эченнән генә: «Үз баласы булсам, болай гына булмас иде», – дип уйлап, кимсенеп йөрмиме? Яныңда уйнап, шаярып йөрсә дә, ятим баланың күңелендә чынлыкта ниләр барын беркем белми. Аны ныграк ярата дип уйламасын өчен, Динара янында мин хәтта үз улымны кочакларга да кыенсына идем. Кә-римне кочагыма аласым, шулкадәр сөясем килгән чаклар була, ә мин моны эшли алмыйм, Динара үзен читкә кагылган итеп тояр кебек. Түзә алмыйча, ваннага кереп бикләнәм. Суны шаулатып ачам да үкси-үкси елыйм. «Мин хәзер үз баламны да ярата алмыйм, Динарага да мәхәббәтем җитәрлек түгел. Ике баланы да рухи гарип итәм бит», – дип үрсәләнәм. Якында гына урман. Ялгызым гына шул урманда йөреп, агачларны кочаклап, бераз тынычланган кебек булам. Ләкин ул тынычлану тыштан гына, ә эчемдә ут. Бик авыр халәт иде ул... Үзеңне гаепле итеп сизү халәте... 

Ә бит мин үземне Динара каршысында да, әти белән әни, хәтта егерме яшеннән гүрдә яткан энем алдында да коточкыч гаепле сизеп яшәдем. Аның тарихы бик ерактан башлана...
Миңа яңа гына 18 тулган иде. Дус кызыма ияреп диңгезгә барасым килде. Ул әнисе белән Мыс Хака авылында яшәүче әбиләренә бара, мин дә аларга иярмәкче. Әти белән әнинең җибәрәселәре килми. Хәзер бик аңлыйм, япь-яшь кызларын шундый ерак юлга чыгарып җибәрергә курыккан алар, билгеле. Шулай да, үзсүзләнеп, берәүне дә тыңламыйча, дус кызыма мин дә иярдем. Бик озын, әллә нинди газаплы юл булды ул. Самолетыбыз яшен болытына эләгеп, чын мәхшәр кичердек. Шуннан бирле миндә күккә күтәрелүдән курку яши. Ә бит бу әле юлның яртысы гына, тагын самолетка утырып, күпмедер очасы бар иде. Аннары да автобуслар белән бардык әле. Чын-чынлап җирнең читенә җиттек, диярсең. Анда барып урнашкач, мин бар акчамны урлаттым. Бөтенләй ят шәһәрдә, чит кешеләр арасында бер тиен акчасыз калып кара син?! Дөрес, ияртеп килгән танышларым мине ашаттылар. Ләкин моны шулкадәр күрсәтеп башкара иде алар, янәсе, менә, без сине ашатабыз, рәхмәтле бул! Кайтырыңа акча тап, без бирә алмыйбыз, дип, көн дә тукып торалар. Ә бит акча аларның туганнарында яшәгәндә югалды. Гөнаһына керә алмыйм, өйдәге акча кая киткәндер? 
Шундый авыр иде миңа, диңгезләргә төшәрдәй булган идем. Ул вакытта бәхетемә дип уйладым, хәзер күрәчәгебезгә дим, Казаннан әлеге танышларымның дуслары килеп төште. Әнисе белән кызы. Алардан юллык акча алып торып, өч тәүлек бер валчык ризык капмаган килеш Казанга кайттым. Кайттым... Ә өйгә керергә куркам. Ике атнага дип кенә киткән сәфәрем ай ярымга сузылды. Хәзер булса, шалтыратыр идең, ватсабына язар идең, ул вакытта мондый мөмкинлекләр юк. Ишек аша әни белән әбинең шыпырт кына сөйләшкәне ишетелә. Исемә төшсә, шул чагында аларны кызганудан хәзер дә күңелем тула, аларны борчуга салганым өчен оялам. «Бүген дә кайтмас микәнни инде?» Әби шулкадәр өзгәләнеп әйтте бу сүзләрне. Нәкъ шул мизгелдә ишекне әкрен генә ачып, мин килеп кердем.

Күпмедер вакыттан соң, миңа акча биреп торган апаның кызы безгә кунакка килде. Рөстәм дә өйдә иде, кичләтеп кенә үзләренә кадәр озатып та куйды. Аларның дуслыгы шул көннән башланды. Искиткеч чибәр кыз иде ул. Бик матур итеп туйларын уздырдык. 
Рөстәмнең үлеме, Динараның ятим калуы, әти белән әнинең бала хәсрәте кичерүләре сәбәбен мин әнә шул вакыйга белән бәйлим. Сүз тыңламыйча үзсүзләнеп чыгып китүем безне нинди авырлыкларга дучар итте. Анда бармаган булсам, Рөстәм, бәлки, Люцияне очратмас та иде. Аның да тормыш сукмаклары бөтенләй бүтән юлга алып чыгар иде. Башка иде бит Люциянең тәрбиясе, тормышка карашлары... 

Һәркем үзе сайлаган юлын уза бу тормышта. «Син шушы юлны сайладың, – ди аңа Аллаһы Тәгалә, – ярый алайса, шул юлдан уз. Авырлыкларга зарланма, түз». Ләкин шунысы бар: үзебез белән бергә без якыннарыбызны да сынауларга дучар итәбез. Менә бит ул язмышлар ничек.
Яралы кош баласыдай кочагыма килеп сыенган Динараның язмышында да күпмедер микъдар үз өлешем барлыгы җанымны гел тырнап яшәде. Яшермим, авыр вакытлар күп булды. Үз балаңны үстерүе дә җайлы түгел бит. Күпме хаталар кылына, күпме кирәксез сүз әйтелә... Ул вакытта миңа 33 яшь иде. Әле үзем дә җитлекмәгән, күп нәрсәне белмим, зирәк-легем чамалы. Хәзер булсамы? Мин аны башкача тәрбияләр идем.

Бала 6 яшенә кадәр үзен дөньяның кендеге дип белеп, яратуда коенып үсәргә тиеш. 10 яшеннән ир баланы – әтисе, кыз баланы әнисе бар эшкә өйрәтә башлый. Әни – эшне кушып кына торучы үги анага, ә кыз барысын да эшләүче Золушкага әйләнә. Университетта психология курсында укыганда безне шулай дип өйрәттеләр. Әйе, 40 яшемдә мин кабат укырга кердем. Үз кичерешләремне аңлар өчен кирәк иде миңа бу белем.
Динара белән исә бар да башкача булды. Аңа эш кушсам, ятим баланы эшләтә, дип әйтерләр төсле иде. Хәтта савыт-саба да юдырмадым. «Мин бит бу баланы дөньяга өйрәтергә тиеш. Аңа эшләргә дә туры киләчәк, үз-үзен кайгыртырга да», – дигән уй килгәндә Динарага инде 15 тулган иде. Балада эшлисе килү теләге уята торган чор узган... Өйне җыештыруның графигын элеп куйдым. Бер көнне – мин, икенче көнне ул җыештырасы. Ә аның эшлисе килми, сүз тыңлыйсы килми, киреләнә... Үзара сүзгә килүләр, үпкәләүләр әнә шул көндәлек эшләрне башкаруны таләп итүдән чыкты да. 

Мин – идеалистка. Җайсыз сыйфат ул. Кешеләрдән идеаль мөнәсәбәтләр көтәм. Балалар да пыш-пыш серләшеп, дус булып, кочаклашып кына яшәргә тиеш... Ул бит алай була алмый. Хәзер мин моны аңлыйм, ә ул чакта... 
Бервакыт бик күңелсез хәл килеп чыкты. Гримеркадан берәүнең акчасы югалды. Хәтерләмим, әллә үзе гаебен таныдымы ул, гаепле булып Динара калды. Шул вакытта минем ярсуларым, гарьләнүләрем: «Бу баланы шундый итеп мин тәрбияләп үстердем бит. Мин аңа тәрбия бирә алмаганмын». Курку белән ярсу бергә кушыла да, кеше агрессивка әйләнә. Мин Динараны рәнҗеттем, кимсеттем ул көнне. Акчаларны битенә ыргыттым. «Мә, шушы акча кирәк идеме сиңа?! Тутыр кесәңә, синеке булсын», – дип кычкырдым. Ул бер сүз дәшмәде. Әле дә күз алдымда – күзләрендә шулкадәр ачу, нәфрәт иде! Куркынган җәнлек күзләре белән карап торды ул. Хәзер булсаммы? Үлгәндә дә шулай эшләмәс идем. Акчаның нигә кирәк булганын сорашыр идем, баланы кимсетмәс идем... Гомерем буена күңелемдә онытылмас авыр вакыйга булып калды ул. Аның өчен Динара алдында миңа әле дә бик кыен.

Барысы да җыелып килгән булгандыр инде: миндә көчле депрессия башланды. Аңлата да алмаслык халәт. Иртән торасы, көзгегә күз саласы килми. Урыннан торып та булмый, өстән танк узган шикелле хис итәсең үзеңне. Соңыннан белдем, урта яшьләр кризисы булган ул. Көзгедән инде битләре сула төшкән, арыган ханым бага. Телевизордан япь-яшь сылу Зөлфияне күрсәтәләр. Мондый яшь чакның башка беркайчан да кабатланмаячагын уйлыйсың. Кырык яшенә кадәр кеше, әле булдырам, дип яши. Ә кырыктан соң күп нәрсәне инде булдыра алмаячагыңа төшенәсең. 

Психологияне өйрәнә башлагач, беренче дәрестән үк елап кайтканым хәтердә. Югыйсә укытучының биреме гап-гади иде – йөз теләктән торган исемлек төзергә кушты. Теләкләр – хатын-кызның яшәү көче, энергия, ут... Бу көчен ул гаиләсенә, балаларына да бирә. Эчендә яшәү уты дөрләгән хатын-кызның теләкләре чиксез. Ә мин унөч теләгемне чак-чак барладым... Мин шулкадәр арыган, саеккан, көчсезләнгән булганмын. Бер яктан әнә шул кризисны кичерүем, икенче яктан гаиләдәге мөнәсәбәтләр, гел киеренкелектә яшәү, үземне битәрләү, барысына да яхшы булырга тырышу... Яхшы булырга тырышуның да тәкәбберлек сыйфаты булуын мин психологка укыганда аңладым. «Менә мин нинди яхшы, әйбәт», – дип белдерү икән ул. 
...Динара бездә 18 яшенә кадәр яшәде. Ике бүлмәле фатирда өч бала, үзебез – биш кеше, шәхси простран-ствога урын калмый иде, билгеле. «Әбиләргә күчәм, аларда иркен», – диде ул. «Син аны акчасы өчен карыйсың», – дип әйтүчеләр булды. Әйе, опекун буларак, дәүләттән акча түләнә иде. Мин аның бер тиененә дә кагылмыйча, җыеп бардым. Динара бездән киткәндә шул акчаларны үзенә бирдем. Салкын саубуллаштык без. Дөресрәге, саубуллашмадык та бугай. Үпкәләп чыгып китте Динара. 

Хәзер мөнәсәбәтләребез яхшы безнең. Бик акыллы, чибәр, зирәк кыз булып үсеп җитте ул. Укырга керде, яраткан кешесен тапты, үзенә ошаган эш белән шөгыльләнә. Аралашып торабыз. Ул миңа хәзер тагын да якынрак. Үзе хатын-кыз булып җитлеккәч, ул мине яхшырак аңлады бугай. 
Минем аны әнисе белән якынайтасым килә. Икәү янына да барганыбыз булды. Кунакка чакырдым. Килде ул. «Алай булма, тегеләй бул», – дип, табын янында ук кызын яшәргә өйрәтә башлады. Үзен бик тәкәббер тотты. Динарага ошамады, билгеле. Җаны эремәде аның әнисенә карата. Хәзер дә күрешмиләр дип беләм. 

Балачакта шундый бер чор була, бала: «Мин чынлап та бу гаиләдә тудым микән?» – дип шикләнә башлый, үзен монда яратмыйлар кебек тоела. Мин дә уздым аны. Хәтта әнигә белдерми генә документларында актарынганым да булды. «Мине яратасыңмы?» – дип, мең кат сорый идем. Динара миннән беркайчан да, мине яратасыңмы, дип сорамады. Ә мин аны бик яраттым, арттырыб-рак та яраттым бугай. Әле дә яратам һәм бик горурланам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ничек дилэр,уксез бала асрасан авызын борынын кан булыр,бозау асрасан авызын май булыр ,Сез бик кэчле кеше Зэлфия, бэрэкэтле, бэхетле гомерлэр насыйп итсен Аллахым

    Хәзер укыйлар