Тормыш кыйммәтләре
Килен кеше ким кеше түгел!
Ошамый миңа каенана дигән сүз. Аны ишетүгә күз алдына ярсу, усал, явыз бер хатын-кыз килеп баса. Һәм мәсьәләнең иң четерекле ягы шунда — син аның нин- дилегенә күз йомып, теләсә кайсы очракта да шушы кешегә әни дип эндәшергә тиешсең. Килен булып төшкәндә мине дә яңа халәтемнең әнә шул ягы шүрләтте. Аны күргәнче гел: “И-и, Ходаем, әйбәт каенана насыйп ит миңа”, — дип теләп йөрдем. (Алга китеп булса да, тизрәк әйтим әле, шөкер, теләгем фәрештәләрнең “амин” дигән чакларына туры килде бугай — минем каенанам явыз булып чыкмады.) Иремнең әнисе белән беренче очрашуым бүгенгедәй күз алдымда.
Бусаганы атлап керүгә ул мине кочаклап алды, үзе бертуктаусыз “наным”, “кызым”, дип кабатлады. Эчемә җылы керде. Күренеп тора, ул да дулкынлана. Явыз каенананы килене белән очрашу гына болай каушатыр идемени... Бик тәмле теллегә дә охшаган, йөзе дә ачык — бер алдыбызга, бер артыбызга төшә. Кыскасы, “әни” сүзен беренче тапкыр һич тә авырсынмыйча әйттем мин.
Яңа әнием үзе бертуктаусыз нидер сөйли, сораша, үзе сизеп торам, гел мине күзәтә. Өстәл янына утыргач та күзен миннән алмады. Ничек ашый — азмы, күпме, ди торгандыр инде... Рәхмәтемне әйтеп, мин табын артыннан кузгалуга, каенанам:
— И-и, бигрәк аз ашый икән безнең килен. Шуңа күрә гәүдәсенә ит кунмаган да, күрәсең, — дип әйтеп салды.
Мине яратмавы, өнәмәве булдымы, аңлап бетермәдем. Шуңа күрә бер сүз дә эндәшмәдем. Иремә ияреп алгы бүлмәгә уздым. Күзләремә мөлдерәп тулган яшьтән ирем барысын да аңлады...
Аннан инде килен хезмәте күрсәтү башланды. Савыт- саба юам, өй җыештырам, су ташыйм... Ни генә эшләсәм дә, каенанамның гел үземне күзәтүен сизәм, ләкин сизгәнемне белгертмим. Ул — мине, мин аны сыныйбыз. Сыный торгач, бер-беребезне шактый ошатыштык бугай. Һәрхәлдә, мин үземне иремнең әнисе белән уртак тел таба алдым дип саныйм. Мактанып әйтүем түгел, бер түбә астында яшәмәсәк тә, каенанамның хәлен белешмичә калган көнем юк минем, һәр көн эшне аның хәл- әхвәлен сорашудан башлыйм. Берәр сәбәп белән шылтырата алмый торсам, “тавышыңны гына ишетәсем килгән иде”, дип, әни минем номерны үзе җыя.
Каенанамның өч килене бар. Мин — төпчек улыныкы. Димәк, таякның юан башы да миңа төшә. Төпчекнең хатыны башкаларга караганда, каенанасын күбрәк тәрбияләргә, өй мәшәкатьләрен үз өстенә күбрәк алырга тиеш, дип саный иремнең әнисе.
Хәер, бәхетемә диимме, кешегә салына торганнардан түгел әле әни. Аның кебек үк эшчән, булган хатыннар сирәк алар. Ярарга тырышуым димәгез, мин, чынлап та, чын күңелдән сокланам аңарга. Мәсәлән, ул кырык ел буе үзенең сукыр каенанасын тәрбияли. Сыкранмыйча, зарланмыйча. Олы йөрәкле, уңган килен булмаса, ул моны эшли алыр идемени?! Үзе тырыш булгач, әни, әлбәттә, бездән дә шуны таләп итә. Аның янына кайткач, "биеп” кенә торырга кирәк. Өйне дә җәлт кенә җыештырырга, шул арада аш та пешерергә, кер дә юып эләргә, терлекләрне дә карап керергә... Менә шуларның һәммәсен, җаен-рәтен белеп башкара алсаң, әнинең күңеле була инде.
Гомумән алганда, каенанага ярарга тырышуны начарга санамыйм мин. Талаш-ызгышка караганда, җан тынычлыгы күпкә кыйммәтрәк дип беләм. Минем бу фикеремне уртаклашучы кызларга — булачак киленнәргә үземнең азмы-күпме булган тәҗрибәмнән чыгып, берничә киңәш тә бирәсем килә.
Каенанаңнан тәмле сүзеңне жәлләмә. Эчеңдә нинди генә утлар янса да, аңа гел елмаеп кара. Шулай эшләгәндә, аш белән атканыңа ул да таш белән җавап бирмәс.
- Каенанаң янында иреңә каршы сүз әйтмә. Ана өчен бала газиз икәнен онытма. Син хаклы булган очракта да, теле белән әйтмәсә дә, барыбер күңеле белән улын яклаячак. Ә син исә каенанаң алдында үзең турында тискәре фикер генә уятачаксың.
Аңа иреңнән зарланма. Гаиләгездә нинди генә аңлашылмаучанлык килеп чыкса да, аны икәү хәл итәргә тырышыгыз. Бу хакта каенанаңа белгертсәң, әйтте диярсең, хәл катлауланачак кына.
- Арыганыңны каенанаңа белгертергә тырышма. Үз әниең кебек аның: “Ял итеп ал”, — дип әйтүенә дә өметләнмә.
- Олы кеше үзе сөйләгәнне тыңлап торганны ярата ул. Каенанаң ни турында сөйләсә дә, аны зур кызыксыну күрсәтеп тыңла, ара- тирә сораулар да биреп куй.
Әлегә менә шулар. Еллар үткәч, бергә яшәгән гомер озыная төшкәч, киңәшләр дә артыр, күбәер әле. Боларын гына истә тотсаң да, каенанаң белән икең арасына уртак күпер салып булыр дип уйлыйм. Иреңнең әнисе, әлбәттә, үз әниең түгел инде ул. Әмма, һәркемнең дә бер җае була. Хәтта бик усал, явыз каенананың да. һәрбер килен әнә шул “җайны” тапсын иде, дип телим мин.
Алсу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Тарбияле семьяда ускан килен бу, ата ана тарбиясе алган маладис!!!!
0
0
0
0
Шундый кыз устергэн эти-энисенэ рэхмэт тэрбияле акыллы эшчэн кызлардан унган киленнэр була. Урнэк итеп куярлык хэзерге заман киленнэренэ. Хэзер бит кайнаналар килен урынында биилэр.
0
0