Тормыш кыйммәтләре
Хатыннар хәйләсе (Хатирә)
- Мине институт бетергәч бер районга җибәрделәр. Район больницасының баш врачы юк икән, минем ризалыгымны да сорап тормыйча баш врач иттеләр.
Эшли башладым баш врач булып. Аның ни эшләргә тиешлеген дә белмичә аптырап кабинетта утырганда, тәрәзәдән күрәм - больница каршына җигүле ат килеп туктады. Аннан юрганга төргән бер авыруны күтәреп больницага керделәр. Ни булды икән дип «приемный покой»га чыктым. Кушеткада бер хатын-кыз ята. Аны күтәреп кергән ир кешедән: «Ни булды?» - дип сорыйм. «Белмим, эштән кайтты да егылды», - ди. Хатын янына килеп: «Кай җирегез авырта?» - дип сорыйм. Дәшми. Күзләрен йомган. Пульсын тынлыйм - аз-маз гына сизелә. Кан басымын карыйм - әлләни үзгәреш юк кебек. «Сезнең хатыныгызмы?» - дип сорыйм ирдән. «Кеше хатынын күтәреп йөрмәм инде», - ди ир. «Кайсы җире авырта хатыныңның?» - дигән идем, тотынды миңа кычкырырга ир. «Нәрсә миннән сорыйсын, мин каян белим, син врач бит, күрмисеңмени, үлә бит, нәрсә карап торасың?» - ди. Мин нишләргә белмим, киңәшергә янда бүтән доктор да юк. Өстәвенә сер дә бирәсе килми. Сестраларга карыйм, исләре дә китмәгән кыяфәттә миңа карап торалар. Институтта укыганнарны искә төшереп, диагнозны билгеләгәнче хәл кертә торган укол кадарга куштым. Авыру барыбер күзен ачмады.
Палатага кертеп салырга куштым. Ире арттан калмый йөри. «Кайчан терелә, кайчан килеп алыйм, анда биш бала калды өйдә», - ди. Хәтерләмим инде, каты гына итеп нәрсәдер әйткән идем, сүгенеп чыгып китте.
Кич белән авыру яткан палатага кереп карыйм, аңына килмәгән. Ләкин пульсы нормаль, кан басымы нормаль, сулышы тигез. Сестрага күзәтеп торырга, алай-болай булса, мине чакырырга боерып, өйгә кайтып киттем.
Иртән сестрадан сорыйм. «Иоклый ул», - ди. «Ярый, алайса йокласын», - дидем дә, баш врачнын мең төрле көндәлек эшенә чумдым. Авыру турында сорашам, йоклый, диләр. Ике көн үтте - йоклый, диләр. Шикләндерә башлады. Моны кереп карадым, чыннан да, йоклый.
Кичкә таба сестра минем янга йөгереп керде дә: «Авыру качкан», - ди. «Ничек инде ул качкан?» - дип палатага кердем. Палатадагы башка авырулар да, ул кайтып китте, диләр.
Калганнарын сөйләп тормыйм.
Авылыннан эзләп табып болыница киемнәрен генә алып кайттык. Сестралар көлешәләр. Мин нишләргә белмим. Эшли торгач кына төшендем. Авылдан атка төяп аңын югалткан хатын-кызны китерсәләр, исем дә китми башлады. Пульсын гына тыңлыйм да: «Тимәгез, йокласын», - дим. Ике-өч көн йоклыйлар да, ял итеп кайтып китәләр.
Диагноз да билгеле: переутомление.
Кызык өчен шундый авыруларны язып бардым. Ике ел эшләгән вакытымда шул диагноз белән утыз ике хатын-кыз ятып чыкты.
7.02.90.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк