Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Кендек җебе

Ана һәм бала... Аралары ерак булса да, төрле сәбәпләр аркасында үзара мөнәсәбәтләргә салкынлык үтсә дә, бер-берсенә үпкә сакланса да, күзгә күренмәс бер көч, нечкә бер кыл – кендек җебе – ике якны бербөтен итеп тота, өзелергә ирек бирми.

Cафия апа безнең мәктәпкә укытучы булып килде. Зур саквояж күтәргән матур апа ишектән килеп кергәндә мин идән юып йөри идем. Җиңел генә танышып, гади генә сөйләшеп китсәк тә, мин сабый күңелем белән бу апаның ниндидер тирән борчуы моны диимме, барлыгын тоемладым. Сафия апа күрше әбигә фатирга урнашып, ә безгә бик еш кереп-аралашып яшәгәч, тирәнгә яшерелгән моң чыганагын, әлбәттә, без – балалар да белдек.

Сафия апаның туры безгә килеп керүенең сәбәбе аңлаешлы иде. Әниебез белән Сафия апа авылдашлар икән. Яшьтән үк тә серләре килешкән булырга тиеш. Аннары алар бик нык дуслашып киттеләр. Хәзер икесе дә туксанның аръягына чыктылар инде. Әмма дуслыклары дәвам итә. Бәләкәй авыл өендә, бигрәк тә бала-чагалы җирдә, сереңне яшерү кыен. Без дә тиз арада Сафия апаның Казаннан килгәнен, бәләкәй малае белән залим иреннән качып киткәнен белдек. Беренче генә качуы түгел икән инде. Качкан саен, ире артыннан эзләп килеп, алып китә торган булган. Кешеләрнең йөрәгенә ачкыч ярата белә торган шактый үткен кеше икән ул. Сафия ападан егерме яшькә өлкәнрәк тә икән әле. Авыл урамында озын буйлы берәр ят кеше күренүгә, без, йөгереп кайтып, Сафия апага әйтәбез. Имеш, качып өлгерсен!

Килде ул кеше. Ләкин бу юлы Сафия апаның тылы нык иде. «Белеп тор! Гамил сине әни дип белмәячек!» дип бер серле җөмлә ташлады да, яшел шарфын җилфердәтеп, абзый кеше китеп тә барды. Гамил Сафия апаның олы улы икән. Бергә яшәгәндә үк әтисенең апасы тутасы йогынтысына күчкән, әнисенең хокуксыз икәнен күреп үскән ул бала әнисе белән качарга теләмәгән.

Без һәр кичне диярлек Гамилгә хатлар яза торган идек. Тик аңардан җавап хаты килгәнен хәтерләмим. И өзгәләнде инде Сафия апа! Тәмле ризык пешергән саен өзгәләнде. Без Гамилнең нинди ризык яратуын, ничек укуын, гадәтләрен белеп бетердек. Югыйсә үзе бик ипле, тырыш, зиһенле бала икән ул, тик менә без барыбыз бик яратып өлгергән Сафия апаны гына яратмый. 

Сафия апа тиздән ронога инспектор итеп алынды. Аннары үзе теләп Казан янындагы авылга укытучы булып китте. Ничек тә өлкән улына якынрак буласы, ике баласын туган итеп үстерәсе килә иде аның. Тик Гамил һаман якынаерга ашыкмады. Сафия апаның үҗәтлеге да барыбер эзсез калмады. Хәзер инде акыл утырткан студент егет әнисенең күчтәнәчләрен кабул итә, ара-тирә кунакка да кереп чыккалый иде. Сафия апа хыялындагы җылылык, якынлык кына юк. Азмы-күпме дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга ата кеше сәбәпче иде. Дөресрәге, Гамилгә әнисенең тәвәккәл адымын аңлатырлык гамәлләр гаиләдә булып торган. Яңа әниләр дә берничә тапкыр алышынган. «Улым, синдә бит минем холык. Без аңлашырга тиеш. Без бер-беребезгә таянып, ярдәмләшеп, серләшеп яшик», дип инәлә иде Сафия апа. Гамилнең генә үпкә, кинә белән тулы күңел сандыгы ачылырга теләмәде. Аннары ул, югары белемле физик-инженер дипломы алгач, Мәскәүгә үк китеп барды тагын ераклашты. Сафия апаның да алгысавы басыла теште бугай.
Бервакыт Сафия апаның хәлен белергә килсәм, аларда яше утызлардан ашкан таныш түгел егет утыра. Гамил икән. Аны әнисе янына бик тә мөһим гозер китергән. Халык табибларының бик тә модада чагы. Шуларның берсе аны Гамил тарыган сырхаудан арындырырга вәгъдә биргән. Тик моның өчен ул бөтен мәгълүматны яшермичә әйтергә тиеш икән. Бигрәк тә туган көнен, туган сәгатен, туган минутын. Әнисеннән башка кем белсен инде аны?!

Шул көннән башлап ана белән бала арасында Сафия апа хыялланган якын мөнәсәбәтләр урнашты. Аларны кендек җебе янәдән ялгады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар