Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Кайнананы кулга ияләштерү серләре

* Әгәр ирең белән кайнанаң сүзгә килсә, берүк кайсын да булса яклап  чыга күрмә! «Сугыш кырын»нан шыпырт кына таю ягын кара. 
 
* Әнисенә нәрсәне ничек әйтү турында иреңә йөз кат кабатлап торма. Ул үзе дә бөтенесен бик яхшы белә. Күп ирләр өчен әниләре белән үзара мөнәсәбәт ябык тема булып кала. Кагыйдә буларак, джентльменнар әниләрен бик ярата. Шуңа күрә зирәк хатын йә дәшми кала, йә кайнанасы турында гел яхшысын гына сөйли.
 
* Кайнана белән «фронтның алгы сызыгында» кебек яшәсәгез һәм сезнең «фронтта» якын киләчәктә үзгәрешләр көтелмәсә, ирең белән башка чыгу ягын кара: түләүле фатир йә бүлмә табуның әллә ни кыенлыгы юк.
 
* Яраткан кешеңне нәкъ менә шул «явыз» үстергәнен һич истән чыгарма. Кайнанаңны бүләкләр, күчтәнәчләр белән җайла, макта, гел хәлен белеп тор. Һәм иреңне аннан көнләмә. Ул сиңа көндәш түгел!
 
* Беркайчан да «нәкъ әниең кебек булсаң булырсың икән!», «әниеңнән күчкән юньсез гадәтләр» ише сүзләрне әйтә күрмә, иреңнең «баррикаданың» каршы ягына чыгуын сизми дә калырсың.

Нәрсә эшләргә?
Ирең яраткан ашларны ешрак пешер.
Гел ирең киңәшләрен тыңла, ярар дип тик тор (аларны үтәү-үтәмәү анысы синең эш). 
Аңа мактау сүзләрен жәлләмә.
Башкалар белән бер компаниядә булганда, иреңә генә карап, аны гына хуплап тор (тозсыз мәзәкләр сөйләсә дә, дәшми кал). 
Өегездә иреңнең дусларын, туганнарын кунак итәргә авырыксынма. 

Нәрсә эшләмәскә?
Үзеңә кием сайлаганда аның киңәшләренә колак салмый калма.
Берүк аның өстәлен җыештырырга, кәгазьләрен тәртипкә китерергә алына күрмә.
Иреңнең әйберләрен рөхсәтсез башкаларга бирмә (китаплар, дисклар, кассеталар, мәсәлән). 
Башкалар алдында (бигрәк тә дуслары янында, балалар каршында) иреңне бетереп ташлама.
Ирләр ультиматумнарны яратмый: йә мин, йә дусларың дип, аны сайлау алдында калдырма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кайнана белэн тыныч яшэу очен аны ярату яки яратмау бернинди дэ эhэмияткэ ия тугел. Ана сезнен тарафтан кешечэ,гадел монэсэбэт булса, шул житкэн. "Анын урынында минем эни булса" дигэн уй, ачу килгэн очракта да мэрхэмэтле булырга ярдэм итэ. Ул ирнен энисе,яхшы Ир энисен ярата. Тик яратсын, шартлар тудырырга момкин. Сез алган булэкне улы бирсен-ошатачак. Ин моhиме ирегез шатланачак.

    Хәзер укыйлар