Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Фестиваль кәрнәйләре

Кокандта һөнәрмәндләр (гамәли сәнгать осталары) Халыкара фестиваленең карнай моңнары инде тынды, ә кайтавазы әле дә дәвам итә. Ул фестивальдә Татарстанның дәрәҗәле делегациясе дә катнашты һәм аны заманча югарылыкта тәкъдим итте. 

Кокандта һөнәрмәндләр (гамәли сәнгать осталары) Халыкара фестиваленең карнай моңнары инде тынды, ә кайтавазы әле дә дәвам итә. Ул фестивальдә Татарстанның дәрәҗәле делегациясе дә катнашты һәм аны заманча югарылыкта тәкъдим итте. 

Соңгы вакытта Үзбәкстан белән Татарстан арасында хезмәттәшлек төрле өлкәләрдә чагылды. Халык һөнәрләре фестиваленә дә без искиткеч стенд алып килдек. Анда татар халкының гамәли сәнгать предметлары: күн мозаикасы, зәркән бизәнү әйберләре, татарларның традицион һөнәрләре һәм Бөек ефәк юлына багышланган картиналар, төрле авторлар ясаган курчаклар, чигүле Казан сөлгеләре урын алган иде. 

Татарстан делегациясенә аерым хөрмәт һәм игътибар самолет трабыннан ук башланды: без кадерле кунакларга күрсәтелгән җылы мөнәсәбәтне һәрдаим тоеп тордык.  Фирганә аэропортында татарстанлыларны Фирганә өлкәсе вице-губернаторы Ташпулатов Фарход Мурад улы һәм шәһәр мэры Хабибидинов Хамиджон Исмәгыйль улы каршылады. Аэропорт бинасыннан чыкканда исә милли киемле кыз ипи һәм җимешләр тотып көтә иде. Коканд Фирганәдән 70 км ераклыкта урнашкан. Кортежлар безне озата китте. 

Кокандта безне эшмәкәр Рәшит Ахунов гаиләсенә урнаштырдылар. Әнә шулай итеп без вакыйгалар казанында кайный башладык һәм кокандлылар тормышын якыннан күрдек. Рәшитнең йорты, гаиләсе, андагы үзара мөнәсәбәтләр турында киләчәктә аерым сөйләрбез әле... 

Алдагы көн иртәсе фестивальдә катнашучы илләр парадыннан башланды. Якын итеп кабул итүләр, «Үзбәкстанга рәхим итегез!» дигән шат сәламләүләр безне илһамландырды, җавап итеп флагларыбызны болгадык. Гадәттә мин колачлы чаралардан югалып калгандай булам. Халыкның күпләп җыелуы, тирә-яктагы буталчыклык тәмам тынычлыкны ала һәм куркыта да. Кокандта исә куркынычсызлыкны тәэмин итүгә шундый итеп әзерләнгәннәр – сокланасы гына кала. Тәртип саклау, медицина ярдәме күрсәтү буенча эшне моңарчы күрелмәгәнчә оста итеп оештырганнар. Чит ил делегацияләрен озатып йөрүчеләр турында аерым телгә аласы килә. Безне Үзбәкстан Милли Банкының Фирганә филиалы каршылап-озатып, көйләп-җайлап йөрде. 

Фестивальнең тантаналы ачылышы Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев чыгышы белән күңелгә уелып калды. Концертта Үзбәкстан артистлары чыгыш ясады. Фестивальнең рәсми ачылыш тантанасындагы фейерверк бәйрәмнең кульминациясе булды. Андый залпларны бер җирдә беркайчан күргәнем юк иде әле... Һәркайда – бәйрәм рухы! Кая гына барсак та, безне елмаюларга, җылы сүзләргә, яратуга күмделәр. 

Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиев Татарстан павильонын карарга килде һәм андагы эшләрне күреп соклануын белдерде, рәхмәтен җиткерде, Үзбәкстан белән Татарстанны күп әйберләр берләштерә, хәтта халык орнаментларында да уртаклыклар күрергә мөмкин дип билгеләп үтте. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановның тиздән Үзбәкстанга булачак визиты турында да сүз булды. Шәүкәт Мироманович әңгәмә барышында: «Президенттан уңдыгыз сез!.. Очрашу вакытында сезнең турыда да әйтәчәкмен...» – диде. Үзбәкстан Президентының хәләл җефете – беренче леди Зироатхон Хошимова һәм кызлары белән танышу да матур тәэсирләр калдырды, саубуллашканда бергәләп фотога төштек. Зироатхон ханым да ире Шәүкәт Мирзиёев кебек үк Үзбәкстанга ешрак килегез дип чакырды. 

Кокандка дәрәҗәле кунак буларак чакырылган Россия Федерациясе мәдәният министры Владимир Мединский да Татарстан стенды белән кызыксынды һәм анда Россия делегациясе белән истәлеккә фотога төште. 

Татарстанның шундый зур чарада катнашуы башка ил гамәли сәнгать осталары һәм һөнәрчеләре белән хезмәттәшлектә яңа бер этап булды, дөньяның төрле илләре мәдәнияте белән танышу мөмкинлеген ачты. Татарстанлыларның киң күңелле, ачык йөзле булуы барысына да ошады. Әрмәнстаннан Әрмәнҗан, Казакъстаннан Рушан, Эстониядән Меелис исә гел безнең павильонда кайнаштылар. Без бергәләп һөнәрчелек үсешендәге яңа тенденцияләр турында сөйләштек, үз халыкларыбызның тарихы һәм традицияләре белән таныштырдык. 

 Халыкара фестивальдә Үзбәкстан һөнәрмәндләре җитәкчесе Улугбек Абдуллаев белән Ташкенттагы очрашу эшебезгә йомгак ясады. Анда рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бу зур бәйрәмдә дөньяның 86 иленнән вәкилләр катнашты. 

 «Хунарманд» Республика Ассоциациясе, Сәүдә-сәнәгать палатасы, Үзбәкстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Туризм үсеше буенча Үзбәкстан Республикасы Дәүләт комитеты, Фирганә өлкәсе хакимияте, Үзбәкстан Республикасы Сәнгать академиясе, Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясе әлеге чараны оештыручылар булды.             

      

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар