Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Иргә хөрмәт булырга тиеш!

И, акыра күрше фатирда бер хатын, тавышы стеналарны дер селкетә. Ирен сүгә. Фәлән-фәсмәтән, тегесе-монысы... Мин менә язучы кеше, татар телендәге бөтен сүзләрне дә беләм кебек, тик моның авызыннан чыккан кабахәт сүзләрне беренче тапкыр ишетәм. Талашмаган чакларында да шулай ул, ирен гел кимсетергә, кеше алдында абруен төшерергә генә тора. 

И, акыра күрше фатирда бер хатын, тавышы стеналарны дер селкетә. Ирен сүгә. Фәлән-фәсмәтән, тегесе-монысы... Мин менә язучы кеше, татар телендәге бөтен сүзләрне дә беләм кебек, тик моның авызыннан чыккан кабахәт сүзләрне беренче тапкыр ишетәм. Талашмаган чакларында да шулай ул, ирен гел кимсетергә, кеше алдында абруен төшерергә генә тора. 

Күзең төшкән кызның гаиләсенә кара. Әгәр анда әтисенә хөрмәт зур икән, димәк, кызлары да ир өчен өзелеп торачак; әгәр әтисен санламыйлар икән – якын да килмә: кызлары да шуны куачак. 

Без яшь чакта шундыйрак сүзләр дә әйтештерәләр иде. Акыл өйрәткәнне кем яратсын инде. Без дә яратмадык. Һәм ул сүзләрне ишетмәдек тә. Әмма бик күп гаиләләр мисалында, әлеге сүзләрнең дөреслегенә ышанырга туры килде. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», дигән әйтем дә юктан гына түгел бит инде. Хәзер үзем дә, акыллы кыяфәт чыгарып, шул сүзләрне кабатлыйм. Тик мине дә ишетмиләр. Ишеттерергә тырышсам – яратмый башлыйлар... Шуңа кайчак шаяруга күчәм... 

Гомумән, ирләрне хөрмәтләп, кадерләп, саклап кына яшәтергә кирәк. Чөнки без ифрат аз калып барабыз. Рәсми статистика буенча, бүген бер иргә ике хатын туры килә. Бу инде уен түгел, бу – фаҗига. Бер хатынга ярты гына ир туры килә дигән сүз. Әле аның кайсы яртысы эләгә!.. 

Шуңа күрә ирнең кадерен белеп кенә, аңа бер авыр сүз әйтми генә яшәргә кирәк. Көнләшмәскә. Сулга йөрештерә икән – йөрсен. Ирнең теләге – закон. Һәм аның сөяркәсен дә әллә нинди авыр сүзләр әйтеп тиргәргә ярамый. Ул да хатын-кыз. Аның да җаны бар. Һәм син дә аның урынында булырга мөмкин идең. Шул ир кисәген әллә кемгә күреп, качып-посып очрашып, төн йокыларыңны онытып уйланып, гайбәтчеләр теленә кереп иза чиксәң нишләр идең? Вәт, шуларны уйласаң, әле синең хәлең иреңнең сөяркәсенә караганда мең кат әйбәтрәк. Яши бир шул әйбәтлекнең рәхәтен күреп. Шөкер итә белсәң, җәннәттә яшәрсең. 

Ни генә әйтсәң дә – статистика! Һәм табигый ихтыяҗ. Ике хатын-кызга – бер ир-егет. Уен эш түгел. Кешенең хайванлыгын һәм статистиканы бернәрсә дә җиңә алмый. 

Ахирәтләреңнең ире сулга йөрмимени? Ә син нәтиҗә чыгарырга артык ашыкма, ныклабрак сораштырып кара. Сулга йөрмәгән ир, гадәттә, уңга да йөрми ул... 

Эчә икән – эчсен. Ир теләге – закон. Ә кем әйтте сиңа аны бернәрсә турында да уйламый, эчүдән башканы белми, дип. Ул бәлки югары идеяләр белән, кешелек язмышы турында хәстәрлек күреп йөридер. «Киләчәк буыннар, улларым-оныкларым алкоголизмнан интекмәсен, алар бу явызның барлыгын да белмәсен. Шуңа күрә мин бүген дөньядагы бөтен аракыны тамчысын да калдырмыйча эчеп бетерәм!» – дип тибәдер, бәлки, аның йөрәге. Җил тегермәннәре белән көрәшкән Дон Кихот – герой, ә реаль явызлык белән көрәшүче ирең беткәнбашмы?! Ничек кенә булмасын, артыгын бәйләнмә аңа. Сүгеп йоклатсаң да, үбеп уят. Һәм өметеңне өзмә – исерек бер айный ул. Бары тик мәеткә – җан, ахмакка аң керми. 

...Кайчагында менә шундый кәкре киңәшләр бирештерсәм дә, гаиләдә иргә чынлап та хөрмәт булырга тиеш дип уйлыйм. Гаиләдә иргә хөрмәт булырга тиеш! Хөрмәт юк икән – ир дә юк, дигән сүз. 

Моны гаиләдә бары тик ирләргә генә хөрмәт булырга тиеш дип аңларга кирәкми. Хөрмәт хатынга да булырга тиеш. Гомумән, һәрбер гаилә әгъзасына булырга тиеш ул. Бәхет өчен шулай кирәк. 

Ләкин хөрмәт – бүләк түгел. Товар да түгел. Аны бушка да бирмиләр, сатып та йөрмиләр. Хөрмәтне бары тик яулап алып кына була. Ә ничек яуларга кирәген берәү дә белми, белсә дә әйтми, әйтсә дә – аны башкалар куллана алмый. Хөрмәтне һәркем үзенчә яулый. Ир-ат та, хатын-кыз да. Адәм баласының һәр мизгеле хөрмәткә омтылудан тормый микән әле ул... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дөрес,мэгьнэле сүзлэр!Язучынын сүзенэ колак салыгыз,яшьләр!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу дөрес киңәшләр белән килешәм, мин инде өлкән яшьтәге ханым, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Хормэтле дуслар,Хэм шундый матур магнэле итеп язуыгыз очен Рэхмэт, Хэзер хатын кыз узен мин диеп ,Ир урынына куярга ярата,Ирен баса Хаман Аска Таба,мин булдырам диеп,суларга да бирми,балалар янында тубэнгэ тошерэ💯

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бер чиктэн, икенче чиккэ сикермэгез инде. Эчеп кайтып, хатынын, балаларын кыйнап яшэгэн иргэ нинди хормэт була алсын? Э вот хатынын хормэтлэп, балаларына чын ата назы бирэ алган ир атны, хэр адекват хатын-кыз кадерлэп кенэ торачак!

          Хәзер укыйлар