Бу гаиләдәге һәр кеше – бер-берсе өчен бер түбә астында яшәүчеләр генә түгел, бергә хыяллана, һәр туган көнне онытылмаслык итә торган бер команда да. Аларның ихлас елмаюы, назлы карашы, чын йөрәктән яратулары тормышның иң зур байлыгы икәнен тагын бер кат дәлилли. Гаиләдәге гармонияне дә саклап, дүрт балага тәрбия дә биреп, шундый яшь, энергияле, башкаларга үрнәк булуның сере нидә? Сезне дә тышкы яктан гына түгел, ә күңел җылылыгы белән дә матур, бер-берсенә хөрмәт хисе белән баетылган, тормышны җаны-тәне белән яраткан гаиләнең эчке дөньясы белән танышырга чакырам.
Гөлнур һәм Радик Вафиннар гаиләсенең традицияләре шактый. Шуларның берсе: менә инде 10 ел алар гаилә бәйрәмен табигатькә чыгып, саф һавада күңел ачып уздыра. Әле күптән түгел шушы матур датаны билгеләп, җәйге хатирәләр сандыгына салып куйганнар. Гомумән, Вафиннар гаиләсенең төп тормыш девизын мин болай күрдем: күп эшләргә, актив ял итәргә һәм боларның барысын да бөтен гаилә белән башкарырга. Үзләре дә шундый тәрбия алып үскән кешеләрнең башкача була да алмый...
Алар икесе дә Чистай шәһәрендә туып-үскән, шунда мәктәпне тәмамлап, югары белем алган һәм туган җирләрендә төпләнеп тә калган. Әтисез гаиләдә тәрбияләнеп, әнисенең зур ышанычы, энекәшенең таянычы булган егет мөстәкыйль тормышка иртә аяк баскан. Төньяк флотта Кузнецов авианосецында бер ел армия сафларындагы бурычын үтәгәч, тагын өч ел контракт буенча хезмәт иткән. Берничә тапкыр хәрби походларда катнашкан. «Армиядә хезмәт иткәндә үк киләчәк тормышымны күз алдына китереп хыяллана идем. Аллаһы Тәгалә барысын да чынга ашырды. Үзем эшли-эшли укыдым. Армиядән кайткач, элекке эшемә урнашып, республикабыз буенча элемтә линияләре сузып йөрдем. Ләкин гел шәхси эшемне ачып карыйсым килде. Интернет-кибет тә тоттым, торак сату-алу эшен дә уңышлы гына җайга салдым. Ләкин күңелгә рухи азык җитмәде. Үсеш турында китаплар да укыдым. Тормышым гөрләп бара, гаилә дә кордым...
Ә Гөлнур белән танышу тарихы да шундый кызык безнең! Юкка гына очраклы очрашулар – иң мөһим очрашулар, димиләр икән.
Абый-эне уртасында назлы һәм иркә кыз булып үскән Гөлнур бүген дә мәхәббәткә төренеп яши. Заман психологлары да бит кыз баланың бәхетле киләчәге әтисе белән ике арада булган мөнәсәбәтләренә бәйле дип исбатлый. Гөлнур да кечкенә чагында күп вакытын әтисе белән уздыруын, аның кул арасында кайнашуын искә алды. «Әтием күңелгә салган тормыш кагыйдәләре бүген дә колагымда яңгырап тора. Менә шул сүзләр тәрбия нигезе булып, бүгенге тормышыма алып килеп җиткергән дә инде. «Беркайчан да кеше әйберенә тимәгез. Биргән вәгъдәгездә торыгыз. Барасы җирегезгә соңга калып йөрмәгез» дигән шушы киңәш-ләрне тотып яшәгәндә, син җәм-гыятькә дә, башкаларга да зыян китермисең», – дип, әти-әнисенә рәхмәт сүзләрен җиткерде ул. Шулай ук институтта укыган чорда укытучыларына да чиксез соклануын искә алды: «Остазларымның эшләре күплегенә шаккатып тора идем. Алар вакытны дөрес бүлә беләләр һәм бик уңышлы эшлиләр. Минем дә шундый буласым килде. Тора-бара үзем дә, эш күп булган саен, вакытның дөрес һәм файдалы үтүен аңладым». Йомшак кына холыклы әңгәмәдәшемнең сөйләшә торгач, чын мәгънәсендә, бик көчле зат икәнен тойдым. 19 яшендә ул кечкенә вакытта тормышка ашыра алмаган хыялына таба бер адым ясый. Күп тапкырлар сораса да, әти-әнисе «боевое искусство» түгәрәгенә яздырмый аны. Бала вакытта алардан узып йөри башларга кыюлыгы җитмәгән кыз айкидо түгәрәгенә килә. «Түгәрәккә җыю игъланын күреп алдым да бардым. Мине никтер балалар төркеменә керттеләр.
26 яшемә кадәр айкидо белән шөгыльләндем. Имтиханнар биреп, кара билбауга ирештем. Һәм дөньяның теләсә кайсы урынында укытырга рөхсәт бирә торган Япония паспортына ия булдым. Ләкин кияүгә чыккач бу шөгылемне ташладым, инде яңа хыял-максатлар барлыкка килде», – диде ул матур хыялларны тормышка ашыру өчен яшьнең бернинди киртә булмавын раслап.
Иң элек, Радик белән аралашып китеп, Гөлнур турында да кыскача сөйләштек. Шунда ук ир кешенең хатынына карата булган хөрмәтенә сокландым. Дөрестән дә, гүзәл затны назлап, кадерләп, зур канатлар астында сыенып яшәргә тиешлеген сеңдереп үстергән аңа әнисе.
Ә Гөлнур белән танышу тарихлары чынлап да бик матур.
Дус егете белән чәчтарашханәгә кергән Радик бик тә сөйкемле туташка күз ташлый. Әле үзенең чәчен алдырасы булмаса да, чиратка баса. Гөлнурның: «Сезнең чәчегез җитмәгән дә бит әле», – дигән сүзенә каршы: «Мин ике атнадан өйләнәм. Матурларга кирәк», – дип җавап бирә. Һәм нәкъ ай ярымнан Вафиннар гаиләсе туа. Бер кү-рүдән гашыйк булып, мәңге бергә булырга вәгъдә бирешкән яшь пар беренче көннәрдән үк уртак максатлар куя. Бер-берсенә 8 Мартка, 23 февральгә, Яңа елга бүләк ясыйсы урынга, алар балалар йортларына, картлар йортларына, авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итә. Алда искә алган күңел бушлыгын Радик хәйрия эше белән тулыландыра башлый. «Хатыным белән бер карарга килдек... Шунда бу адымымны хуплады. Күңелендә ниләр кичергәндер, ләкин ул миңа ышанды, каршы бер сүз әйтмәде», – диде Радик. Уңышлы гына килешүләр төзеп, шактый алга киткән бизнесын сатып җибәрә ул. Монда да тормышындагы төп приципларның берсенә тугры кала: ике як өчен дә килешү уңышлы һәм файдалы булырга тиеш. Нәтиҗәдә, Радик шәһәрдә оешкан мөселман яшьләре бүлегенә эләгә.
Ә аларның республика күләмендә узачак зур чарага әзерләнеп йөргән вакытлары була. «Күренекле дин белгече Мөхәммәдзакир Камалов исемендәге укуларда доклад белән чыгыш ясарга дигән тәкъдим алдым. Тамашачылар алдында чыгыш ясау тәҗрибәм булмаса да, ризалаштым, чөнки артка юл юк иде», – ди Радик. Һәм шушы эшчәнлеккә баш-аягы белән чума.
Радикның бу адымына күпләр көлеп караса да, ул үзе, хатыны, якыннары төп терәге була. Бихисап дуслары арасында Радикның изге эшләр башкарырга теләүче, ләкин вакыт ягы бик тыгыз булган бизнесменнар да, игелекләр кылырга янып торган урта хәлле кешеләр дә бар. Менә шулар арасында күпер салып, аларны команда итеп туплап, зур эшләр башкаралар хәзер.
Һәр шөгыль район һәм шәһәр, республикабыз үсеше өчен бәяләп бетергесез зур роль уйный. Мөселман яшьләре берлеге җи-тәкчесе итеп билгеләнгән Радик Вафин дөньяны тулысынча үзгәр-теп булмаса да, әйләнә-тирәдә булган вакыйгаларга йогынты ясау, көчеңнән килгән кадәр яхшылыклар эшләүнең мөмкин хәл икәнен аңлый. «Администра-циябез XIX гасырдан калган тарихи бинаны бирде. Ул җимерек хәлдә иде. Хөрмәтле якташыбыз – Россия Федерациясе вице-премьеры Марат Хөснуллин ярдәме белән без аны төзек-ләндердек. Иң кызыгы: бу бинаны 1847 елда меценат һәм дин белгече Мөхәммәтзакир Камалов төзеткән булып чыкты. Үзе шушы бинада халкыбызның Гаяз Исхакый, Ризаэтдин Фәхретдин кебек күп кенә бөек галимнәренә, язучыларга белем биргән. Минем исә дини белемем дә юк, мин хәзрәт тә түгел, ләкин шушы бай тарихи мирасыбызны саклап, аны киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлы икәнемне аңладым. Нәкъ Мөхәммәтзакир Камалов әйткәнчә, йөрәкне – Аллаһка, кулны хезмәткә багышладык. Бинаны нинди юнәлештә үстерәчәгебезне хәл иткәндә дә, аның барлык өлкәләргә – социаль эшчәнлеккә, мәгарифне, мәдәниятне үстерүгә, спорт һәм башка юнәлешләргә кагылышлы булуын теләдек.
Районыбыз имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямовка рәхмәтләребез чиксез. Ул безгә юл күрсәтүче, барлык башлангычларыбызны хуплап, һәрчак ярдәмгә әзер шәхес», – дип сөйләде Радик әфәнде. Ул якты, заманча җиһазландырылган, чиста, өйдәге кебек рәхәт мохит булдырылган бина буйлап экскурсия уздырды безгә шулай. Кайчандыр бөек галимнәр белем алган тарихи «Камалия» мәдрәсәсәсендә бүген заманча тормыш кайный. Нәкъ шушы исемне йөртүче ял итү-үстерү үзәгендә 12 клуб эшли. Бәби көтүче ханымнар да, яшь ярымлык сабыйлар да, мәктәп укучылары, студентлар, әти-әниләр дә монда үзе өчен кызык булган юнәлешне таба ала. Киностудиядә профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнгән балалар республика, ил күләмендәге зур бәйгеләрдә җиңү яулый. Иҗат студиясендә, робототехника, чит телләр, анимация кебек юнәлешләрдә белем һәм күнекмәләрен үстереп, балалар үзләренә киләчәккә бай багаж әзерли биредә. Үзәкнең ачылган көннәреннән үк бирегә йөрүче балалар, үскәч тә аннан аерылмый. Кем эшкә килә, кем волонтер буларак хезмәт куя. Актлар залында узган гаилә бәйрәмнәренә дә халык бик теләп йөри икән. «Максатыбыз да шул: гаилә инс-титутын үстерү. Әле тәпи киткән балалары белән «Әни һәм бала» түгәрәкләренә йөрүче әниләр үзара танышып аралаша, бергә күңел ача, бөтен арыганнарын онытып, көч җыеп, шатланып, өенә – ире янына кайтып китә. Кирәк кешеләр белән психологлар эшли. Сәламәтлеге ягыннан үзенчәлекләре булган балалар да йөри безгә. Алар монда башка балалар белән бергә шөгыльләнә, аралаша, дуслаша. Алар белән дә нейропсихолог, логопед, психо-логлар шөгыльләнә. Нинди генә юнәлештә эшләсәк тә, балалар өчен командада эшләү серләренә өйрәтәбез», – ди ял итү-үстерү үзәге җитәкчесе Радик Вафин. Үзәкнең тагын бер эшчәнлегенә игътибар юнәлтәсем килә. Әтисез калган балалар өчен булдырылган остаханәдә малайларга хезмәт тәрбиясе бирәләр. Агачтан төрле кирәк-яраклар ясау, электр җиһазлары белән эшләргә өйрәнү, табигатьтә оештырылган төрле походлар вакытында алар психологик яктан да ярдәм ала.
Дөрестән дә, эш уңышлы һәм нәтиҗәле булсын өчен, фикердәшләр, дуслар белән бергә, гаиләңнең дә терәк булуы кирәк. Гөлнур Радикны «булдырасың!», «мин сиңа ышанам!» кебек сүзләр белән канатландырып кына калмый, ә эшендә ярдәм дә итә.
Дүрт сабыйга гомер бүләк итү күп балалы әнинең иҗади сәләтләрен дә ача. «Олы улыбыз Арслан белән йөкле вакытта, макияж серләренә өйрәнеп, кызларны бизәндердем. Раяна белән декретта чакта, кыз балам бар, бер итәк тә тегеп кидертә алмыйммы, дип, тегәргә өйрәндем. Миңа ят эш түгел ул, әти-әнием дә өйдә үз белдекләре белән тегәләр иде. Күрәсең, миңа да сеңеп калган: балаларга вак-төяк киемнәрне үзем тектем. Җәннәт тугач, чын кыйммәтле ташлардан матур бизәнү әйберләре ясый башладым. Мөхәммәтсәлах тугач, инде кондитерлык серләренә төшенә башладым. Тәмле-тәмле тортлар, рулетлар пешереп сыйлыйм якын кешеләремне. Изге җомга көнен дә бәйрәмчә башлап җибәрү традициясен керттем. Гаиләм өчен тәмле иртәнге аш әзерлим. Балалар да белеп үссен дип тырышам. Гомумән, гаиләбезнең һәр традициясе балаларыбызга тәр-бия бирү өчен башкарыла. Быел республикабыз шәһәрләрен йөреп чыгуны максат итеп куйдык. Күңел төшеп, арып киткән вакытларда да торып басам да: «Кем син? Нинди максатларың бар? Балаларыңа нәрсә бирергә телисең?» кебек сораулар белән алга таба тагын да зур хыял-максатлар куеп яши башлыйм. Аларның чынга ашарына ышанам, чөнки янымда алтыным – гаиләбезне туендыручы, мине бар яктан да бәхетле итүче ирем бар, – дип, сөенечле күз яшьләре аша елмая Гөлнур. Ә ире җитәкләгән үзәктә кыз балаларны кул эшләренә өйрәтә. Төрле остаханәләрдә ясалган кул эшләреннән зур күргәзмәләр оештырырлык.
* * *
Дүртенче сыйныфны тәмамлаган 10 яшьлек Арслан да, 8 яшьлек Раяна да, 4 яшьлек Җәннәт тә, хәтта 6 айлык Мөхәммәтсәлах тә шушы үзәкнең бер өлеше булып яши. Бик яхшы билгеләргә генә укудан тыш, балалар спорт белән шөгыльләнергә дә, иҗади яктан үсәргә дә, өйдә әти-әнигә ярдәм итәргә дә, дуслар белән аралашырга да вакыт таба. Вафиннар гаиләсендә туган бу дүрт баланың һәркайсы өй эчен, әйләнә-тирәне иң якты нурларга күмүче кояшка тиң. Аларның туган телебез сакчылары, мәдәниятебезне, тарихны белеп, халкыбызның бөек шәхесләре булып үсәчәгенә бер шигем юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк