Хатын-кыз дөньясы бик серле ул… Әйе, без – гаҗәеп кызык затлар. Ир-атлар гына түгел, кайчак үзебезне үзебез дә аңламыйбыз. Андый мисаллар – адым саен...
Ябыгам бит әле мин. Яңадан... Хатын-кызның ябыгырга тырышмаган вакыты бар микән ул? Менә минем сигез еллап бу турыда уйламаган вакытым юк бугай. Бар инде ул май кунмый торган бәхетле кешеләр. Обезжиренныйлар, дим үзләренә. Кызыгып инде... Майя Плисецкая әйтмешли, ябыгуның юлы бер – не жрать. Юк бит ябыктыра торган берәр тәмле печенье гына. Миңа «меньшежратин», «большешевелин», «кхолодильникунеподходин» ише дарулар кирәк, дип көләм үземнән. Артистлар да белгеч булып бетте, марафоннарны башлыйлар да торалар. Аннары ике атнада биш килограммга ябыккан хатын-кызлар фотолары белән кызыктыралар. Бу хатын да ябыккач, мин ничек ябыкмыйм инде, дип, ачудан чираттагы марафонга кердем. Инде монысына кадәр дә берничәне башлап ташлаган идем. Юк, бүтән болай булмый, монысын ахырына кадәр җиткерәм. Ябыгам!
«Катнашам!» дип язып җибәрүем булды, 990 сум түләргә дигән сылтама килеп төште. Ярый соң, бушка үземнең дә эшлисе килмәс иде. Ичмасам акчамны жәлләп булса да ахырына кадәр барам инде бу марафонның. Шул ук кичне махсус ачылган төркемгә керттеләр. Болай да аз иде алар миндә... Утыз! Җитмәсә, анда таңга кадәр танышып чыктылар. 67 кеше!
Бүген беренче көн. Йокыдан уянуга авырлыкны, күкрәк, бил, бот үлчәмен алдым. Алдан, арттан, яннан фотолар ясадым. Кайчан мондый булдым соң әле мин, дип, үз-үземне «ашап», фотоларны кураторга җибәрдем дә телефоннан бетереп үк ташладым. Кеше күрмәсен тагын. Алар ахырдан «до/после» ясап, чагыштырыр өчен кирәк булачак, диделәр. Төнгә кереп барганда нәрсә ашарга ярый, нәрсә ярамаганын аңлатып чек-листлар җибәрделәр. Уф, бернәрсә ярамый икән. Иртән тордым да, бер стакан җылы су эчкәннән соң суыткычны ачтым. Булган инде, миндә бүген ураза икән – «ПП»га туры килердәй берни юк! Әле дә ярый әни биреп җибәргән йомыркалар коткарды. Шуны табада майсыз пешереп, янына үз бакчамнан кыяр өстәдем. Эремчек-ле сырны юка ләвәшкә яктым. Күңелсез. Бал булса да кабып куясы килгән иде... Шкафта зефир барын да беләм. Иртән ашасаң берни булмый, дип, үз-үземне көйләп маташканда чак тыелып калдым... Ябыккач ябык инде!
Эшкә килдем. Иң авыры – коллегаларга ияреп чәй эчәргә утырмаска. Безнең эштә тәм-томның өзелгәне юк. Эшкә килгәч әйткәннәр иде аны, ябыгып булмый монда, гел тәмлүшкәләр белән чәй эчү дип. Хәзер үзем дә шуннан «страдать итәм». Юк, бүгеннән ябыгам! Дүрт почмаклы өстәлне түгәрәк итеп чәй эчәргә утыручылар янына бер стакан кайнар су белән килеп сырыштым. Күңелсез... Сөйләшәсе дә, көлешәсе дә килми. Бөтен уем ашау турында... «ПП» дигән булып гомер буе болай яшәп була микәнни?! Менә шушы бер торт кисәген ашап куйсам, миннән дә бәхетле кеше булмас иде дә бит. Ябыгам шул...
Ашханәгә төшкәндә урман кискән кеше сыман ачыккан идем инде. Салат та алдым (майонезы булса соң), аш та бүлдерттем. Кыздырган бәрәңгегә күз төшеп торса да, аек акыл карабодай алырга кушты. Тыңламыйча булмый, әле гел ябыгам бит. Карабодай янына балык соратып алдым. Менә бит, полный «ПП», малай! Болай булгач түзәбез!
Төшке аштан соң бөтен кеше чәй эчкәндә мин тагын компьютер артында су эчеп утырам. Кәефем бөтенләй төште инде, баллы әйбер ашыйсы килә. Кичкә нәрсә пешерим, дип, үземә тәмле рецептлар караштырып утырам. Телефонга хәбәр килеп төште. Ирем яза. «Илфатлар киләбез диделәр бүген.
Нәрсә пешерәсең?» Артыннан ук: «Иртәгә Рөстәмнең туган көне икәнен онытма. Кичке җидегә», – дип тә өсти. Әһә, ә аннары сеңлемнең туган көне. Уффф... Син ябыга башлагач кына бәйрәм арты бәйрәм тотына бит ул!
...Үзем кунакларны сыйлыйм, үземнең авыздан сулар килеп утыра. Ичмасам табынга утырышка: «ПП»да бит әле мин», – дип мактанып ташладым. Утырам менә хәзер бәлеш урынына үлән чәйнәп.
Кунакларны озаттык, балаларны йокларга яткырдым... Көзге каршына бастым да борыла-борыла үземне карыйм. Болай әллә ни таза да түгел инде мин. Миннән дә тазарак кешеләр – миллион! Ичмасам, акча түләп кердем бит шушы марафонга... Әйдә ярар, кибеткә бер керүеңдә туздырасың ул 990 сумны. Сәдака булсын!
Төнге унике тулырга егерме минут.
Тартманы ачып, кетердәп торган батон кибәнен кисеп алдым. Салат болгатырга дип алган каймакны суыткычтан чыгарып, батон өстенә калын итеп яктым. Кырларыннан агып ук төште. Ялап алдым. М-м-м... Каймак өстенә карлыган вареньесын агыздым да сөтле чәй ясадым...
Тәмле-е-е-е!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк