Күңелдә үпкә һәм ачу сакламаска кирәген барыбыз да белә. Җанда яшәгән бу авыр хисләрдән начар чирләр барлыкка килүенә дә ышанабыз. Әйе, кемдер кайчандыр сиңа әйткән яман сүз яки кылган яман гамәл өчен гомер буена үпкәләп яшәү әйбәт әйбер түгел инде. Шуңа күрә без аларны күңелдән кичерәбез. Ләкин...
Кичерәбез, тик бу сүзне дә, бу гамәлне дә беркайчан онытмыйбыз. Бик теләсәк тә, оныта алмыйбыз. Гәрчә, үз-үзебезне «оныттым, гафу иттем» дип ышандырырга тырышсак та, булмый! Гафу итә алмау начар әйбер инде ул. Үпкәчел, үчле кешене яхшы кеше дип булмый. Үч белән яшәү, Аллаһ сакласын, имансызлыкны да күрсәтә бит әле ул.
Сезгә ниндидер золым салган кешене чынлап та кичердегезме, юкмы икәнен, гафу итүнең ялган гына, үз-үзегезне ышандырырга тырышу гына булуын ачыклавы кыен түгел. Әгәр күңелегездә бу кешегә карата кайчагында начар теләк туа, җае чыкса үч алырга омтылып, аның үз әшәкелеге кайчан да булса үзенә бер кайтачагына ышанып яшисез икән, димәк, сез әле аны кичермәгәнсез. Бик сирәк кенә булса да башыгызда «ул да күрер әле бер» дигән уй кабынып ала икән, күңелегездә бу кешегә карата әле һаман да үпкә яши.
«Гафу иттем» дип никадәр күбрәк кабатласагыз, аңа булган үпкә хисегез шуның кадәр зуррак. Чынлап та гафу итү – бу хакта бөтенләй дә оныту, аны искә алмау. «Гафу иттем» дип әйтеп, без үз-үзебезне моңа ышандырырга тырышабыз. Ә чынлыкта бу кешегә күңелебездә начар хисләр яши. Хисләр – сүнмәгән учак билгесе. Бу учакта безнең сәламәтлек, яшәү көчебез яна. Чирләр алар әнә шуннан килеп чыга да инде.
Әледән-әле шул вакыттагы кичерешләргә кайту бик начар. Гафу иттем дип үзеңне алдап яшәү аннан да начаррак.
Ә бит чын-чынлап кылынган зур золымны гафу итүе дөрестән дә җиңел түгел. Гафу итү, кичерү процессы бик озак елларга сузылырга мөмкин. Җан ярасы кайчагында гомер буена сызлый. Бу очракта нишләргә? Ничек кичерергә?
Кичерә алмыйсыз икән, кичермәскә! Гафу иттем дип, үзегезне алдап яшәмәскә, шуңа инанырга тырышып, яшәү көчегезне сарыф итмәскә. Ләкин гел бу хакта уйлап, яраны да кузгатмаска! Аңа яңа инфекцияләр кертмәскә (чөнки уйлый башласак, без ул чакта кичерелмәгән әллә нинди авыр тойгыларны казып чыгарырга сәләтле).
Юк, онытыгыз, дип кенә киңәш биреп, ул золым барыбер онытылмый. Онытылмаса да, ул хакта уйламаска. Күңелдән бу кешегә карата начар теләк теләмәскә, язмышның үзе үч алуын көтмәскә, үзегезгә дә үч алырга уңай форсат эзләмәскә. Менә шул чагында акрынлап кына булса да гафу итү процессы башланачак. Ә чын-чынлап гафу итү – ул рухи үсешне күрсәтә торган әйбер.
Кайчагында журналга сугыш чоры балаларыннан хатлар килә. Күбрәк ачлыкны, ялангачлыкны язалар. Ләкин иң ачынып язган вакыйгалар – шул авыр вакытта колхозчыларның хәлен тагын да авырайткан урман каравылчылары, председатель, бригадирлар белән бәйле була. Кышкы ачы салкында алты-җиде чакрымдагы урманга барып, кул арбасына төягән чыбык-чабык өчен урман каравылчысының балалар кулындагы балтаны алып калулары, чананы яки арбаны тураклап атулары, налогыгыз түләнмәгән дип өйдәге соңгы ризыкны алып чыгып киткән вәкилләрнең кансызлыгы аларның җанын бүген дә сыкрата. Җан исән булганда хәтер яши шул, мондый золым онытылмый, аны гафу итүе дә кыен.
Моннан берничә ел элек бер танышыбыз юл һәлакәтенә очрады. Каршы як полосадан барган машина ул утырган машинага китереп бәргән. Танышыбыз шунда ук һәлак булган. Исерек килеш машина руленә утырган шул адәм аркасында бер гаепсез кешенең тормышы мизгел эчендә чәлпәрәмә килде. Хәзер аның әнисе соңгы көненә кадәр шушы хәсрәт белән яшәргә мәҗбүр.
Мине шушы ике вакыйгада башка нәрсә гаҗәпләндерә – хат авторлары булган сугыш чоры балалары да, улын югалткан әни дә үзләренә зыян китергән кешеләрдән үч алу теләге белән, аларга яманлык теләп яшәмиләр. Бәлки, алар үзләренә золым китергәннәрне әле чын-чынлап гафу итеп тә бетермәгәннәрдер, ләкин алар инде шушы юлда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк