Мәктәптә җен-фәлән кебек нәрсәләргә ышанмаска өйрәтсәләр дә, ышандырып кара син дәү әниләрне шүрәле, җен һәм убырның юклыгына! «Сәвит мәктәбендә укып, бозылып беттегез, Алла да юк, мулла да юк, бер әйбердән курыкмыйсыз!» – дип, сукранып тик торалар. Мин куна йөргән Рәкыя әби дә, нәкъ шулай. Ялгызы яшәгәч, җен-фәләннән бигрәк тә шикләнә ул. Менә бүген дә аның янына куна килдем әле. Тәмлүшкәләр белән самавыр чәе эчкәннән соң портфелемне ачып карасам – туган тел китабым өйдә онытылып калган. Дәресемне әзерләгән идем әзерләвен. Тик мәктәпкә китапсыз барырга ярамаганлыгын белгәнгә, иртән үзебезгә кереп чыгарга булдым. Иртән биш тулмас борын ук уянылды. Рәкыя әби: «Хет җиде тулсын, ачы таң белән курыкмыйча ничек кайтасың, җен-мазар килеп чыкса? – дип, күңелгә шомлык оеткысын салып куйса да, киенүемне дәвам иттем. Пәлтә төймәләрен Тукайның «Сабыйга» шигырен сөйли-сөйли каптырам.
Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул; Сөйләве яхшы, күңелле – шагыйранә ялган ул».
Әбиемә бөек шагыйрең бар ни дә, юк ни! Үземне генә чыгарып җибәрәсе килмичә, кара бәрхеттән тышланган кыска пәлтәсен кия башлады. Ул мыштырдаган арада, мин ишектән чыгып та йөгердем.
Апрель азагында, көндезләрен җылы торса да, иртәнге якта суыграк. Салкын һава чыккан уңайга, юка пәлтәм аша үтеп кереп, бөтен тәнемә «ревизия» ясарга кереште. Әллә һава салкынлыгы, әллә шикләнү хисе көчәйде, эчтән калтырата башлады. Үч иткән кебек, урамда лампочка-мазар да янмый, дөм караңгы. «Кире әйләнеп керсәм?» Җитмәсә, эрзинкә итекләрем шапылдавына, йөрәк тә мерт-мерт иттереп куя. Менә күрше Усман абзыйларның йорты. Абау! Безнең капка төбендә ап-ак бер нәрсә коймага сөялгән түгелме?! Шагыйрьнең: «Һич өрәк, албасты булган сахралар, кырлар да юк; Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк», дигән шигырь юллары истән чыгып, «Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?» – дип язганы бөтен барлыгымны айкап алды. Шуннан аякларым җиргә ябешеп, ни алга, ни артка бармас халәткә килә. Җил исеп куйды. Ой! Теге ак әйбернең бер өлеше җиргә чүгәләде. Кайдандыр б-и-и-ик ерактан ишетелер-ишетелмәс кенә килгән эчке тавыш: «Йә син хорафатларга ышанучы бер «слабак», йә – чын пионер» – дип, алга атларга әйди. Капка төбенә якынлашам. Теге әйбер селкенеп-селкенеп куя, ләкин урыныннан кузгалмый. Шайтан алгыры нәрсә! Шулай да эчемнән «на высякий пажарный» дәү әнидән өйрәнгән догаларны кабатлыйм. «Әгүзү билләһи-минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһһир-рахмәнир-рахим». Тагын бер адым… Һайт!
…Җен дигәнем – кичә апалар эскәмиягә пәлтәләрен пычратмаска җәеп утырган гәҗит булып чыкты! «Курыкканга куш, койрыгы белән биш» дигәндәй, караңгыда аклы гәҗит күземә «җен-пәри» булып күренгән. Тәки, Тукай абзый хаклы булып чыкты бит, әй!
фото:
https://pixabay.com
Комментарийлар
0
0
Бигрэклэр дэ инде матур , тасвирлап язасын да инде Люция апаем , рэхэтлэнеп колэ колэ укыдым . Ракия апаны , Усман абыйларны искэ тошерттен . Унышлар СИНА !!!
0
0
0
0
Рәхмәт зур итеп! Авылдашым Вера апа калдыргандыр бу фикерне дип уйлыйм)))
0
0
0
0
Бик таныш хәл, Люция ханым. Матур итеп тасвирлап язгансыз, рәхмәт. Балачак хатирәләрен кузгаттыгыз.Ай шул җен-пәри белән куркытып йөрәккә төштеләр инде ул әбиләр балачакта! Совет мәктәбендә җен-пәри юклыгына күмпе ышандырсалар да сабый чактан күңелгә кереп оялаган шул шик бетмәде. Төнгә ялгыз калган очракларда барыбер шикләндерә, "Куркак буын үсә бит"дигән уй беркемне дә борчымады, куркак белән идарә итү җиңел бит.
0
0