Бу хәлләрне ишеткәннән соң, бер кызык мәзәк искә төшә.
Белмим, аларга ничек дип әйтергә: мошенниклар дипме, кырыкалдарлар, караклармы? Хикмәт исемдә түгел. Нинди генә алдау-йолдауларга бармыйлар алар бүген. Корбанының психологиясен, авырткан җирен яхшы белгән һәм шуннан гаҗәеп оста файдаланган адәм актыклары бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр тирәсендә бутала.
Бу вакыйганы ишеткәч тә, ни еларга, ни көләргә белми тордым. Кирәк бит беренче күргән кешегә шултиклем ышаныч күрсәтергә?
Октябрь ахырларында полиция бүлекчәсенә С.тан таныш булмаган бер хатынның әнисеннән 500000 сум акча алып китүе турында хәбәр алына. Зыян күрүче Н. сәгать берләр тирәсендә эшен тәмамлап, өенә кайтырга чыга. Юл уңаенда чәй эчәргә берәр тәмле әйбер алыйм дип, кибеткә кермәкче була. Тик анда товар кабул итәләр икән. Кибеттән чыгып, инде өенә юнәлгәндә генә каршысына әллә каян гына 55–60 яшьләр тирәсендәге бер ханым пәйда була. Өстенә кызыл пуховик кигән. Зыян күрүче аның аяк киеменә игътибар итә: ялтырап тора, үзе кара төстә, кулындагы сумкасы да кара. Ул як-ягына каранып ала да, китәргә дип кузгалган хатынның сул кулыннан эләктереп ала: «Сез нык авырыйсыз. Бәхетегез, мине очраттыгыз. Бары мин генә сезгә ярдәм итә алам», – ди. Шул вакыт алар янына 45 яшьләр тирәсендә булыр, тагын бер хатын килеп баса. Монысы да гел кара киемнән. Муенына чорнаган палантины гына аксыл. «Соңга калдым, ахрысы. Балам чирләп тора», – дигән була ул тегесенә. Үзен «Оля» дип таныштырган хатын, һаман да корбанының кулын ычкындырмаган хәлдә, сайравын дәвам итә: «Бозым синдә. Тиздән балаларың да үләчәк. Мин бөтен кешене дә дәваламыйм. Чират миңа. Ә менә син минем каршыма, юлыма килеп чыктың, шуңа мин сиңа ярдәм итәргә әзер», – ди. Н.ның балалары турында ишетүе була, шундук куркуга кала. Ә тегесе, корбанының хәлен күреп, дәвам итә: әллә нинди телдә догалар укырга, төкеренергә тотына.
«Барыгыз, инде хәзер шушы ханым белән кибеттән ун йомырка алып чыгыгыз», – дип, соңгарак килгән хатын икесен кибеткә кертеп җибәрә. Алып чыккач, Н. «Оля»га бер йомырка суза. Тегесе йомырканы алып, кулъяулыкка төрә дә, сыта, аннары полиэтилен капчыкка салып, кесәсенә тыга. Эш моның белән генә бетсә иде... Юк шул, мошенник: «Хәзер менә бу хатын белән өеңә кайт та, булган бөтен акчаңны миңа алып чык. Бөтен бозык шунда. Мин өшкереп бирермен», – ди. Ничек уйлыйсыз?! Хатын өенә кайта, ире белән гомер буе җыйган 500000 сум акчаны ала... һәм аларны көтеп калган әлеге дә баягы «Оля»га чыгарып бирә. Уйласаң, исең китәр, билләһи. Кирәк бит шуның кадәр беркатлы, ваемсыз булырга, ә?!
«Әйдәгез, чиркәүгә... ләкин анда кергәнче чиркәүне бер кат әйләнеп чыгарга кирәк. Сез бер яктан, без бер яктан», – ди кырыкалдар. Бер әйләнә чиркәүне ханым, ике әйләнә, өч әйләнә... Һәм, ниһаять алданганын аңлый. Кычкырып кына еламый. Тик ул мошенниклардан инде җилләр искән. Алар белән бергә 500000 сум акча да...
Бу хәлләрне тыңлагач, бер анекдот искә төшә. «Дуңгызыңны мәчет тирәли өч мәртәбә әйләндерсәң, ул сарыкка әйләнә. Сарык ите ашыйсың килсә, бар, өч мәртәбә йөртеп чык», – дигән ди берәү. Менә шулай, җәмәгать. Аек акыл белән уйласагыз, акчагыз да янга калыр, дөнья бетереп кырыкалдарларны эзләгән полициягә дә эш кимрәк булыр. Чиркәү тирәли йөртеп чыкканга карап кына бозым бетмәгән шикелле, дуңгыз да хет өч, хет ун мәртәбә әйләндер чиркәү тирәли, сарыкка әйләнми!
фото:
https://pixabay.com
Комментарий юк