Тормыш кыйммәтләре
Бирсен Ходай!
...18 июнь иде. Рузия апа кечкенә кызы Гөлинә, улы Илһам белән гөмбәгә китте.
Урмандагы хуш исләргә, кошлар моңына уралып, кәрзиннәр тулганы сизелми дә калды. Сөенә-сөенә өйгә кайтып барганда, выжлап янгын машинасы килеп чыкты.
— Әни, без янабыз ич, — дип кычкырып җибәрде Илһам.
Сәгать ярым элек кенә матур булып утырып калган йорттан кара күмер генә калган иде.
Егерме сигез ел яшәлгән нигез, каралты-кура, өйдәге барлык хәзинә, балаларны башлы-күзле итәрлек бөтен кирәк-ярак күз ачып йомганчы көлгә очты. Әнисенең биш елын үткәрергә, Коръән укытырга хәзерләнгәннәр иде. Юкса, ире Рөзыйх алардан ишегалдында басып калган иде. Барысын да үзем белән алып китөм, диюе булган икән. Үз иркең белән үз өеңә, уз гомереңә ут тәртәле...
Көнчелек харап итте аны. Кул да күтәрмәгән, бармак белән дә чиртмәгән, бары тик теле белән генә әкрен-әкрен телгәләгән ул хатын йөрәген. Бер гөнаһсыз көе берәүнең эте дә ишетмәгән сүзләрдән сабырлыгын җуймады Рузия, өйдәгене чит-ятка чыгармады. Әле алга таба да күзен йомып, ир хакы, балалар хакы дип яшәгән булыр иде ул аның белән.
...Рәзыйхның өй салган вакытта бер аягы авырта башлый, тиздән аны кисәргә туры килә. Инвалид. Җитмәсә, инсульт та сагалап кына торган икән. Шул ук елны Рузия апаның әнисе авырып китә. Бер килсә, килә бит ул. Олы кызы Эльмира дәү әнисен караса, Рузия ханым исә бер минут та күздән ычкындырмый өч ай буе урын өстендәге ирен саклый. Әнисе улеп киткән елны кече кызы авариягә эләгә, бертуган сеңлесенө операция була. Әле болар белән генә дә бетми. Улы Илһамны мотоцикл бәреп китеп, бер ай аңына килә алмый ята. 2004 ел аның узенө сынаулар алып килә. Казаннан кайткан УЗИ табибы күп тикшеренүләр үткәргәннән соң: “Рузия ханым, сезнең бөерегез эшләми”, — дип, диагнозны ачыклый.
Республиканың клиник хастаханәсендә алты сәгать ярым ясыйлар аңа операцияне, хәтта табиблар ике кабыргасын да кисәргә мәҗбүр булалар. Хирург Булатов, профессор Галиев һәм башка бик күпләр саклап кала аның гомерен.
Ә ир дигәнеңә ике дөнья бер кәнди. Әллә аның хатыны операция ясаткан, әллә инде ял йортыннан кайткан. Хәл-әхвәл дә сорашмый хәтта. Һаман шул каһәр суккан көнчелек инде.
...Көн артыннан көн үтте, ай айга, ел елга ялганды. Икенче группа инвалид Рузия ханым мин авыру, миңа эшләргә ярамый дип утырмады. Тормышын гөлләр кебек яңабаштан корды. Иң зур сөенече — балалары булды. Кызы Эльмира әне, Арчаның юридик колледжын бетереп, балигъ булмаган балалар эше буенча Казан шәһәре Совет районы эчке эшләр бүлегендә инспектор, читтән торып Югары милиция академиясендә белем ала. Ә Илһамы Арчаның Тукай-Кырлай совхозында инженер-механик. Читтән торып авыл хуҗалыгы академиясендә укый. Кече кызы Гөлине Арча мәктәпләренең берсендә иң алдынгы укучы, математика буенча олимпиадаларда беренче урыннарны яулаучы бала.
Тормыш та, ниһаять, йөзен ача Рузия ханымга. Тирә-ягында искиткеч шәфкатьле, игелекле кешеләр яши икән ләбаса. Барысы да ярдәм итәргә әзер. Янгыннан бәла күргән гаиләне урамда калдырмыйлар алар. Әле берсе, әле икенчесе урын бирә. Бервакыт Мөгъдәнур исемле күршесе эзләп таба боларны. “Безнең буш өебез бар бит, Рузия апа, торып торырсыз", — ди. Хатыны Сәрия дә хуплый иренең фикерен.
Ходайның хикмәте, менә шул урында төпләнеп калалар да инде.
Янган йорт урынына кызыл кирпечтән тагын бер матур йорт торгызып килә Шакировлар. Йортларын сала башлагач, иң беренче булып юл идарәсе башлыгы Альберт Сафиев йөгереп килә. Техника белән ярдәм итә, материалларны бирә. Рузия апаның эш урыны — элеватордан да ярдәм кулы сузалар. Элеватор директоры Наил Гобәйдуллинга чиксез рәхмәтле, кирпечкә акчаны ул бирә. Башка урыннардагы җитәкчеләр — Рүзәл Мингәрәев, Рафаэль Муллагалиев һәм башкалар эчкерсез булыша.
— Администрация башлыгы Алмас Нәзировка, мэрыбыз Ислам Вәлиевкә, хакимият кешеләренә нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр кебек, — ди Рузия ханым.
Татар җире, татар халкы элек-электән киң күңеллелеге, шәфкатьлелеге белән дан тоткан. Шөкер, бу сыйфатларыбыз әле дә саклана. Бирсен Ходай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк