Әйе, безнең гаиләдә бар нәрсә дә «артык» сүзе белән янәшә бара. Артык тугры, артык дөрес, артык намуслы, артык кешелекле, артык тырыш... Авылда баланы эш белән дә үстерәсең әле ул. Эшли торган кеше бөтен җирдә дә кирәк була дип үстердек балаларны.
Уңыш формуласы ниләрдән гыйбарәт? Сәләт, тырышлык, үҗәтлек, максатчанлык таләп итә ул. Бу исемлекне уңышка ирешкән һәр кеше үзенчә дәвам итәр иде. Ләкин тагын бер мөһим әйберне билгеләп үтми мөмкин түгел. Бу шәхес артында кем тәрбиясе тора? Кемнең үгет-нәсыйхәте, изге теләге, үрнәге белән уңышка ирешкән? Кем баласы ул? Бу проектта шул сорауларга бергәләп җавап эзләрбез.
Флёра ИВАНОВА – финанс белгече, икътисадчы. Бүгенге көндә лаеклы ялда.
Кызы Венера АИТОВА – алып баручы, тапшырулар авторы һәм редакторы, режиссер, «Журналистикада исем» номинациясе буенча «Бәллүр каләм-2018» иясе.
Флёра ханым, Венера карап торышка шәһәр кызы ин-де менә. Стиль, зәвык, этикет, үз-үзен тотышы... Ә ул шәһәрдә туып, авылда үскән икән бит!
– Авылда яшәргә дигән планнар юк иде үзе. Үзебез дә авылда туып-үскән кешеләр. Өйләнешкәч Брежнев шәһәрендә төпләндек. Венера да, икенче кызыбыз Айгөл дә шунда тудылар. Балалар бакчасына биргәч еш авырый башладылар. Бакчага йөрмәскә тырышыгыз, диде табиб. «Авылда яшәсәгез, тагын да яхшы булыр иде», – дигән киңәшен тиеш дип кабул иттек. Барысы да хәере белән җиңел генә җепкә тезелгән кебек җайлашып та китте. Эш тә булды, яшәр урыныбыз да, шартлар да бик яхшы иде без кайтып төпләнгән Бигеш авылында. Шаккаткыч дәрәҗәдәге тәвәккәллек бардыр бездә. Алган фатирыбызны тапшырып, бер көндә диярлек хәл итеп кайтып киттек. Шунысы кызык: икенче көнне үк балалар бакчасына йөри башлады кызлар. Бер көн дә диярлек калдырмыйча йөрделәр, больничный алганымны да хәтерләмим хәтта!
Яшь тә өч айда Венера инде апа булган! Бу балага игътибарым җитми дип борчыла идегезме?
– Алай дип уйлаганым булмады. Икесен бер коляскада йөрттем, балалар бакчасына җитәкләшеп киттеләр, мәктәпкә дә җитәкләшеп йөрделәр. Үзем гаиләдә бер генә кыз булгач, аларның шулай дус булып бергә йөрүләре, бергә үсүләре, бертөсле киенүләре – минем хыялым. Шулай бер-
тигез булып үссәләр дә, Венерада апаларча кырыслык та бар иде, үзен куя белә иде ул. Сеңлесе әле дә «апам» дип кенә тора аңа.
Авылда бала үстерү өчен мөмкинлекләр азрак, диләр. Ә Венера укымышлы, акыллы, эрудицияле, үз-үзен тота да, күрсәтә дә белә. Шундый уңдырышлы мохитне ничек тудырдыгыз?
– Авылда мөмкинлекләр юк димәс идем. Бигрәк тә без яшәгән Бигештә. Чаллы, Түбән Кама, Зәй уртасында диярлек урнашкан ул. Бию түгәрәгенә йөрде, баянда, металлофонда уйнарга өйрәнде. Мәктәп бик көчле иде безнең! Айкидо белән дә шөгыльләнде. Ул катнашкан фестивальләре күпме булгандыр! Мәктәптән кайтып керәсе килмәслек дәрәҗәдә яратып укыдылар. Мәдәният йортында да тормыш кайный бит – балаларга анда да бик күп игътибар бирәләр, һәрберсен белеп торалар. Бервакыт матурлык бәйгесендә катнашырга тиешле кыз килә алмагач, Венерага тәкъдим иттеләр. Әнә шуннан үзенә яңа дөнья – сәнгать дөньясын ачкан кебек булды да инде.
Хәзер Венера белән горурланырлык сәбәпләрегез
бик күп. Ә ул бәләкәй чакта иң зур горурлык хисен кайчан кичергән идегез?
– Ул туганда ук башкалар кебек түгел иде. Йомры битле, шулкадәр матур бала... Шалкан кебек дип ярата идек! Мәктәп яшеннән үк кайда гына катнашса да – гел җиңүче. Аның өчен бер дә кызарганым булмады.
Венера өчен борчылырга туры килгән очраклар булдымы?
– Юктыр... Кайда барсам да, гел мактау сүзләре генә ишеттем. Авырган чагы бик йөрәгемә кереп калган... Пневмония белән авырып 2 яшендә реанимациягә эләкте. Берүзен генә алып кереп киткәннәре әле дә күз алдымда. Иң нык борчылган чагым шул булды. Башка бер дә «ай-һай» дигәнемне хәтерләмим. Тәрбия дә шулай булгандыр. Бервакыт үпкәсен дә белдергәне булды: «Безне шулкадәр коммунистик рухта үстергәнсез, хәзер шул рамкалардан чыгып та булмый», – дип. Үзебезнең заман идеологиясе белән үскән балалар алар.
«Институтка укырга кергән елларда әти-әнием
үз чорым өчен тәрбияләмәгәннәр, дип үртәлдем. Артык дөрес кеше, ышанучан итеп үстергәннәр...» – дип җавап бирә Венера бер интервьюда.
– Әйе, безнең гаиләдә бар нәрсә дә «артык» сүзе белән янәшә бара. Артык тугры, артык дөрес, артык намуслы, артык кешелекле, артык тырыш... Авылда баланы эш белән дә үстерәсең әле ул. Эшли торган кеше бөтен җирдә дә кирәк була дип үстердек балаларны. Ашарга пешерү, җыештыру эшләре, сыер саву – Венера тотынса, барысын да җиренә җиткереп эшли. Ашыгып, кабаланып эшли торган кеше дә түгел ул үзе. Әкрен булса да, барысына да вакытында җитешә. Дуслары да шакката бу сыйфатына. Бер кеше дә эшли алмаган кебек итеп эшли ул.
Бәләкәй чакта кем булырга хыяллана иде?
– Хирург булырга хыялланды. Медицина институтына ачык ишекләр көненә дә барып кайткан иде инде. Шул чакта мәдәният йорты директорыбыз Венераны «Нәүрүз гүзәле» бәйгесендә катнашырга чакырды. Анда нык әзерләнделәр. Венерага шулкадәр ошады сәнгать дөньясы! Әтисенең апасы: «Венера, сиңа тумыштан бирелгән сәләт бит бу, нинди табиб инде?» – диеп, күптән шушы юнәлеш-кә үгетли иде аны. Әтисенең ягы мәдәният, сәнгать юлында зур хезмәт куйган шәхесләргә бай. Россиянең, Татар-станның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәгъде Халитов, иремнең энесе – композитор Марсель Иванов та шушы дөнья кешесе иде бит. Ә мин үзем чын-чынлап аны табиб итеп күрә идем. Инде бишенче сыйныфта укыганда ук безгә укол кадый иде Венера. Әле ул хәзерге юка шприцлар түгел, элеккеге калыннары бит. Кулы да йомшак дип куана идек. Хәзер дә: «Әни, миндә шундый яхшы табиб әрәм була бит!» – дип әйтә ул.
Венераның без белмәгән нинди таланты бар?
– Тавышы бик матур аның. Вокал белән тирәннән шөгыльләнгән булса, яхшы җырчы чыккан булыр иде кебек. Әтисенең бер үкенече бу. Спорт белән дә бик уңышлы шөгыльләнде, булдыра иде. Үстерсәк, ул өлкәдә дә уңышка ирешер иде дип уйлыйбыз.
Венераның иң көчле яклары кайсы дип саныйсыз?
– Нык кызыксынучан ул. Бик тырыш! Бер әйберне яхшылап өйрәнеп бетермичә, төбенә төшмичә туктамый. Эшендә бик булыша бу сыйфатлары. Нинди тема булуга карамастан, бер тапшыруга да әзерлексез чыкмый.
Венера кайсы ягы белән әти кызы, ә кайсы ягы белән сезгә охшаган?
– Төгәллеге, максатчанлыгы, тәвәккәллеге (ә ул анда чиктән ашкан: парашюттан, тарзанкадан сикереп куркыткан иде мине) белән минеке инде ул. Ә менә Ходай биргән иҗадилыгы – әтисеннән. Холкы да әтисенеке дип саныйм.
«Гаилә белән карьера арасында беренчесен сайлап, 50 яшендә Казанга күченергә җөрьәт итүче», – ди Венера сезнең турында бер интервьюсында. Ике әби белән бит әле ул!
– Әйе, беребезгә – 44, беребезгә 45 яшьтә малайлы булдык. Улыбыз Радик тугач, Казанга күченергә хәл иттек. Кызлар да шунда укый, бергә-бергә җиңелрәк булыр, дидек. Үз әнием дә, кайнанам да безнең белән яши иде ул вакытта. Икесе дә бик җайлы кеше булдылар: сез кайда – без шунда, диделәр. Күпме гомерләре калгандыр, рәхәттә яшәсеннәр дип тырыштык. Икесенә ике бүлмә әзерләп, урын җирләренә кадәр җәеп күчердек, алар бер авырлыгын да сизмәделәр. Балалар әбиләре өчен үлеп торды. Әнкәй исән әле, бер көн калмыйча Венераның балаларын коляскада тибрәтеп йоклата.
Үз балаларыгызны тәрбияләгән ысуллар хәзерге балаларга (оныкларга) туры киләме? Аерыламы алар?
– Ничек кенә әле! Кызларга үзебез күргән тәрбияне биреп үстердек. Улыбыз инде бөтенләй икенче буын. Аның белән үзебезгә дә үзгәрергә, аның дөньяга карашын кабул итәргә өйрәндек. Аларның максатлары башка, «үзем» дип кенә торалар. Унынчы-унберенче сыйныфларны онлайн рәвештә Мәскәүдә укып бетерде – безнең өчен башка сыймаслык әйбер бит! Оныклар – өченче, яңа бер буын. Ләкин оныкларны мин түгел, әти-әниләре тәрбияли – шу-ның белән җиңелрәк. Ә миңа бары тик аларның тамаклары тук булсын, исән-сау булсыннар, аларга яхшы булсын, рәхәт булсын – шул гына. Ләкин шунысы бар – балалар төрле булса да, төп тәрбия нигезләре шул ук. Традицияләр-не күреп үссеннәр дип тырышабыз. Әби-бабаларының каберләрен зиярәт кылу, ике ветеран бабалары хөрмәтенә Җиңү көнен зурлап билгеләү, бәйрәмнәргә җыелу, табынга бергә утырып ашау, гаделлек, дөреслек, ярамыйны күз карашыннан аңлау – безнең гаиләнең төп принциплары бу.
Фото: Анна Арахамия. Видео: Дмитрий Цумарев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк