Бетле күркә

Тормыштагы күпме вакыйгалар, танышлар хәтердән эзсез югалса да, беренче укытучысын беркем дә онытмыйдыр. Аның исеме, образы, гел күңелдә. Хәтта киләчәк язмышыбызның, сайлыйсы һөнәребезнең нинди булуында да укытучының йогынтысы бар. Бер сүзе, бер гамәле белән иңнәргә канатлар да куя, хыялларны да чәлпәрәмә китерә ала ул.
Сентябрь ахырында телевидениедән сигез яшьлек малайның маңгаена «дурак» дип язган укытучы турында сюжет күрсәттеләр. Дистә елдан артык мәктәптә рус теленнән белем биргән укытучы бу гамәле өчен бик үкенүен, үзен гаепле санавын сөйли. Баладан да, аның әти-әнисеннән дә гафу үтенә. Статья белән эшеннән дә куганнар икән үзен. Әти-әниләр, аны яклап, мәктәп ишегалдына җыелганнар. Берзаман бу гауга онытылыр анысы. Әмма... дуслары алдында хурлыкка калган малай гына онытырмы аны? Классташлары алдында бер төшкән абруен ничек кире кайтарыр? Киләчәк язмышында, үз-үзенә куйган бәясендә чагылыш тапмасмы шушы вакыйга?
Хәтерләмим, әллә беренче, әллә икенче класста укыган чагым иде. Яңа ел бәйрәменә әзерләнгәндә укытучы апа бөтенебезнең чәчен бер тарак белән тарап үрде. Икеме, өчме атнадан, мәктәпкә табиблар килеп, балаларның башларын тикшерде. Мин ул көнне мәктәпкә бармый калган идем. Икенче көнне башымны укытучы апабыз үзе карады. Ник шул вакытта үз-үзен тыеп кала алмады ул? Аның бөтен класс алдында: «Бетле күркә! Башың тулы бет бит!» – дигән ике җөмләсе абруема һич юып алып булмаслык бер тап булып ятты. Соңыннан ничә еллар буе, берәрсе белән сүзгә килсәкме, фикеремне үткәрмәкче булсаммы, «бетле башың белән тик кенә тор әле!» дип, тиз «авызлыклыйлар» иде. Югыйсә ул вакытта башка классташларымда да табылган булган ул. Табиблар бу хакта баланың әнисенә генә әйткәннәр, беркемне дә бөтен класс алдында фаш итмәгәннәр, абруен төшермәгәннәр.
Әни ул кичне, ачулана-ачулана, пәке белән чәчемне кырды. Билгә кадәр төшеп торган озын куе чәчләрем тотам-тотам булып идәнгә сибелгәндә, әнигә күрсәтми генә елаганымны хәтерлим. «Чәч үсә ул!» – әнинең сүзен күңелемнән кабатлап, үз-үземне шулай юаткан булдым. Әмма: «Иртәгә мәктәпкә ничек итеп барырмын, классташларга ничек күренермен?» – дип төне буе борчылып чыкканымны хәтерлим. Борчылуым юкка түгел – бу яшьтә балалар миһербансыз була. Үзләреннән бераз аерылып торганнарны өерләре белән чукырга әзерләр. Болай да, «атасыз тәре», дип кырын караулары бар иде инде.
Класс ишеген курка-курка гына ачып керүгә, дәррәү көлү, хихылдау, үртәү яңгырады. Мин моны көткән, аңа әзер идем. Тәнәфестә классташ малайларның яңа уены барлыкка килде: башыма бәйләгән яулыкны йолкып алалар да, бер-берсенә ата-ата, коридор буйлап чабышалар. Мин, тилмереп, елый-елый артларыннан куам. «Чебурашка!» «Әрекмән колак!» «Кояш чыкты!» «Бетле күркә!» – нинди генә сүзләр ишетмим. Бөтенебезне парлап утыртканда, минем янга утырмас өчен җан тартыш: «Бетле бит ул. Йә бете күчәр тагын!» – диешәләр. Соңрак, инде югары сыйныфларда укыганда да шушы хәлне искә алып, алар үртәгән, мин үртәлгән чаклар аз булмады. Балаларны гаепләмим мин моның өчен. Төп гаеп олыларда – баланың сәламәтлеге белән бәйле проблеманы фаш иткән укытучыда һәм кызын көлкегә калдырасын уйламыйча, башка чарасы юкмы дип эзләмичә, ашыгып гамәл кылган әнидә. Моның бала психикасына никадәр зыян китерүен чамалар өчен психолог булырга кирәкми.
Хәзер инде мин бу хәлләрне бер мәзәк итеп кенә искә алгалыйм. Классташларымны да, укытучы апабызны да күптән кичердем. Хәер, минем ныгып бетмәгән психикама ниндидер зыян китерүен үзе абайламады да бугай ул. Әмма бүгенге тормыш тәҗрибәмнән чыгып, аның дөрес эшләмәвен, класс алдында мине хурлавы, сәламәтлегем белән бәйле серне башкаларга фаш итүе җинаять булуын аңлыйм. Укытучы этикасы җитеп бетмәгән инде аңа.
фото: https://pixabay.com
фото: https://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
Соңгы комментарийлар
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.