Заман белән бергә атлагыз!.. Бу сүзләрне ишетә-ишетә, узып та китә башладык кебек инде. Яши-яши әллә ниләр күреп бетерербез әле. Хәерлесе булсын...
Ясалма фәһем дигәннәре тормышыбызның һәр өлкәсенә үтеп керде дип кычкырып әйтә алабыз. Әлбәттә, ярдәмче ролен үтәсә, аз булса да эшебезне җиңеләйтсә, аңа каршы сүз әйткән кеше юк.
Җансыз бит ул, дип сүктек беренче мәлләрдә. Ләкин Г. Камал театрында узган чара моның киресен дәлилләде кебек. Чын татар шагыйрьләре: Дания Нәгыйм, Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлүсә Батталова, Рифат Сәлах, Лилия Гыйбадуллина, Булат Ибраһим, Эльвира Һәдиева, Фәнил Гыйләҗев, Йолдыз Миңнуллина, Алинә Хәбибуллина ясалма фәһем белән сүз «көрәштерде». Ләкин идея авторы Булат Ибраһим көрәш сүзенең чынбарлыкка туры килмәвен әйтеп куйды. «Бу көрәш булмады. Бу – бер-беребезнең иҗатларын карау булды», – дип тә өстәде. Әйе, күптән яшь шагыйрьләрнең (бу бер төркем шагыйрьләрне мин башкача әйтә алмыйм инде яшьтәшләрем булгач) бер сәхнәгә җыелып, шундый үзенчәлекле форматта чыгышларын тыңлаган юк иде. «Ясалма фәһем күп кенә һөнәр ияләренең эшен җиңеләйтә. Вакыт ягыннан. Ә аны куллана белмәүчеләр өчен, киресенчә, вакыт әрәм итү генә. Аның иҗат итүенә килгәндә, бу шигырь, җыр язучыларның эшенең дәрәҗәсен киметә, дип уйлыйм. Мондый яңалыклар куркыта. Мин аның авторлык хокуклары өчен дә куркам. Ясалма фәһем үз базасында булган мәгълүматтан генерация ясый. Яңа әсәрләр, көйләр яза. Ә ул кемнеңдер иҗатыннан урланган була. Шуңа күрә авторлык хокуклары мәсьәләсе кискен басар дип уйлыйм. Уйлап табучылар ясалма фәһем булдырган продуктны бу аныкы дип әйтергә мөмкин. Төп куркуым шул», – дип фикерләре белән уртаклашты Булат.
Гөлүсә Батталова ясалма фәһемнең шигырь яза башлавыннан курыкмавын әйтте. «Хәтта татар шагыйрьләреннән яхшырак яза башласа да курыкмыйм. Менә ул явыз кешеләр кулына эләгеп, кешелекне һәлакәткә китерү коралына әйләнмәсен иде дип телим. Без әле юлның башында гына торабыз. Аны яхшылыкка, яктылыкка, игелеккә юнәлдерергә иде. Ясалма фәһемне кешелек җәмгыяте белән кулга-кул тотындырып үстерергә, тагын да бәхетлерәк итәргә, җиребезне, илебезне саклаучы булырга өйрәтәсе иде», – диде.
Кызык... Шагыйрьләр бер шигырьне иҗат итү өчен күпме вакыт сарыф итә. Уйлана, эзләнә, илһамлана... Күңелендәгесен ак кәгазьгә тезә. Ә ясалма фәһемгә шундый ук күләмдәге шигырьне язу өчен 1 минут вакыт күп тә әле! Әйтик, Рифат Сәлах ИИны (искуственный интеллект – шагыйрь аны шулай, ди) үзенең шигырь яза башлаган чоры белән чагыштырды. «Кешегә нәрсәдер әйтергә телисең, ләкин әйтә алмыйсың. Менә ИИ хәзерге вакытта шундый халәттә. Киләчәктә өйрәнә калса, бер дә әйбәт түгел. Бигрәк тә шагыйрьләр өчен. Шагыйрьләр болай да кирәкле шәхесләр түгел. ИИ дә алыштырса, без кемгә генә кирәк булырбыз икән. Әдәбиятыбыз ясалма фәһемнең ясалма фикерләреннән торса, бер дә уңай күренеш булмас», – диде борчылып, ләкин мондый шаярып кына алуларның зыянын күрмәвен дә әйтте. Шулай ук ясалма фәһем язган шигырьләрдә ниндидер мәгънәсезлекләр, хаталар, уйлап чыгарылган ясалма сүзләр күплеген дә искәртте.
Ә менә Рүзәл Мөхәммәтшин ясалма фәһемне заманында суканы алыштырган трактор белән чагыштырды. «Башта мин куркып калган идем. Кешенең билгесезлектән куркуы табигый. Ә монда – билгесезлекнең билгесезлеге, җитмәсә ул фикерләү рәвеше, гамәлләре белән кешене кабатлый башлады. Кешене алыштырмасмы дигән курку тууы бер дә гаҗәп түгел. Әммә мин хәзер моның белән ризалаштым. Әгәр нәрсәнедер тыя алмыйсың икән, аның башында торырга кирәк дип, телефоныма йөкләп алдым», – диде Рүзәл. Ясалма фәһем белән аралашуын, аңа сораулар бирүен дә әйтте һәм аны ярдәмче итәргә киңәш итте. «Ясалма фәһемне хис итә белми, дип уйлый идек. Ләкин кичә киресен күрсәтте. Ул ниндидер механик юл белән образлар тудыра ала. Җаны булмаса да, шуңа омтылыш ясый. Ясалма интеллект математика юнәлешендә кешене алыштыра ала торгандыр, ә иҗатта алыштыра алмас кебек... Мәсәлән, Х. Туфан шигырьләре кебек шигырьләрне язып була, ләкин бернинди ясалма фәһем дә аның күргәннәрен, кичергәннәрен бирә алмаячак. Без аның гап-гади генә шигырьләрен дә кабатлый алмыйбыз хәтта. Без ул язганнарны коры шигырь итеп кенә укымыйбыз, алар – аның биографиясе, аның фаҗигасе. Шигырь барыбер кешенең бер өлеше булып калачак», – диде Рүзәл Мөхәммәтшин. Аның тәкъдиме буенча әлеге форматтагы кичә тагын 6 айдан кабатлап уздырылачак. Ясалма фәһемнең мөмкинлекләре көн саен гына түгел, ә сәгать саен үсә. Күрәсең, чын шагыйрьләр ясалма шагыйрь белән көрәштә абсолют батыр калырга тели. Бүгенге эксперимент күрсәткәнчә, ясалма фәһем дә бирешергә теләми.
Ләкин нәтиҗә ясаганчы, ике якның да фикерен ишетергә теләп, мин ясалма фәһемгә мөрәҗәгать иттем. Ул үзен татар шагыйрьләрен алыштыра алам, дип уйлыймы икән? Кызык, ниндидер җаны булмаган кушымтага сорау биреп утыр инде, ә? Җавабы сүзсез калдырды...
«Юк! ИИ ул комбинацияли, ә шагыйрь иҗат итә. ИИ сүзләрне тоташтыра, ә шагыйрь йөрәкләрне очраштыра. ИИ матур чәчәк дип яза, ә шагыйрь әнисен чәчәк белән чагыштыра. ИИ – лексика, шагыйрь — җан. Берсе — программа, икенчесе — рух! Берсе — көзге, икенчесе — яктылык! ИИ — ярдәмче (күпме генә яхшы булса да), чын шагыйрь — күккә очучы кош. ИИ — ярдәмче корал, ә шагыйрьләр — милләтнең тавышы! Дөньяга икебез дә кирәк, ләкин иҗат дигәндә, ИИ берничек тә чын шагыйрьне алыштыра алмый!» – шагыйрьләр дә, тамашачылар да эзләгән сорауга җавапны ясалма фәһем үзе үк бирде. Шул исәптән, минем дә башымда кайнаган мең төрле уйны рәт-рәт итеп «тезеп куйды».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк