Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Бер матур әйбер сөйлимме?! 

Җиһанның ерак читендә бер кибет булган. Кибетнең ишегендә күптән инде бернинди дә язу тормаган. Кибет исеме язылган тактаны бик күптән инде җил-давыл куптарып киткән булган.

 

Җиһанның ерак читендә бер кибет булган. Кибетнең ишегендә күптән инде бернинди дә язу тормаган. Кибет исеме язылган тактаны бик күптән инде җил-давыл куптарып киткән булган. Кибетнең хуҗасы яңасын ясатып та тормаган. Чөнки биредә яшәүче һәркем бу кибеттә нәрсә сатылганны әйбәт белгән. Кибеттәге товарлар гаҗәеп дәрәҗәдә төрле булган: зур яхталар, иркен фатирлар, корпорация  вице-президенты,  акча, балалар, хыялдагы эш урыны,  сылу гәүдә, җиңүләр,  машиналар, уңыш һәм тагын бик күптөрле кирәк-ярак... Бары тик яшәү һәм үлемне генә сатып алып булмаган монда – алары белән инде ерак Галактикадагы офис шөгыльләнгән. Кибеткә килгән һәркем (ә бу кибеткә килергә теләмәүчеләр дә булган!) беренче чиратта үзенең теләгенең бәясе белән кызыксынган. 

Ә бәяләр төрле икән. Мисал өчен, яраткан эш урынының бәясе – стабильлектән баш тарту һәм үз көчеңә ышану, тормышыңны үзеңә планлаштырырга рөхсәт итү булган. Хакимлек итүнең бәясе бераз югарырак торган – рациональ фикер йөреше, башкаларга «юк» дип әйтә белү, үз бәяңне белү, башкаларның фикеренә карамыйча «мин!» дип сөйләшүне таләп иткән. Кайбер бәяләр бигрәк сәер икән: кияүгә чыгуны бик арзанга алып булган, ә менә бәхетле гаилә тормышы шактый кыйбат торган: тормыштан ләззәт алып яши белү, үзеңнең нәрсә теләгәнеңне аңлау, башкалар өчен яшәүдән өстен булуны, «корбан» ролендә яшәүдән арынуны, үзеңә бәхетле булып яшәргә рөхсәт итүне сораган ул. Кибеткә килгән һәркем дә теләгән әйберен тиз генә алып китә алмаган әле. Кайберәүләр бәяләрне күрүгә борылып китеп барганнар, кемнәрдер теләкләренә карап озаклап уйланганнар, тормышларында нәрсә үзгәртергә мөмкин икәнлеге хакында фикер йөрткәннәр, ресурсларын барлаганнар. Кемдер бәяләрнең бик югары булуына зарланган, кемдер ташлама сораган... Булган барлык байлыкларын чыгарып салып, теләкләрен матур кәгазьгә төреп алып китүчеләр дә булган, әлбәттә. Андыйларга башка сатып алучылар көнләшеп карап калганнар. Кибет хуҗасы, мөгаен, аның танышыдыр, бу теләк аңа бушка гына эләккәндер дип, пышылдашучылар да табылган. 

Кибет хуҗасына еш кына сатып алучылар күбәйсен өчен, теләкләрнең бәясен төшерүне сораганнар. Ләкин ул теләкләрнең сыйфатын югалтудан куркып, һәрвакыт каршы төшкән.  Теләкләрегез сатылмыйча, кибетегез ябылмасмы дип сораучыларга ул: «гомер-гомергә гадәти тормышыннан баш тартып, үзгәрергә курыкмаган, үз-үзенә ышанган кыю кешеләр булган. Үз теләкләрен алу өчен байлыгын, көчен кызганмаучылар бу кибетнең даими сатып алучылары», – дип җавап биргән ул. Ә кибет ишегендә йөз ел инде бертөрле белдерү эленеп торган: «Әгәр дә синең теләкләрең чынга ашмый икән – димәк син әле аның бәясен түләмәгәнсең». 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар