Игътибар итәсездер, соңгы елларда бүгенге замананың иң модалы кешеләре – коучлар, бизнес-тренерлар миллионнар эшләргә өйрәтер өчен төрле тренингларга чакыра. Имеш, шул тренингны узасың да, күктән ишелеп акча төшә башлый, алар теле белән әйткәндә – каналлар ачыла. Акчага кагылышлы ырымнар электән үк булган бит, димәк, файдасы бар диярсез. Әмма безнең әби-бабайлар нишләгән?
Игътибар итәсездер, соңгы елларда бүгенге заманның иң модалы кешеләре – коучлар, бизнес-тренерлар миллионнар эшләргә өйрәтер өчен төрле тренингларга чакыра. Имеш, шул тренингны узасың да, күктән ишелеп акча төшә башлый, алар теле белән әйткәндә – каналлар ачыла. Акчага кагылышлы ырымнар электән үк булган бит, димәк, файдасы бар, диярсез. Әмма безнең әби-бабайлар нишләгән?
Социаль челтәрләрдә кешеләр чын-чынлап акчага кагылышлы ырым-шырымнар турында сөйләшәләр, фикер алышалар, бәхәсләшәләр. Авыз суларын чәчеп кайберләре моның дөреслеген исбатларга тырыша әле. Имеш, аяк киемеңне кигәндә: «Уң аякны киям, акча юлын ачам. Сул аякны киям – акчаларны исәп-хисап счетына салам, диясе икән». Ә кызыл акча янчыгы йөртсәң, акча һәрвакыт килеп тора икән. Монысы инде бигрәк популяр. Кошелекларыгыз нинди төстә? Иманым камил: күбегезнеке – кызыл. Минеке дә. Чөнки. Игътибар итсәгез, кибет киштәләрендә акча янчыклары, нигездә, кара һәм кызыл. Бу инде масштабка чыккан ырым.
Шулай ук яңа туган айга тәңкә күрсәтү, тиенле акча җыймау (чөнки вак акча җыйганнарга күләмле акча керә алмый), яңа фатирга күченгәндә, беренче итеп йортка акча кертү, тәрәзә төбендә акча гөле үстерү, киштәдә акчага күмелеп утырган фил, бака сыннарын кую... Социаль челтәрләрдә хәтта фатир алу өчен кайсы көнне нинди якта йокларга кирәклеге турында язалар.
Менә, күрдегезме, ничек җайлы! Гаҗәп, нигә элек бабаларыбыз моны кулланмаган да, башларын күтәрми унсигезәр сәгать буе эшләгән, җир сөргән икән?!
Әйе, без телевизор каршысына өч литрлы банка су куеп, Чумак «сеансларында утырган», авырткан урынга куяр өчен Кашпировский фотосын сатып алган буын балалары. Кызык, ул вакытта кешеләр байлык түгел, сәламәтлек теләде. Ул чакта байлык культы юк иде әле. Акчаны эшләп алып кына була дип беләләр иде. Моның өчен иң элек сәламәтлек кирәк. Ә сәламәтлек өчен көрәштә үз-үзеңне ышандыру – иң көчле алымнарның берсе. Кашпировскийларның «ярдәме» дә шунлыктан булгандыр.
Инде еллар узгач, телевизор каршында үткәргән «сеанс»лар күп тапкырлар көлеп сөйләнелде. Һәм менә еллар үткәч, без тагын шул ук тырмага басабыз. Дөрес, бу юлы зәңгәр экраннар каршына җыелышмадык, ә аны алыштырган компьютер мониторлары алдына барып утырдык. Бу юлы инде безгә байлык кирәк! Нигәдер Пушкинның «Алтын балык» әкияте искә төшә.
Акча белән бәйле ырымнар да акчаның үзе кебек озак яши. Интернетка бер генә тапкыр шушы ырымнарга кагылышлы сорау бирегез. Аннан соң бер ай буе бары шул хакта гына киңәшләр күрсәтә башлаячак. Тик бер сорау туа – моның чиге кайда? Бу куркынычка әйләнмәсме?
Миңа калса, проблема кешеләрнең ырымнарга артык бирелүендә түгел, ә аларның эшләргә теләмәвендә. Шуңа бәхеткә яки акчага омтылышларын бары тик ырымнар, бар хыяллар чынга ашуны вәгъдә итүче коучлар белән чиклиләр. Әмма моның файдасы булмаячагын белер өчен Ванга булырга кирәк түгел. Акча эшләр өчен башны, баш аның кадәр нык эшләми икән, һичьюгы кулны эшләтергә кирәк. Шул гына.
Бер галим белән язмам өчен әңгәмә корган идем. Финансларга багышланган иде ул. Сүзебез миллионнар эшли башларга вәгъдә иткән бизнес-тренерларга кереп китте. Ул үзе белән булган вакыйганы сөйләде.
– Студентларыма лекция сөйләргә миллионнар белән эш иткән бизнесмен дустымны чакырдым. «Яшьләргә мотивация дә булыр, бераз өйрәтерсең дә», – дидем. «Студентларың каршысына барып басып үземнең бизнес алып бару серләрен ачарга син мине башы киткән кеше дип уйлыйсыңмы әллә? Мин ул схеманы төзер өчен күпме өйрәндем, күпме яндым, күпме йокысыз төннәр үткәрдем. Бушка түгел, акчага да сатмыйм ул серләрне. Миңа көндәшләр кирәкми», – диде. Менә шуннан аңлагыз инде бизнес-тренерлар, коучларның кем икәнен…
Сүз дә юк, кемнеңдер киңәше тәвәккәлләп адым ясарга этәргеч бирәдер. Сүз бит күктән төшү турында бармый, ә диваннан күтәрелеп хәрәкәт ясау турында бара. Ә хәрәкәт ул – тормыш. Дөрес хәрәкәтләнсәң акчасы да киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк