Логотип
Сәхнә арты

"Кумирым Хәния апа иде” - җырчылар кем җырын тыңлый?

Мәктәп укучылары белән бергә, җырчы-артистларның да “урак өсте” башлана. Сентябрьдән һәрберсе җиң сызганып эшкә тотыначак: концертлар, гастрольләр.
 Ә менә артистлар үзләре бер-берсен тыңлыймы? Аларның яраткан җырчылары бармы икән? 

Динә Латыйпова: “Мин тынлык яратам. Кирәгеннән артык музыка тыңлау белән шөгыльләнмим. Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Зәйнәп Фәрхетдинованы яратып тыңлыйм. Гомумән алаганда, һәр җырчының иҗатына карашым җылы, алар һәрберсе күңелгә кайсыдыр җырлары аша кереп урнашкан. Ә менә Рафаэль абыегыз, миннән аермалы буларак, музыка тыңларга ярата,  яңалыклар эзләргә иренми”. 

Рафаэль Латыйпов: “Кумирым – Таһир Якупов иде. Ә бүгенге көн җырчыларының һәрберсенең иҗатына хөрмәт белән карыйм. Һәрберсенең үз стиле, үз юлы”. 

Илназ Баһ: “Машинада көне-төне радио тыңлыйм. Иҗатташ дусларның ни майтарып ятуларын шуннан ишетеп торырга була. Халык күңеленә кереп урнашса, халык үзе сайлап алса, чын хит була инде җыр. Иҗат күзлегеннән караганда, яхшырак күренә, һәр җырчының бер үзенчәлеге бар. Аерып менә моны гына тыңлыйм дип әйтә алмыйм”.

Эльмира Сөләйманова:



Ләйсән Гимаева: “Яраткан җырчым – Зәйнәп Фәрхетдинова. Рус эстрадасыннан – Валерия. Кумирым юк. Җәйге хит дип Ләйсән Гимаеваның “Кил яныма” җырын атыйм. Татар радиоларын тыңларга яратам. Алар күп түгел бит. Җырларга килгәндә, рус-татар, чит илләр җырларын да тыңлыйм. Коллегаларның иҗаты белән шул радиолар аша танышып торам”.

Раяз Фасыйхов: “Яратып тыңлаган җырчыларым байтак. Билгеле, татар эстрадасыннан гына түгел. Берсен әйтсәм, берсе үпкәләп калыр. Татар радиоларын да тыңлаштырам. Күбрәк плейлисттан үземә ошаганнарын куям. Яхшы, сыйфатлы җырлар тыңлыйм”. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар