Логотип
Сәхнә арты

Ләйсән Гыймаеваның туган көнендә дә кухняда кайнашасы килми инде...

Бүген татар эстрадасы йолдызы Ләйсән Гыймаеваның туган көне.

- Көнем иртәдән үк матур башланды. Беренче котлауны, әлбәттә, тормыш иптәшем Булат Бәйрәмовтан алдым. Аннары әнием килеп тәбрикләде. Якыннарымның мине сөендерүдән дә зур бүләк юк! – диде Ләйсән “Интертат.ру” хәбәрчесенә.

“Булат нәрсә бүләк итте соң? – дигән сорауга җырчы: “Монысы сер булып калсын!” – диде.

Гомер бәйрәме булса да, Ләйсән көне буе аяк өстендә - бер оешманың бәйрәм мәҗлесендә эшләп алган. “Хәзерге минутларда өйгә кайтып барам. Кичкә туган көнемә табын әзерләргә ашыгам”, - диде ул. “Нәрсә пешерәсең?” дигән сораудан соң карарын үзгәртергә булды, ахрысы, “Туган көнем уңаеннан гаиләм белән ресторанга барырга исәпләп торабыз”, - диде Ләйсән.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар