Логотип
Сәхнә арты

Лилиана Ирназарова кайсы артист белән "типтерә"?

"Intertat.ru"га билгеле булганча, танылган артистның хатыны җырчы Лилиана Ирназарова булган җиргә ирен җибәрергә коты алынып тора икән. Имеш, Лилиана артистлар белән "типтерә".

"Бу артистның исемен әйтергә теләмим. Хатыны мин чыгыш ясаган концертларга ирен җибәрми дип мин дә ишеттем. Өстәвенә әшәке теллеләр ул хатынга шалтыратып, безнең хакта гайбәт сүзләр дә сөйләгән. Яшермим, яшь вакытта артымнан йөрде. Хәер, андыйлар күп булды. Тик бу безнең арада нидер булган дигән сүз түгел. Үзенә ышанмаган хатыннар мине җырчы итеп түгел, ә ир-атларның соклану объекты итеп күрә. Ни өчендер мин үземне хәтта гаепле хис итәм", - дип белдерде Intertat.ru хәбәрчесенә Лилиана Ирназарова.

Җырчы әйтүенчә, бер-береңә ышаныч, хөрмәт булганда гына гаилә ныклы була ала. "Аллага шөкер, минем тормыш иптәшем көнче түгел, бер-беребезгә ышанабыз. Ул минем тугры булуымны белә", - ди Лилиана.

Ваһапов фестивалендә беренче урынны яулаган, TMTV премиясенә ия булган, Башкортстанда үзенең берничә кафесын ачкан, тормыш иптәше белән ике ул үстерүче Лилиана Ирназаровага яла ягучылар күп. "Аллаһы Тәгалә биргән сәләт ярдәмендә уңышка ирешкән кешеләр бар. Үземне шулар рәтенә кертер идем. Барлык уңышларым - тырышлыгым нәтиҗәсе", - ди ул.

чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар