Кемгә 200, кемгә 1300 сум: татар җырчыларының концертларына билет бәясе ничә сум тора?

Татар эстарадасының олимпында кемнәр? Кемнең билет бәясе кыйммәтрәк? Уртача билет бәясе ничә сум? Интертат.ру татар җырчыларының билет бәяләренә күзәтү ясады.

Соңгы 5 елда татар эстрадасы бик зур үзгәрешләр кичерә, кайчандыр дан тоткан йолдызлар арткы планга күчте, аларга алмашка йөзләгән җырчы килде. Һәр көн саен яңа җырчы күреп барсаң да, аптырамассың.Буын алышына, соңгы арада ул аеруча да сизелә. Олы һәм яшь җырчылар сәхнә бүлешә алмыйлар, берсен берсе тәнкыйтлиләр. Шул ук Салават Фәтхетдинов һәм Элвин Грей конфликтларын гына алыйк, икесенең дә төрле юнәлеш, төрле тынлаучы, төрле буын, ә нәрсә җитми? Салават абыйга 14 яшьлек кызлар мәхәббәтеме? Яки Элвин Грейга 50 яшьлек олы апаларның концертларында сикереп торулары кирәкме?
Гомумән алганда, татар эстрадасы үзгәрешләр кичерә, элек бар җырчы да тигез рәвештә популяр булса, хәзер эстрада “олимп”ында бары тик берничә җырчы гына: Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова, Элвин Грей, Фирдүс Тямаев һәм Рифат Зарипов. Ә калганнар икенче планда, яки, гомумән, “сүнгән йолдызлар”, авыл клубларын да тутыра алмыйлар.
 
Әле моннан өч ел элек кенә ике җырчының үзара сөйләшкәннәрен күзәтергә туры килгән иде. Алар: “Үзен хөрмәт иткән җырчы банкетларда йөрми, йөргән очракта да, йолдыз икәнен онытмаска тиеш, атна саен банкетларда түгел, ә шәхес буларак дан тотарга тиеш”, - дигән фикер әйттеләр. Дөрес, хәзер җырчыларыбыз концертлардан түгел, банкетлардан кайтып керә алмый, бер яздырып куйган җырларын кешенең “колаклары шиңгәнче” җырлыйлар һәм чәйниләр. Шуннан соң аптырыйлар - ни өчен алар арткы планда, ни өчен халык аларны түгел, ә Элвин Грейны ярата? Сорау биреп карагыз әле үзегез дә, хөрмәтле җырчылар, сез Элвин Грейны, Гүзәл Уразованы, Ришат Төхвәтуллинның банкетларда халык алдында “шут” булып йөргәннәрен күргәнегез бармы? Булган очракта да бик сирәктер, чөнки зур шәхес булыр өчен, акча артыннан  куарга түгел, ә үзеннен имиджың, репертуарын һәм  авторитетың өстеннән эшләргә кирәк.
 
Җырчыларның уртача билет бәяләренә күз салыйк. Мәгълүмат җырчыларның үзләренең, рәсми һәм фан-төркемнәренең ВКонтакте битләреннән, билетлар сату белән шөгыльләнүче сайтлардан алынды.



Рамил Закиров 200 сум.
Азат һәм Алсу Фазлыевлар – 200 сум.
Винарис Ильегет – 200 сум.
Иркә – 250 сум.
Ризат һәм Зинирә Рамазановлар – 300 сум.
Әнвәр Нургалиев – 300 сум.
Мөнир Рахмаев – 300 сум.
Филүс Каһиров – 350 сум.
Казан егетләре – 350 сум.
Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем – 350 сум.
Раяз Фасихов – 350 сум
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов – 400 сум.
Илназ Гарипов – 400 сум.
Рифат Зарипов – 400 сум.
РишатТөхвәтуллин – 450 сум.
Данир Сабиров – 400-500 сум.
Салават Фатхетдинов - 600-650 сум.
Элвин Грей – 1300 сум (Казанда булачак концертында билетлар 950 сумнан 2000 сумга кадәр)
 
“Арзанлы” бәяләрне күреп, болар өч тиенлек икән дип уйлый күрмәгез. Болар – концерт куеп, халыкны җыярга алырга сәләтле җырчылар. Билет бәясен ун сум куеп та, халыкны җыя алмый торган җырчылар да бар. Шуңа күрә андыйлар концерт та куеп мәшәкатьләнми. Тамадалык белән шөгыльләнә, банкетларда җырлый, мәдәният министрлыгы тирәсенә елышып, дәүләт үткәргән чараларда катнашып, бераз гына булса да гонорар өмет итеп йөри. Аларын кемнәр дип атарга?
 
Телевизорны кабызып карасаң, кешеләр нинди җырлар тыңлый икәнен игътибар итеп тыңласаң, халыкның нинди җырчыларны яратканын аңлап була. Әлбәттә, билет бәясе – популярлык күрсәткече түгел. Билет бәяң кыйбат, ә үзең өч тиенлек тә булмасаң, халыктан мәхәббәт таләп итеп булмый.



 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    5145
    0
    52
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4880
    1
    49
  • Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан  зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый,  җәхәт кенә узып китү ягын карый...
    2633
    0
    32
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3739
    1
    31
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6286
    2
    29
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек