Танылган кешеләрне яратучылар да, күралмаучылар да була. Күралмаучылар, көнләшүчеләр өчен чикләр бетте хәзер – социаль челтәрләр барлыкка килде. Бөтен уйлаганын яратмаган шәхесенең фотосы астына яза да куя. Кем икәнен дә белүче юк, җавапка да тартылмый, гафу үтенәсе дә юк. Мондый ирек тәрбиясезләрне котырта гына кебек. Хейтерларның корбаннары моны ничек кабул итә соң?
Медиа шәхесләрнең хейтерларына дорфа итеп җавап бирүләрен дә еш күрәбез. Җырчы Гөлназ Асаева әнә кайвакыт елап та ала икән. Ул бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә язган: «Блогерларның һәм артистларның йөрәге юкмы? Аларга да авыр. Кайвакыт шулай була, комментарийлар укыйсың һәм аннары төн буе елыйсың...». Без башка җырчылар, блогерларның да бу җәһәттән уй-фикерләрен белештек.

Зәйнәб Фәрхетдинова, җырчы: «Язсалар да рәхмәт, язмасалар да рәхмәт»
Язсыннар хейтерлар, алар шулай күрә, димәк. Без бит инде үзебезне тәкъдим итәбез, ә читтән яхшырак күренергә мөмкин дигән фикер дә бар бит әле. Кеше сүзен бервакытта да читләтеп үтәргә ярамый. Менә шундый фикерләр дөньяны үзгәртә, төзәтә, бәлкем. Шуңа күрә булдыра алалар икән – рәхәтләнеп язсыннар. Аларны бөтенләй тискәре карашлы дип кенә кабул итәргә ярамый, аларның бит уңай карашлылары да бар. Язсыннар, кызыксынсыннар, һәркемгә юллар ачык. Тели икән – мактый, тели икән – хурлый. Үзеңә нәрсә кирәген, нәрсә теләгәнеңне белү – иң мөһиме бу дөньяда. Алар белән талашып, гайбәт сатышып утырырга мин уйламыйм да. Язсалар да рәхмәт, язмасалар да рәхмәт.

Айназ Габидуллина, блогер: «Бәхетле, акыллы кеше теләсә нәрсә язып утырмый инде ул»
Хейтерларым бар, әлбәттә. Үземнең генә язылучылар түгел бит, видеоларым таныш булмаган аудиторияләргә чыга. Үз аудиториям бик позитив кешеләр минем. Кайвакыт булгалый, сүз дә юк. Бала тугач та: «Кызыгызның колагы зур», – дип язганнар иде. Ул ерактан гына төшерелгән фото иде. Аны бит инде якынайтып карап, тикшереп утырганнар. Ачык аккаунт булгач, шундый килде-китте язучылар, әлбәттә, бар. Капкаң ачык булса, теләсә нинди урам эте керә бит, шуның шикелле инде. Аларныкы бит инде конструктив тәнкыйть түгел, хейт үзе нәфрәт чыгаруны аңлата. Акылым белән барысын да аңлыйм: бу кешеләрнең ниндидер психологик җәрәхәтләре бар. Чөнки бәхетле, акыллы кеше теләсә нәрсә язып утырмый инде ул.
Берничә ел элек аларның язганнары аркасында елаганым булды. Хәзер инде тирем калынайды. Аннан соң мин шәхси тормышымны бик сирәк күрсәтә башладым. Бәхетемнең бәрәкәтен бетерергә теләмим, чөнки күз тию чыннан да бар. Бөтен кеше дә «сөбханалла» дип карамый, бөтен кеше ошамаганын экранны сыпырып кына үтә белми. «Кайнанагыз нигә шулай эш килә?» – дигән урынсыз комментарийлар да язалар хәтта. Ә язылучыларымнан килгән конструктив тәнкыйтькә уңай карыйм, әле киңәшләренә колак салам. Хейтерлар белән көрәшеп энергиямне сарыф итәсем килми. Әйе, төрттереп тә, урыннарына утырта торган итеп тә җавап биргәнем бар. Болай, нигездә, блокка куям. Хейтерларга тыныч кына караучылар да бар. Без бит төрле. Кемдер барысын да йөрәгенә якын ала, кемдер блогына бизнес итеп кенә карый. Акча эшләүне максат итеп куйганнар, гомумән, андый хейтерларга уңай карый.

Зөлфәт Зиннуров, блогер: «Кырыктан узгач дөньяга башкача карыйсың»
Хейтерлар бардыр ул минем дә. Аны аңлап булмый бит: кемдер махсус язамы, әллә чын-чынлап шулай уйлыймы. Хейтер, аңлавымча, болгата, кешенең җенен чыгара торган махсус кеше бит инде ул. Мин һәркемнең фикерен кабул итәм. Ул шулай күрә, кабул итә, димәк. Алар белән көрәшмим дә. Кырыкны узгач дөньяга башкача карыйсың инде. Элегрәк, бәлки яшерәк вакытта, һәрнәрсәне йөрәк аша үткәрәсең, хәзер инде «ярар, язсыннар гына» дисең.

Алсу Фазлыева, җырчы: «Хейтерлар язса, сөенәбез генә»
Хейтерлар һәр иҗат кешесендә бардыр. Алар булмаса – син беркем тарафыннан игътибарга алынмаган, кызыксыз дигән сүз. Элек хейтерлар язганга борчылган булсак, хәзер сөенәбез, чөнки сине сөйлиләр икән, димәк, син игътибар үзәгендә. Яшерен аккаунтта утырып язган хейтерлар бар, димәк, алар куркак. Әйтәсе сүзен битлек артыннан гына язып утыра.
Мин барлык фикерләрне укыйм, әмма үземнең фикерем бар. Мин бит инде бала-чага түгел, үз фикерең, үз юлың бар һәм шул юл белән барасың. Алай елап утырганым юк, элек борчыла идек инде. Хәзер тире дә калынайгандыр инде. Даими агуын чыгарып утырганнарны блокка куям. Шәхсән үзем шундый максат куйдым: тирә-ягымда бары тик позитив, яхшы ниятле кешеләр генә булырга тиеш. Көнләшкәннәрне блокка куям, шундук һава чистарып, кислород артып киткәндәй була.
Бөтен кешегә дә яраклашып бетү мөмкин түгел һәм яраклашырга кирәк тә түгел. Мин һаман теләсә нинди начар сүзләр язып утыручыларны бәхетсез кешеләр дип саныйм. Социаль челтәрләрдә утырсам да, кемнәргәдер ямьсез сүзләр язарга теләгем дә, вакытым да юк. Һәм моңа тәрбиям дә рөхсәт итми. Буш вакыты күп булган, үзе тормышта уңышка ирешә алмаган кешеләр утырадыр инде ул хейтерлар булып. Көнләшеп, кеше рәнҗетүдән тәм тапкан кешеләр яза. Бигрәк тә «ВК» социаль челтәрендә олы яшьтәге апалар күп яза шулай. Ә бит кешенең тәрбиясе булырга, ул чикләр белергә тиеш кебек. Без дә бит кемнеңдер газиз баласы. Теләсә нәрсә язып утырып рәнҗетергә мөмкинсең. Ә бу рәнҗеш күп еллардан соң үзеңә әйләнеп тә кайтырга мөмкин. Тормыш болай да авыр, нигә әле нәрсәдер язып тагын да ямьсезләндерергә аны?! Рухи азык бирәме ул, йә тынычлык бирәме? Кешеләргә яхшылык теләп, рәхмәтле булып яшәгән чакта гына тормыш матур бит. Әйләнә-тирәмне бары шундый кешеләрдән генә «чиста» тотарга тырышам, яхшы атмосферада гына яшисе килә.

Ризат Рамазанов: «Эт улап тора, бүре йөреп тора»
Ул хейтерлар бөтен артистларда да бардыр инде. Коллегаларның талашып утырганнарын күргәнем бар. Мин исә «җүләрне җиңдем, акыллыга юл бирдем» дигән мәкальне истә тотып яшим. Безгә язалар инде. Бигрәк тә Зинирага. Күлмәкләренә бәйләнәләр. Бу дөньяда беркемгә ярап булмый: Зинира сәхнәгә озын күлмәк киеп чыкса, «нигә кыска кими, аяклары матур бит» диләр, кыска кисә – «нигә чишенгән?» диләр... Алар сүзенә игътибар итмибез. Беләбез: Зинира – минеке, мин – аныкы, үзебезчә матур итеп эшлибез. Зинирага: «Килешә икән – ки», – дим, иреген чикләмим. Ул бик матур киенә. Үзен карый белә, матур итеп яши белә. Кемнең хатыны дисәләр, «Ризатның хатыны» диләр, әни әйтмешли. Эт улап тора, бүре йөреп тора инде ул. Иң мөһиме – тәртип булсын, арага хыянәт кермәсен. Матур итеп яшәргә язсын.

Динә Нигъмәтуллина: «Хейтерым белән дуслаштым»
Хейтерларым әллә ни күп дип әйтә алмыйм. Язгалыйлар инде кайвакыт үз «фикерләрен». Дөресен әйткәндә, мин аларга игътибар итмим дә. Күптән түгел бер кызык хәл булды. Бер апа бар иде, мине аеруча «яраткан». Бер сторисны, бер постны шәрехләмичә калдырмый иде. Гел тискәре шәрехләмәләр яза иде. Күптән түгел аның миңа карата фикере үзгәрде, ахры. Миңа гел яхшыны гына тели, гел мактый. Озын сүзнең кыскасы – дуслаштык без аның белән.
Хейтерлар кемнәр алар һәм каян барлыкка килә? Бу сорауны психолог Илүзә Әминовага бирдек.

Хейтерлар барлыкка килүенең төп сәбәпләре бар. Алар, беренчедән, нинди дә булса брендның, хезмәтнең канәгатьсез клиентлары. Йә адресатларның көндәшләре, шул кешеләрне шәхси яратмаучылар. Эше булмаган, гайбәтләрдән, негатив комментарийлардан күңелле әйберләр таба торган, тормышы кызыксыз булганнар. Аннары соң үзенә игътибар җитмәгәннәр дә хейтерлар роленә керә. Анда негатив шәрехләмәләр язып, үзләренә игътибар алучылар һәм инде үзбилгеләнү (самоутверждение) өчен язучылар.
Социаль челтәрләрдә пычрак ату күп, чөнки монда фикерне күзгә карап белдерергә кирәк түгел. Үзләрен күрсәтмичә генә, яшерен рәвештә рәхәтләнеп язалар. Алар социаль челтәрләрдә ирекле, аларны күрмиләр. Һәм язган өчен аларга карата дәгъва да юк. Эше юклар тотына инде бу эшкә. Негатив шәрехләмә язучылар – үз бәясе түбән кешеләр. Тормышта үзбилгеләнмәгән кешеләр, уңышка ирешмәүчеләр негатив фикерләр язып, үзләренчә җиңүгә ирешәләр, кыйммәтләре арта кебек.
Ә чынлыкта үз фикерләрен әйтә алмаган кеше алар. «Миңа үзгәрергә кирәк» дигән уй керми аларга, чөнки баш мие бик акыллы булса да, ялкау орган ул – менә шул негатив шәрехләмә язудан да канәгатьлек таба һәм бу үсмәскә бер сәбәп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк