Фирдүс Тямаевка ни өчен ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килгән?


Йомышым төшеп ике көн буе Фирдүскә шалтыратып, язып тордым – җавап бирүче булмады. Бер дә аңа хас күренеш түгел, шундук хәбәргә чыга торган иде. Әллә берәр нәрсә булганмы үзенә дип белешә торгач, аның каты авырып китүе билгеле булды.

- Быел чирләмәскә дип, көздән, концертлар алдыннан витаминнар, вируска каршы дарулар эчеп алган идем. Бер дә чирләмичә эшләдем. Инде сезонны тәмамлыйбыз гына дигәндә күз тидерделәр. Әллә үземә үзем тидердемме? Дүрт концерт калып барганда чирләп киттем, - дип уртаклашты хәле белән Фирдүс. - Тән температурасы 37 градус торган көенә Башкортстанда ике көн концерт куйдык. Соңгысында ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Алар килеп укол кадап киттеләр, әмма хәлем җиңеләймәде. Температура төшми торгач, Стәрлебаш белән Толбазыда буласы чыгышларыбызны майга күчердек. Шуңарчы ничек кенә булса да уңайланырга иде.

Казанга кайтып киткәч тә ашыгыч ярдәм чакыртканнар Фирдүскә.  Файдасы булмаган. Температурасы һаман төшмәгәч, табибларга мөрәҗәгать иткән ул. “Үпкә ялкынсынуы микән әллә дип тикшерделәр, ярый ул булып чыкмады, көчле бронхит дигән диагноз куйдылар. Әле менә бер бүген генә аякка басып йөри башладым, хәлем бераз яхшырып килә. Менә шулай итеп Тямай әзрәк чирләп китте, - ди ул көлеп. - Төркемебез минем өчен  бик борчылды, бик ярдәм иттеләр. Концерт көнне дә: “Фирдүс, бәлки куймабыз?”, - дигәннәр иде, каршы килдем. Халык җыелган бит, чыгыш ясамыйча китеп барсак бер дә матур булмас иде. Авыртсам да ахыргача сәхнәдә булдым. Раифкадагы концерттан соң халык янына чыгып фотога төшәргә генә хәлем калмаган иде. Минем өчен төркемдәге егет-кызлар чыгып гафу үтенделәр. Гаиләм дә бик кайгырды, әни көн дә шалтыратып торды. Якыннарым концертларыңны туктатып тор дип киңәш иттеләр. Шуңа күрә ике концертны кичектереп торырга туры килде. Диета да кирәкмәде, фитнес та кирәкмәде, 3 кг га ябыктым! Беркем чирләмәсен, витаминнар ашасыннар. Дошманыма да язмасын мондый чир. Исәнлектә-саулыкта яшәргә насыйп булсын.


сылтама: http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/65834-fird%D2%AFs-tyamaev-%D2%AFz-%D2%AFzen%D3%99-k%D2%AFz-tiderg%D3%99nme?-ashyigyich-yard%D3%99m-chakyirtyirga-turyi-kilg%D3%99n.html
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4026
    1
    45
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    3974
    0
    35
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3351
    1
    30
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6027
    2
    29
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4698
    3
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек