Логотип
Сәхнә арты

Дилә Нигъмәтуллина чит илдә югалып калмас өчен нәрсә эшли?

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина үзенең Инстаграмында инглиз теле курсларын тәмамлавы турында хәбәр иткән. Нигә укырга булган, әллә Америкага китеп җырламакчымы?

- Инглиз телен мәктәптә укыган булсам да, онытылган инде. Ничә ел узды бит! Быел менә бу өлкәдә белемнәремне ныгытырга булдым, - диде ул “Интертат.ру” хәбәрчесенә. – Төрле чыгышлар белән чит илләргә йөрергә еш туры килә, ә телне белмәү күп кенә кыенлыклар китереп чыгара.  Инглиз теле курсларына барырга иде дип күптән хыялланып йөрсәм дә, нәрсәдер тотып тора иде, ә бу юлы уку буенча яхшы гына тәкъдим булды да, тәвәкәлләдем. Укуның башлангыч этабы гына узды әле, җәен ял итеп торам да көздән курсларга йөрүне дәвам иттерергә уйлыйм. Тел өйрәнү кыен түгел, музыкаль ишетү сәләтем булгангамы, сүзләрнең әйтелеше миңа кыенлык тудырмый. Бөтен нәрсәне дә өйрәнеп була. Теләк кенә кирәк.

чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар