Актер эшенең күзгә күренмәгән авырлыклары, үзенчәлекләре белән танышты укучылар.
Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә уза торган абунәчеләр көне турында сөйләгәнебез бар иде инде. Гимназия җитәкчелеге теләктәшлеге һәм әти-әниләр ярдәме белән, теләге булган һәркем ташламалы бәядән (ярты елга 420 сум гына) «Сөембикә» журналына языла ала. Шунысы күңелле – язылучылар саны елдан-ел арта! Балалар әниләрен генә түгел, дәү әниләрен дә яздыра хәзер. Менә шундый үзенчәлекле, ярты елга сузылган бүләк ул «Сөембикә»! Бер тапкыр бүләк итәсең – алты тапкыр куанасың!
Традиция буенча, редакция коллективы да журналга иң күп язылган сыйныф укучыларына бүләк ясый. Бу яртыеллыкта 8 нче «А» сыйныфы укучылары К. Тинчурин исемендәге тТтар дәүләт драма һәм комедия театрында кунакта булдылар. Укучылар театрның тарихы белән таныштылар, танылган драматург, язучы, актер Кәрим Тинчуринның биографиясеннән кызыклы яңалыклар ачтылар. Экскурсия вакытында сәхнә арты тормышын да күрергә мөмкинлек туды. Бутафория, костюм тегү цехлары аеруча кызыксыну уятты. Кыскасы, билет алып та керергә мөмкин булмаган, гади тамашачы күзеннән яшеренгән бүлмәләргә дә керә алды балалар.
Театр сәнгате белән яхшы таныш булган, үзләре дә ел саен гимназиядә төрле спектакльләр сәхнәләштергән, фестивальләрдә катнашкан укучылар өчен актерлык дәресләре буенча мастер-класс узды. Актер эшенең күзгә күренмәгән авырлыклары, үзенчәлекләре белән танышты укучылар.
Әлеге экскурсияне уздыруда теләктәшлек күрсәткән дусларыбыз – К. Тинчурин театры җитәкчелегенә һәм коллективына рәхмәтебезне җиткерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк