Яңа ел төне: сызгыру, утюгны тәрәзәдән ату, иң шәп бүләк – ишкәк

Һәр халык, һәр ил елның иң матур һәм иң күңелле бәйрәмен үзенчә каршылый. Кайбер илләрнең Яңа елга кагылышлы үтә үзенчәлекле, мәзәк гадәтләре яши. Бездә дә бит Яңа ел төнендә бер минут эчендә теләкне кәгазьгә язып, аны яндырып, шампан бокалына салып эчүчеләр бар.
Италия: тәрәзәдән урындыклар һәм утюглар оча
Италиядә яңа елны иске әйберләрдән арынып каршы алырга кирәк дигән ырым яши. Шуңа күрә Яңа ел төнендә тәрәзәдән иске әйберләрне ыргыталар. Аларда тагын бер кызык гадәт яши әле: 1 гыйнвар иртәсендә өйләренә су алып кайталар. «Дусларыңа бүләк итәр әйберең булмаса, су белән зәйтүн ботагы бир», – диләр. Су өйгә бәхет китерә дигән ышану яши аларда.
Германия: Санта Клаус ишәккә утырып килә
Яңа ел чыршысы бизәү традициясе тамырлары әлеге илгә барып тоташа. Ул аларда урта гасырдан ук килә. Немецлар Санта Клаус ишәккә атланып килә дип саный, шуңа күрә балалар Яңа ел төнендә башмакларына печән салып йокларга ята.
Эквадор: сары төстәге эчке кием – байлыкка, кызыл төстәгесе – мәхәббәткә
Ел буе сәяхәт итәргә теләгәннәр сәгать 12 не суккан вакытта чемодан тотып өй тирәли йөгереп йөри. Ә баерга теләүчеләр Яңа ел төнендә сары төстәге эчке кием кия. Узып барган елдагы күңелсез хәлләрдән арыну өчен эквадорлылар урамга сулы стакан ыргыта. Ватылган стакан белән бергә күңелсезлекләр дә юкка чыга дигән гыйбарә яши.
Швеция: яктылык бәйрәме
Дөньяга чыршы уенчыклары бүләк иткән ил – Швециядә Яңа елны бик якты утлар яктысында каршы ала. Балалар ут патшабикәсе Лючияне көтә. Ак күлмәк, башына янып торган шәмнәрдән корона кигән патшабикә балаларга күчтәнәчләр өләшә.
Англия: ачык ишекләр
Нәкъ менә Англиядә Яңа елда котлау открыткалары алышу гадәте барлыкка килгән. Сәгать 12 не суккан вакытта бер-берсен яраткан кешеләр, киләсе елда да бергә булыр өчен, үбешә. Шулай ук иске елны чыгарып җибәрү өчен арткы ишекне, яңа елны кертү өчен алгы ишекне ачалар.
Шотландия: дегетле бочка яндыралар
Шотландиядә Яңа елны "Хогмани" дип атыйлар. Традиция буенча, Яңа ел төнендә дегет тутырылган бочканы яндырып, аны урам буйлап тәгәрәтеп йөриләр. Килгән кунаклар үзләре белән бер кисәк ташкүмер алып килеп, аны каминга ыргыта.
Австралия: су коену киеме кигән Кыш бабай
Аларда Яңа ел беренче гыйнвардан башлана. Бу вакытта Австралиядә бик эссе, шуңа күрә Кыш бабай белән Кар кызы купальниклардан бүләк өләшә.
Вьетнамга Яңа ел карп аркасына утырып килә
Бу бәйрәмне Вьетнамда Яз бәйрәме, Тет дип тә йөртәләр. Аларда яңа ел символы чыршы түгел, ә шәфталу ботаклары. Бәйрәм 21 гыйнвар белән 19 февраль арасында үткәрелә. Нәкъ шушы вакытта иртә яз килә башлый. Яңа ел төнендә бер-берләренә шәфталу ботаклары бүләк итәләр. Парк, бакча, ишегалларында учак ягып, шунда җыелышалар. Кайчандыр вьетнамлылар Яңа ел карп аркасына утырып килә дип санаган. Шуңа күрә алар бу балыкны кибеттән сатып алып, елгага җибәрәләр.
Непал: Яңа елны кояш чыкканда каршы алалар
Төнлә, тулы ай яктысында непаллылар учак ягып, иске әйберләрен утка ташлый. Икенче көнне төсләр бәйрәме башлана. Кешеләр йөзләренә, кулларына төрле төсләрдән рәсем ясыйлар, урамнарда биеп-җырлап йөриләр.
Куба: тәрәзәдән су сибәләр
Яңа ел алдыннан Куба халкы бөтен савыт-сабаларын су белән тутыра, ә төн уртасында тәрәзәдән сибә башлый. Шул рәвешле, утрау халкы Яңа елга су кебек якты, чиста юл тели. Шулай ук сәгать телләре 12 не сукканчы 12 бөртек виноград ашыйлар. Шулай эшләгәндә аларга 12 ай буе тынычлык, уңыш ияреп йөриячәк.
Венгрия: сызгырырга кирәк
Яңа елның беренче секундларында ук сызгырырга кирәк дип саный венгерлар. Шулай әйтеп, өйдәге кара көчләрне куалар, бәхет, байлык чакыралар.
Япония: иң яхшы бүләк – ишкәк
Яңа елның беренче секундларында ук көлә башлыйлар. Болай эшләү уңыш китерәчәк. Япониядә иң популяр бүләк – ишкәк. Яңа елда бәхетне ишеп алу өчен бирелә ул.
Кытай: су коену
Кытайда әлегә кадәр Яңа ел бәйрәмендә Будданы су коендыру традициясе бар. Бу көнне барлык статуяларны да чиста су белән юалар. Ә кытайлар үзләре, башкалар аларга теләк теләгәндә, су коена. Шуңа күрә бу көнне, урамда чыланып беткән кешеләрне очратырга була.
Болгария: караңгыда үбешү
Болгариядә бәйрәм табынына җыелганнан соң, өч минутка ут сүндереп торалар. Бу вакыт яңа ел үбешүе минутлары дип атала.
Грециядә: кунакка – таш кыстырып
Алып килгән ташны ишек бусагасыннан өй эченә атып бәрәләр дә: «Хуҗаның байлыгы шушы таш кебек авыр булсын», – диләр.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.