Көн саен кирәкле һәм тормышны шактый ук җиңеләйтергә булыша торган файдалы гадәтләр күп.
Дөресен әйткәндә, берәүгә туры килгән гадәт икенче берәүгә туры да килмәскә мөмкин. Мәсәлән, иртән йөгерү һәркем өчен дә файдалы дип әйтүе кыен. Иртүк торуны да шушы категориягә кертергә мөмкин: кемгәдер килешә, кемгәдер килешми.
Ә без һәркем өчен дә файдалы була торган гадәтләрне барлыйк.
Беренче бик яхшы гадәт – төнге 11 дән дә калмый йокларга яту. Бу гадәтнең файдасы турында табиблар да сөйли. Циркадлы ритмнар дип, күбегезнең ишеткәне бардыр. Организмның биологик сәгатьләре ул. Циркадлы ритмнар һәрбер тере организмда: үсемлекләр, хайваннар, хәтта микробларда да бар. Биологик процесслар алар белән бер вакытка туры килсә, организмга яшәве күпкә җиңелрәк, сәламәтлек өчен файдалырак, нерв системасына зур көчәнеш килми.
Мәсәлән, йокыга китәргә ярдәм итүче мелатонин гормоны кичке тугыздан соң актив эшләнә башлый. Әгәр без шул гормонның иң күп эшләнгән вакытында ятсак, йокыбыз күпкә сыйфатлырак булачак.
Икенче яхшы гадәт – керемнәрне һәм чыгымнарны язып бару. Көн саен акчаны нәрсәгә тотканыгызны язып барырга гадәтләнсәгез, чыгымнарны контрольдә тотуы күпкә җайлырак. Шул ук вакытта бу гадәт үзегез өчен нәрсәләрнең мөһим булганын, нәрсәне алмый калсаң да ярыйсы булганын аңларга ярдәм итә. Чыгымнар белән керемнәрне язып бару финансларны планлаштыру өчен дә әйбәт. Узган айда ничек булды әле, бу акча нәрсәгә тотылды соң, күпме акчам кала икән, дип уйлыйсы да юк – дәфтәрне ачасың да карыйсың, барысы да күз алдында. Әйе, ирендерә, әйе, онытыла, ләкин бер ияләнсәң – менә дигән!
Өченче яхшы гадәт – җәяү йөрү. Авылда яшәүчеләр өчен бу гадәт бигүк актуаль булмаска да мөмкин, чөнки анда теләсәң дә, теләмәсәң дә күп йөрелә. Ә менә шәһәрдә яшәүчеләр, бигрәк тә офиста эшләүчеләр өчен бу гадәт бик тә кирәкле. Күп кенә авырулар хәрәкәт җитмәгәннән килеп чыга. Организмга артык көч китерми генә җәяү йөрү йөрәк һәм кан тамырлары өчен дә бик файдалы, ул гомерне озынайтырга булыша, хәтерне яхшырта, үпкәләрне эшләтеп җибәрә. Йөгерү дә, йөзү дә түгел, ә артык кызуламыйча, уңайлы аяк киеме киеп, гадәти темпта йөрү турында бара сүз. Гомумән, урамда, саф һавада булу үзе үк яхшы гадәт бит.
Дүртенче яхшы гадәт – башка килгән идеяләрне язып бару. Моның өчен кесәдә яки сумкада, һич булмаганда өйдә бер кечкенә генә блокнот тотсаң уңайлы. Блокнот булмаса, башка килгән идеяләрне телефонның диктофонына яздырып куярга мөмкин. Мәсәлән, туганнарга нинди бүләк алу турындагы идея. Әйтик, сөйләшкән вакытта ул үзенә нәрсәдер кирәген телгә алса, сез аны тиз генә идеяләр дәфтәренә язып куегыз. Кичке ашка яки бәйрәмгә нәрсә пешерү турындагы идея дә булырга мөмкин ул. Бу бик файдалы гадәт, иренмәскә һәм күнегергә генә кирәк аның өчен.
Бишенче яхшы гадәт – бер атналык меню төзеп кую. Ышаныгыз – моннан да яхшырак гадәт була да алмый. Ул күпме вакытны, көчне, акчаны сакларга булышачак. Мәсәлән, сез дүшәмбе көнне токмачлы аш, ә чәршәмбе борчаклы аш пешерергә планлаштырасыз икән, дүшәмбе көнне үк шулпаны икесенә дә җитәрлек итеп кайнатып куя аласыз. Көн дә ризык әзерләгән хатын-кызлар белә инде: ашарга пешерүе түгел, нәрсә пешерүен уйлап табуы кыенрак.
Бонус итеп тагын бер яхшы гадәт турында әйтеп үтик әле – хезмәт хакы алгач, үзеңә бер кечкенә генә бүләк ясау. Бәлки, кафега кереп кофе эчеп чыгу, ә бәлки, үзеңә берәр тәмле ризык, матур бижутерия, эчке кием алу – ул теләсә нәрсә булырга мөмкин, ләкин ай саен кабатлана торган бер матур гадәткә генә кереп китсен. Яратуны аны үзеңнән башларга кирәк. Үзеңдә булмаганны башкаларга биреп булмый.
Анна АРАХАМИЯ фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк