Логотип
Белмәсәң бел

Тизрәк йоклап китәсегез киләме?

Сеул университеты галимнәре тикшеренүләр уздырганнар һәм носки киеп ятучыларның тизрәк йоклап китүен ачыклаганнар. Носкидан йоклаучылар төнлә дә сирәк уяна икән.

Йокының сыйфатын яхшыртуның башка алымнары да бар.

1. Бүлмә температурасы: иң кулай температура 16–20 градус. Уңай температура организмга тизрәк йоклап китәргә булыша.

2. Уңайлы урын-җир: яхшы матрас, мендәрләр, җиңел җылы юрган, җайлы постель – тәмле йокының алшарты.

3. Йокы режимы: йокының даими расписаниесе булса, билгеле бер вакытта ятарга һәм торырга күнегәсез. Организм да шул тәртипләргә җайлаша.

4. Стимуляторлар кулланмау: йоклар алдыннан кофеин һәм никотин эчү йокыны бүлә.

5. Физик активлык: даими физик күнегүләр йокыны яхшырта, ләкин йоклар алдыннан спорт белән шөгыльләнмәгез, ул энергияне арттыра, организмны киеренке хәлдә тота.

6. Киеренкелектән чыгара торган ритуаллар: медитация, укып яту, җылы ванна кабул итү организмны тулысынча ял итәргә әзерли. 

7. Экран вакытын чикләү: телефондагы, компьютерлардагы зәңгәр яктылык йокы өчен җаваплы мелатонин гормонын эшләп чыгаруны боза. Йокларга 1 сәгать кала, гаджетларны сүндереп куегыз.

8. Туклану: кич җиңелчә ашау, составында триптофан (күркә ите, банан, сөт ризыклары) йокыны яхшырта. Йоклар алдыннан авыр ризыклар, алкоголь кулланырга ярамый.

                                       Эльмира ЗАКИРОВА әзерләде

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/woman-sleeping_15181005.htm#fromView=search&page=1&position=0&uuid=8b487e2f-5ad0-4c89-a88f-c869001d7e1a&query=женщина+спит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар