Логотип
Белмәсәң бел

Суны күбрәк эчәр өчен сигез сәбәп

Сез тырышып-тырышып диета тотасыз, суда пешкән бер кашык ботканы да үлчәп кенә ашыйсыз, ләкин барыбер дә көткән нәтиҗәгә ирешә алмыйсыз икән, үзегезнең көнгә күпме су эчкәнегезне тикшерегез. Чәй дә, сок та, кофе да түгел, ә нәкъ менә чиста суны күпме эчәсез?

Сез тырышып-тырышып диета тотасыз, суда пешкән бер кашык ботканы да үлчәп кенә ашыйсыз, ләкин барыбер дә көткән нәтиҗәгә ирешә алмыйсыз икән, үзегезнең көнгә күпме су эчкәнегезне тикшерегез. Чәй дә, сок та, кофе да түгел, ә нәкъ менә чиста суны күпме эчәсез? Матурлык та, яшьлек тә, сәламәтлек тә эчкән суның сыйфатына гына түгел, күләменә дә бәйле икән.

Кешенең 1 килограмм авырлыгына тәүлегенә 30 мл су таләп ителә. 0,03 не үз авырлыгыгызга тапкырлап карагыз, күпме килеп чыга? Ә сез бу норманы тутырасызмы?

Организмда су кытлыгы булса, майларны таркатырга тиешле бавыр бөерләргә «булыша» башлый. Нәтиҗәдә, кеше симерә. 

Битегездә җыерчыклар мөмкин кадәр озаграк күренмәсен дисәгез, су эчегез. Көненә кимендә 1,5 литр газсыз чиста су эчсәгез, бит тирегез яшьлеген тиз генә югалтмас.

Иң кирәкле витаминнарны кулланып та, су эчмисез икән, аларның файдасын тоймассыз. Су – күзәнәкләргә файдалы матдәләрне китереп җиткерүче ул. Суда эрүче витаминнар бары су ярдәмендә генә үзләштерелә ала. Әйтик С һәм В төркеменә керүче витаминнар.

Баш мие 90 процент судан тора. Организмда суның кытлыгын да иң беренче булып ул тоеп ала. Бу исә ару, акыл эшчәнлеге сүлпәнләнүдә күренә.

Сусауга һәм ачыгуга баш мие бер үк төрле сигналлар җибәрә. Еш кына безгә карыныбыз ачкан кебек тоела, ә ул организмның бары тик су соравы гына була. 

Суны аз эчкәннән баш авырта башлый. Әйткәнебезчә, сусызлыктан баш мие һәм кан тамырлары начар эшли. 

Су җитмәү стресс китереп чыгара. Суны тиешле күләмдә эчмәгәндә организмда  стресс кичергән вакытта булган кебек процесслар башлана икән.

Күпләр, чәй дә, кофе да шул ук су бит инде, ди. Юк, алай түгел. Чәй, кофе һәм алкоголь организмдагы су балансын киметә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар