Логотип
Белмәсәң бел

Сарымсакны саклау турында файдалы мәгълүмат

Сарымсакны үстерүе бер хәл, аны җәйгә кадәр саклый алу – икенче мәсьәлә. Күпләр, сарымсак начар саклана, яңа елдан соң бозылып бетә, дип зарлана. Бу язмада сарымсакны киләсе сезонга кадәр бозмыйча саклау ысуллары турында сөйләшәбез.

Сүз кышкы сарымсак турында. Җәйге сарымсак, гадәттә, кышкыга караганда күпкә яхшырак саклана.

Сарымсакны саклауга ничек әзерләргә?

Сарымсакның сакланышы аны көздән ничек киптерүгә дә бәйле.
Сарымсакны казып алганнан соң ачык һавада якынча 6–8 көн яхшылап киптерәләр, аннары күләгәле, җиләс һәм коры бинада тоталар. Сабакларын һәм тамырларны тулысынча кипкәннән соң гына кисәргә кирәк, югыйсә киселгән урыннан сарымсак башларына инфекция керергә мөмкин. Киселгән сарымсакны тагын бер кат аралап, кышкы саклауга куялар. Төрле кеше төрлечә саклый. Һәр ысулның үз үзенчәлеге бар.

Сарымсакны «әбиләрчә» саклау ысулы

Сеткага тутырып яки толымга үреп саклау – классик ысул. Бу очракта төп шарт – салкынча урын булу.

  • Сарымсакны толымга үрергә яки бәйләргә уңайлы булсын өчен, кискән вакытта сабагын озынрак итеп калдыру мөһим;
  • башларны толымга үрегез яки алты-җиде башны бер бәйләм итеп бәйләгез;
  • бәйләмнәрне караңгы урынга элеп куегыз;
  • температураның +10° C түбән төшмәвен күзәтегез.

Сеткада яки капрон оекларда сакларга булсагыз, иң элек сарымсакларны яхшылап карап чыгыгыз. Аз гына да шик уяткан башларны сеткага салмагыз.

  • Оекка салсагыз,  һәр өч-дүрт сарымсак башы саен оекны төйнәгез –  болай сарымсакны өлешләп алу уңайлырак;
  • бәйләмне коры, салкынча, караңгы урынга элеп куегыз;
  • ике атнага бер сарымсакларны тикшерегез һәм бозыла башлаган башларны алып ташлагыз.

Пычкы чүбе яки көлгә күмеп саклау

Бу ысулның уңайлыгы шунда: пычкы чүбе һәм көл артык дымны сеңдерә, сарымсакның бозылуына юл куймый.

  • Коры картон тартма алыгыз һәм төбенә 2-3 см калынлыкта пычкы чүбе яки агач көле  түшәгез;
  • сарымсак башларын бер катлам итеп салыгыз, араларында бераз гына урын калдырыгыз;
  • сарымсак өстенә тагын бер катлам пычкы чүбе яки көл сибегез;
  • катламнарны кабатлагыз;
  • тартманы салкынча караңгы урынга куегыз.

Пыяла банкаларда саклау

Сарымсак артык күп булмаса яисә аның бер өлешен пыяла банкада сакларга мөмкин. Бу ысул белән саклаганда сарымсакны гел кул астында тотарга мөмкин, ул шуның белән уңай.

  • Зур банканы юыгыз һәм яхшылап киптерегез;
  • сарымсакны банкага тыгыз итми генә тутырыгыз, башлар арасында һава калсын;
  • банканы вентиляция өчен берничә тишек тишелгән полиэтилен капкач белән ябыгыз;
  • сарымсаклы банканы караңгы шкафка, батареялардан һәм туры кояш нурларыннан ераграк куегыз.

Майда саклау

Чистартылган тешләр өчен кулай ысул. Сарымсак саклаган майны салатларга кушарга була.

  • Тешләрне чистартыгыз һәм яхшылап юыгыз, аннары кәгазь салфетка белән киптерегез;
  • сарымсакны чиста һәм коры пыяла банкага салыгыз;
  • тешләрне тулысынча күмәрлек итеп иссез үсемлек мае агызыгыз;
  • озаграк саклау өчен банкага бер тамчы лимон суы яки аш серкәсе өстәгез – бу сарымсакның саклау вакытын озайта;
  • башканы суыткычка куегыз һәм бер-ике атна эчендә кулланыгыз, лимон суы яки серкә кушканын бер айга кадәр саклап була.

Суыткычта саклау

Өйдә җылы булса һәм кышкы сарымсакны суыткычтан башка саклар урын булмаса, әлеге ысулны кулланырга кала.
Сарымсакны кәгазь пакетка салып, пакетны суыткычның яшелчә саклый торган тартмасына урнаштырыгыз. Сарымсакны айга бер тапкыр тикшереп торыгыз. Артык дымнан алар суыткычта да үсә башларга мөмкин.

Туңдыргычта саклау

Сарымсак күп булып, саклага урын булмаса, аны блендер белән издереп, туңдыргычта да сакларга була. Мондый сарымсакны ризык әзерләгәндә аласы да саласы гына кала.

  • Чистартылган тешләрне блендерда ваклагыз яки пресс аша үткәрегез;
  • массаны боз формаларына яки кечкенә контейнерларга бүлеп салыгыз;
  • савытны туңдыргычка куегыз;
  • каткач, кубикларны пакетка салып, алты айга кадәр саклый аласыз.


Фото: ясалма фәһем генерациясе

Теги: файдалы киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар