Логотип
Белмәсәң бел

Өйдән тәмсез ис килсә нишләргә?

Сезнең игътибар иткәнегез бармы: һәр йортка, һәр өйгә үзенчәлекле бер ис хас. Син аны ул йортның бусагасын атлап кергәндә үк сизәсең. Кемнәрдәдер ул бик тәмле ис – үзенә тартып тора: шунда ук өйнең түренә үтәсе, ул искә кушыласы, аны үзеңә сеңдерәсе килә. Ә кемнәрдәдер киресенчә – үзеннән читкә этәрә торган ниндидер тынчу ис бар: андый йорттан тизрәк борылып чыгып китәргә ашыгасың. Менә бу киңәшләр сезне өйдә күңелне кайтара торган артык исләр булудан коткарыр:

Сезнең игътибар иткәнегез бармы: һәр йортка, һәр өйгә үзенчәлекле бер ис хас. Син аны ул йортның бусагасын атлап кергәндә үк сизәсең. Кемнәрдәдер ул бик тәмле ис – үзенә тартып тора: шунда ук өйнең түренә үтәсе, ул искә кушыласы, аны үзеңә сеңдерәсе килә. Ә кемнәрдәдер киресенчә – үзеннән читкә этәрә торган ниндидер тынчу ис бар: андый йорттан тизрәк борылып чыгып китәргә ашыгасың. 
Менә бу киңәшләр сезне өйдә күңелне кайтара торган артык исләр булудан коткарыр:

1. Фатирны гел җилләтеп торырга кирәк. 
Көнгә, ким дигәндә, өч тапкыр җилләтегез. Моңа әле аш-су әзерләгәннән соң, бик көчле исле сыеклыклар белән нидер эшләгәннән соң бүлмәләрне җилләтү керми. Әйтик, кухняда балык кыздырганнан соң фатирны ишекләрне дә, тәрәзәләрне дә ачып җилләтергә тырышыгыз – өйдә үтәли җил йөрсен. Югыйсә ул авыр ис келәмнәргә, диванга, тәрәзә пәрдәләренә сеңеп калачак.
Үтәли җилдән тыш та фатирда даими вентиляция булырга тиеш: моңа ачык форточкалар, вентиляторлар, кухняга һәм ванна бүлмәсенә куелган вытяжкалар керә.  

2. Йокларга ятар алдыннан мендәргә бер тамчы гына лаванда мае тамызыгыз: йокларга да рәхәтрәк булачак, төреп-җыеп куйган урын-җир исе дә таралачак. 

3. Микроволновканың үзенә исләрне бик нык сеңдергәнен беләсез инде. Ул исләрдән котылу өчен, ара-тирә микроволновкага лимон согы салынган бер чынаяк су куеп алыгыз: иң куәтле көчәнешкә куеп, 30 секунд тотыгыз. Ишеген ачкан саен кәефне төшереп торган «микроволновка исе»нең эзе дә калмаячак.

4. Әгәр кухняда, онытып, нәрсәнедер яндырсагыз, берәр ризык әзерләгәндә үзегезгә дә тәмсез тоелган ниндидер ис чыкса, бер лимонның согын ярты литр суга сыгып, плитә өстенә куегыз һәм ярты сәгать кайнатыгыз. Кастрүлнең капкачын исә япмагыз. 
Лимонлы суга 4-5 данә канәфер дә кушарга мөмкин. 

5. Духовкада нидер пешереп бетереп сүндерүгә, аңа әфлисун кабыгы куегыз һәм аны духовка суынып беткәнче тотыгы.
 
6. Су торбаларыннан чыккан начар истән котылу өчен, аңа 1:1:2 исәбеннән азык-төлек содасы, олы бөртекле тоз һәм серкә (уксус) салыгыз. Ярты сәгать тоткач, кайнар су агызып юдырыгыз. 

7. Кер үтүкләгәндә, үтүккә су түгел, ә ландыш яки миләүшә чәчәкләре эссенциясенең сыек кына эремәсен салыгыз.

8. Суыткычтагы төрле исләр белән көрәштә азык-төлек содасы ярдәмгә килә ала. Соданы су белән бутап, шул стаканны суыткычка куярга мөмкин. Яки соданы берәр пластик контейрнерга салып, шул килеш кенә суыткычка куярга да була. Өч айга бер тапкыр савыттагы соданы алыштырырга гына онытмагыз. 
 
9. Кием-салым торган шкафларга, җитен тукымадан махсус кечкенә капчыклар тегеп, аларга корица таякчыгы, кофе бөртекләре, духовкада киптерелгән әфлисун кисәкләре салып куярга кирәк.  

10. Балык кыздырганнан соң, аны әзерләгәндә кулланган савыт-сабаны серкә (уксус) белән чайкарга онытмагыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар